ҖҮКӘТАУ (рус елъязмаларында Жукотин), урта гасырлардагы (X–XV йөзләр) болгар шәһәре. Чулманның сул ярында, хәзерге Чистай тирәсендә булган. X–XIII йөзләрдә - Чулман аръягы болгарларының эре сәүдә-икътисад үзәге. XIII–XIV йөзләрдә Җүкәтау бәклеге мәркәзе. Берничә тапкыр (1360, 1366, 1391 елларда) рус ушкуйниклары һөҗүменә дучар була, бу исә аның көчсезләнүенә китерә. XV йөздә шәһәр элеккеге әһәмиятен югалта һәм Казан ханлыгының гади торак пункты булып кала. Җәмәгать биналары, хуҗалык корылмалары хәрабәләре сакланып калган.