Тарих

ИГЕНЧЕЛЕК

ИГЕНЧЕЛЕК, 1) авыл хуҗалыгы культуралары җитештерү буенча авыл хуҗалыгы тармагы; 2) агрономия бүлеге, туфракка тәэсир итү алымнарын өйрәнә, җирдән нәтиҗәлерәк файдалану һәм югары уңыш алу өчен туфракның уңдырышлылыгын күтәрү ысулларын эшли. Татарстанда игенчелекнең үсеш үзенчәлекләре җирле халыкның яшәү рәвешенә, географик урынга, туфрак төренә бәйле рәвештә урман (Кама алды һәм Урал буе өлеше), урман-дала (Идел алды һәм Көнбатыш Кама арты) һәм дала (Кама арты һәм Көньяк Урал буе) зоналарына аерыла.

Башлангыч чорда игенчелекнең гади төрләре – сазлык, яшелчә бакчалары, сөрү системалары була. Урман зонасына төпләп-яндыру системасы хас. Бу системаны Идел алды территориясендә Баланово һәм Волосово культурасы кабиләләре, Идел-Вятка елгалары арасында Ананьино культурасы кабиләләре куллана. Азелино, Городец, Имәнкискә культурасы кабиләләре III–VII йөзләрдә сөрүле игенчелек белән шөгыльләнә. Җир эшкәртүдә китмән, сука, соңрак сабан төп кораллар була. Сөрелгән мәйданнар 4-5 ел буе сабан культуралары чәчү өчен файдаланыла, ә аннан соң ял итәргә буш калдырыла һәм берничә елдан соң кабат чәчү әйләнешенә кертелә. Аны пар системасы алыштыра. Ул, Болгар чорында барлыкка килеп, 10-16 йөздә үсеш ала, корылыклы районнарда хәзерге көндә дә кулланыла. XVIII йөз уртасыннан культура алыштыру системасы формалаша башлый, чәчү әйләнешендә планлы рәвештә кузаклылар (клевер, борчак), көзге (арыш, бодай), язгы бөртеклеләр (бодай, арпа, солы), соңрак - сызма культуралар (кукуруз, бәрәңге, тамыразыклар) аралаштырыла, туфракның уңдырышлылыгы югары дозада минераль һәм органик ашламалар куллану нәтиҗәсендә кабат торгызыла. 1920 елларда үлән чәчү системасы гамәлгә кертелә башлый, бу очракта туфракның уңдырышлылыгы аерым мәйданнарда күпьеллык кузаклы һәм кыяклы үләннәр чәчү хисабына күтәрелә.

Хәзерге вакытта игенчелекнең Татарстанда кулланыла торган фәнни нигезләнгән зональ системалары 1970– 980 елларда эшләнә. Алар җитештерү процессларын югары дәрәҗәдә механикалаштыру нигезендә, үсемлекләрне авырулардан, корткыч һәм чүп үләннәрдән бердәм саклау системасын кулланып, авыл хуҗалыгы культураларыннан программалаштырылган уңыш алу өчен туфрак саклау һәм ресурс саклау технологияләрен күздә тоталар.