География

НЕОГЕН СИСТЕМАСЫ (ЧОРЫ)

НЕОГЕН СИСТЕМАСЫ (ЧОРЫ)

НЕОГЕН СИСТЕМАСЫ (ЧОРЫ), неоген, кайнозой эратемасының (эрасының) урта системасы. Палеогеннан соң, дүртенчел система (чор) алдыннан килә.

24,6 миллион еллар элек башланган, 1,6 миллион ел элек тәмамланган. 2 бүлеккә аерыла: түбән – миоцен (19,5 миллион ел дәвам итә, Татарстан территориясендә күп өлеше юк) һәм югары – плиоцен (якынча 3,5 миллион ел). 1833 елда инглиз геологы Ч.Лайель тарафыннан билгеләнә. Неоген системасы утырмалары барлык континентларда һәм океан төпләрендә таралган. Бу чор ахырында хәзерге рельефның һәм гидрочелтәрнең төп билгеләре формалаша, Альп, Карпат һәм башка тау системаларының барлыкка килүе тәмамлана. Неоген системасы (чоры) өчен климатның шактый салкынаюы (Антарктида һәм Гренландия боз капламы хасил булу) һәм җылынуының чиратлашуы хас. Үсемлекләр дөньясында төп рольне хәзерге чор үсемлекләре уйный. Миоценның башлангыч чорының 2 нче яртысында Евразиядә – хортумлылар (мастодонтлар) һәм атсыманнар, неоген системасы ахырында мамонтлар, сарыкүгезләр һәм башкалар килеп чыга. Неоген диңгезләрендә иң гади төзелешлеләр (фораминифералар, радиолярияләр, ике кабырчыклы моллюсклар), кысласыманнар, сөякле һәм кимерчәкле балыклар, суда яшәүче имезүчеләр тарала.

Хәзерге Татарстан территориясе неоген системасында рельефы ачык чагылган коры җирне тәшкил итә; Идел, Кама, Вятка һәм Агыйдел елгалары системаларына нигез салына һәм алар үзләренең үсешен башлыйлар, бу чорда аларның тугайлары шактый батынкы була. Плиоценның 2 нче яртысында бу территориягә үзән батынкылыклары буенча Акчагыл диңгезе сулары керә (бассейн утырымнары Кама һәм аның кушылдыклары үзәннәрендә, Вятканың сулъяк яры буенда, Иделнең аның белән Мишә арасындагы үзәннәрендә һәм күп кенә башка урыннарда табыла).

Татарстан территориясендә неоген система утырмалары киң таралган, төче (түбән һәм югары горизонтлар) һәм тозлы сулы (урта өлеше) токымнардан гыйбарәт. Неоген системаның аеруча борынгы катламнары (6 миллион ел) Татарстан территориясендә бүлгәләнмәгән (понт һәм киммерий яруслары), аллювиаль ком вак чуерташ, чуерташ һәм балчык катламлы вакланган таштан тора. Сидерит конкрецияләре, органик калдыклар, нарат, чыршы һәм җылы яратучан үсемлекләрнең споралары һәм серкәләре, моллюсклар очрый. Неогенның югары өлешендәге утырмалар (Акчагыл) киң таралганнар һәм ком, комташ, вак чуерташ, чуерташ, торф һәм балчыктан торалар, соңгыларында пирит, сидерит, вивианит кушылмалары, ә Балык Бистәсе районында 0,5 м га кадәр калынлыктагы күмер катламы ята. Нигездә, күпчелекне юкә, карама, каен, имән тәшкил иткән караңгы ылыслы нарат-чыршылы тайга өстенлек иткән. Плиоценның калынлыгы 310 м га кадәр, яше 4–1,83 миллион ел. Неогенның файдалы казылмалары: бентонит, керамзит һәм кирпеч балчыклары, кварц һәм кварц-глауконит комнары, вивианит, торф, көрән күмер.