КЛИМАТ [грекчадан klima — авышлык (кояш нурларының — җир өслегенә)], билгеле бер территориягә хас һәм аның географик халәте белән бәйле уртача күпьеллык һава торышы режимы; җирлекнең төп физик-географикхарактеристикаларының берсе.
Җир шарының әлеге өлкәсендә климатны барлыкка китерүче өч мөһим процесс –җылылык һәм дымлылык әйләнешләре, атмосфераның гомуми циркуляциясе үзенчәлекләре белән билгеләнә. Климатның санча характеристикаларын метеорологик зурлыкларның уртача күпьеллык һәм чик күрсәткечләре, ел дәвамында аларның үзгәрү үзенчәлеге билгели. Кайбер елларда һава торышы режимы шактый югары чикләрдә үзгәрергә мөмкин, әмма озак еллар дәвамындагы уртача атмосфера шартлары бер-берсеннән күпкә аерылмый (гадәттә, бу үзгәрешләр тирбәнешләр характерында бара), ягъни климат билгеле бер тотрыклылыкка ия. Климатны климатология өйрәнә.
Татарстан Республиксының климаты уртача континенталь, җәе җылы, кышы уртача салкын. Кояш радиациясе, атмосфера циркуляциясе тәэсирендә формалаша. Климатка һәм аеруча микроклиматка шулай ук урынның рельефы, үсемлекләр капламы, гидрографик челтәр, ә XX йөз урталарыннан башлап кешеләр эшчәнлеге дә йогынты ясый.
Елның салкын вакытында республика территориясе Атлантик океан (Исландия минимумы) һәм Себер (Азия максимумы) һава массалары тәэсиренә дучар ителә, шуңа күрә һава температурасы көнбатыштан көнчыгышка таба төшә бара. Җылы вакытта (апрель-октябрь) циркуляция процесслары кими, температура режимының формалашуында кояш радиациясе һәм җирле шартларның роле арта. Һаваның уртача температурасы гыйнварда –14°С чамасы, июльдә 19°С. Абсолют минимум –52°С, абсолют максимум 40°С. Көзен-кышын, гомумән, ел дәвамында җилләр көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исә, җәен төньяк һәм төньяк-көнбатыш җилләре кабатлана. Көчле җилләр ешрак кышкы сезонда күзәтелә. Территория буенча җылы көннәр (температура 0°С тан югары) 198–209, салкыннар 156–167 көн дәвам итә. Еллык явым-төшем күләме 460–540 мм. Идел алды, Кама алды төбәкләре һәм Кама аръягының көньяк-көнчыгышы дымлырак. Явым-төшемнең 60–70%ы җылы вакытка туры килә. Тотрыклы кар капламы ноябрь ахырында хасил була, кар яту 140–150 көнгә сузыла. Туфракта туң тирәнлеге 74–114 см.