КАМА (борынгы төрки исеме Чулман) елгасы, Иделнең иң зур сул кушылдыгы. Удмурт Республикасы (елга башы һәм урта агымында), Киров һәм Пермь өлкәләре, Татарстан Республикасы (түбәнге агымында) буйлап ага. Озынлыгы 1805 км (Татарстан Республикасында 360 км), бассейнының мәйданы 507 мең км2 (Татарстан Республикасында 38 мең км2). Югары Кама калкулыгында 331 м биеклектән башлана. Беренче 100 км төньяк юнәлештә ага, аннан калкулыкны урап узып, юнәлешен көньякка үзгәртә. Урал сыртыннан агып төшүче Вишера һәм башка елгалар койганнан соң, Кама зур сулы елгага әйләнә.
Куйбышев сусаклагычы төзелгәнгә кадәр Кама, урыны белән киңлеге 20 км га кадәр җиткән зур тугай хасил итеп, Иделгә шәһәр тибындагы Кама Тамагы посёлогы янында койган; хәзерге вакытта елганың 200 км дан күбрәк озынлыктагы түбәнге агымы сусаклагычның терәк зонасында. Елга үзәне асимметрик: уңъяк тау бите ягы бар яктан диярлек текә һәм биек; урыны белән югары Пермь токымнарыннан тора; сул ягы сөзәгрәк, аллювиаль террасалар комплексы белән аерылып тора. Татарстан Республикасы территориясендәге төп кушылдыклары: Агыйдел, Ык, Зәй, Чишмә (сул); Иж, Вятка, Мишә (уң). Күбесенчә кар сулары, шулай ук җир асты һәм яңгыр сулары исәбенә туена.
Кама ярларында беренче торулыклар таш гасыр чорында барлыкка килә. Борынгы чорларда ук Кама үз бассейнына килеп урнашкан халыкларның хуҗалык тормышында, аларның Рус тигезлеге, Урта диңгез, Якын Көнчыгыш, Скандинавия ярымутравы халыклары белән сәүдә мөнәсәбәтләрендә (Идел һәм Каспий аша) зур әһәмияткә ия була.
Кама үзәне ландшафты күптөрле булуы белән аерылып тора. Монда аеруча сакланулы табигый урыннар челтәре төзелгән, алар арасында Идел-Кама саклаулыгының Саралан участогы, «Түбән Кама» милли паркы, Игим наратлыгы, «Соколка урманы», Ивановский наратлыгы кебек табигать истәлекләре бар.
Татарстан Республикасы чикләрендә Кама елгасының уңъяк яры буенда Пермь системасының стратотипик әһәмияткә ия булган Казан һәм Уфа яруслары утырмалары чыганаклары табыла. Кама һәм аның кабатланмас матур ярлары И.И.Шишкин («Нарат урманы. Вятка губернасында мачта урманы», 1872; «Камада ак чыршы урманы», 1877; «Кама», 1882; «Алабуга янындагы изге чишмә», 1886; «Корабльләр ясау өчен агачлык», 1898), В.В.Мешков («Кама киңлекләре»,«Кама», 1950) һәм башка рәссамнарның картиналарында гәүдәләнеш таба.