КОЛ ГАЛИ (якынча 1183–1233 һәм 1240 еллар арасы), шагыйрь. «Кыйссаи Йосыф» поэмасының авторы. Әсәр ахырында автор аның язылу вакытын күрсәтә:
Ул мәүләдән ярдәм, җиңү килгән көндә,
Изге рәҗәп аеның нәкъ утызында,
Һәм тарихның нәкъ алты йөз утызында,
Бу зәгыйфь кол бу китапны төзде инде.
(Яңача 1233 елның 12 маенда).
Поэманың эчтәлеге, стиле һәм яңгырашы Кол Галинең үз заманы өчен тирән белемле кеше булганлыгын, гарәп-фарсы әдәбиятын яхшы белгәнлеген күрсәтә. Поэма ахырында ул болай яза:
Йосыф сәүче кыйссасын без тәмам иттек,
Гъәрәб-фарсы телләречә бәян иттек...
Аерым юлларның тәмамланмаган булуы хәвефле монгол явы чоры, яки авторның үлүе (ихтимал, монголлар һөҗүме вакытында) текстка тулысынча редакция ясарга мөмкинлек бирмәгән дигән фикер уята. Кол Гали иҗаты татар язма әдәбияты, бигрәк тә поэзиясе формалашуга аеруча көчле йогынты ясый.
Кол Гали образы татар әдәбияты әсәрләрендә һәм сынлы сәнгатьтә киң чагылыш таба: 1965 елда Б.Урманче мәрмәрдән «Кол Гали» сынын ясый, 1973 елда Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Н.Фәттахның «Кол Гали» исемле трагедиясе күрсәтелә, 2005 елда Казанның меңьеллыгы паркында Кол Галигә һәйкәл куела.