География

БЕНТОНИТЛАР

БЕНТОНИТЛАР

БЕНТОНИТЛАР, бентонит балчыклар (атамасы АКШтагы Форт-Бентон геологик формациясе исеменнән), 60%ы монтмориллонит төркеме минералларыннан торган балчыксыл токымнар. Үзлелек дәрәҗәсе, адсорбция һәм катализ активлыгы югары. Бентонитлар вулканик токымнарда (туф һәм көлдә) диңгез суы яисә гидротермаль эремәләр йогынтысында барган химик үзгәрү процесслары, шулай ук алюмокремнийлы гельләрнең кристаллашуы һәм сай диңгез култыкларында, күлләрдә балчыксыл минераллар туплану нәтиҗәсендә хасил була. Гадәттә, тыгыз (таш кебек), кулга тотып караганда – майлы. Төсе актан алып карага кадәр, ешрак зәңгәрсу, сары һәм яшькелт төсмердә була. Дымлы хәлдә ябышучан һәм үзле. Селтеле (натрийлы һәм кальций-натрийлы) һәм селтеле җир бентонитлары (кальцийлы, магний-кальцийлы, кальций-магнийлы) төрләренә бүленә. Монтмориллонит минераллары төркеменнән тыш (бейделлит, сапонит һәм башкалар), бентонит составына гидрослюдалар, катнаш катламлы минераллар һәм бик аз күләмдә каолинит, палыгорскит, цеолитлар, кристобалит, кальцит, кварц, кыр шпатлары керә.

Татарстан Республикасы территориясендәге чыганакларда бентонитларга, 80–90%ы монтмориллонитлардан һәм 10–20%ы гидрослюдалардан торган, токым хасил итүче кальций-магнийлы монтмориллонит яисә катнаш катламлы минераллы балчыкларны кертәләр. Бентонитларның дөньякүләм запаслары 4 миллиард тоннадан артык; запаслары иң күп (миллион т) илләр – Кытай (2400), АКШ (800), Төркия (400), Россия (124).

Татарстан территориясендә бентонитларның һәм аларга якын балчыкларның билгеле запаслары 65 милллион т (Россия Федерациясе запасларының яртысыннан күбрәк) тәшкил итә. Запас балансларында 12 чыганак исәпкә алынган, аларның өчесе иң эреләрдән санала: Биклән бентонит балчыклар чыганагы (Тукай районы), Берёзовка (Нурлат районы) һәм Олы Аты (Түбән Кама районы) чыганаклары. Тарн-Вар һәм Югары Нурлат (Нурлат районы) форма ясагыч бентонит чыганаклары республика, Биклән чыганагы – федераль әһәмияткә ия.

Бентонитлар табигый һәм җыелган су агынтыларын, нефть продуктлары, желатин, дару сывороткаларын, майларны чистартуда, су үткәрмәүчән цемент эшләп чыгаруда, авыл хуҗалыгында (терлек азыгына өстәмәләр, биостимуляторлар, ашламалар) һәм башка максатларда кулланыла. Бентонит кертү туфракның биологик активлыгын көчәйтә, аның потенциаль әчелеген киметә, үсемлекләрнең фосфор һәм калийны үзләштерү сәләтен, бөртеклеләрнең уңышын арттыра, аксым сыйфатын яхшырта. Татарстанда бентонитлар керамзит чуерташ, формалар ясау һәм бораулау эшләрендә кирәкле булган балчык оны, бораулау измәсе әзерләү өчен кулланыла.

Мәкаләдәге сылтамалар