География

ДҮРТЕНЧЕЛ СИСТЕМА (чор)

ДҮРТЕНЧЕЛ СИСТЕМА (чор)

ДҮРТЕНЧЕЛ СИСТЕМА (чор), антропоген система, антропоген, квартер, кайнозой эратемасының соңгы системасы, Җирнең геологик тарихында кайнозой эрасының хәзер дә дәвам итүче соңгы чорына туры килә.

Дүртенчел чор дәвамында Җир кабыгының көчле тектоник хәрәкәтләре булып уза, вулканнар күренеше көчле була, климат күп тапкырлар үзгәреш кичерә. 10 мең ел чамасы элек глобаль үзгәрешләр була, океан тигезлеге хәзергедән 100 м га диярлек күтәрелә, ландшафт, үсемлекләр капламы үзгәрә, урманнарның чиге йөзләрчә километр төньякка күчә, хайваннарның күп төрләре (мамонтлар, йонлы мөгезборыннар һәм башкалар) юкка чыга.

Татарстан Республиксы территориясендә дүртенчел системаның барлык бүлекләренең дә катламнары бар, аларның калынлыгы 120 м га җитә. Алар бозлык чоры, бозлыкара һәм бозлыктан соңгы дымлы, вакыты белән җылы һәм коры климат шартларында хасил булган континенталь токымнардан (балчыклар, ком, чуерташ һәм башкалар) гыйбарәт. Бозлык республиканың төньяк чиген узып чыкмый. Дүртенчел система катламнарында моллюсклар (төче су), суүсемнәр, имезүче хайваннарның (мамонт, бизон, арыслан, дөя, төньяк боланы, антилопа һәм башкалар) калдыклары; чыршы, нарат, юкә, тирәк, әрем, кыяклыларның һәм башка дала, урман-дала, ярымчүл үсемлекләренең споралары һәм серкәләре очрый.

Идел елгасы үзәнендә (Тәтеш районы) таш гасыр кешеләренең 100 мең ел чамасы элек төзелгән торулыгы табылган. Татарстан Республикасы территориясендәге дүртенчел система токымнарында күп кенә файдалы казылмалар: руда булмаган төзелеш материаллары (кирпеч балчыгы, комсыл балчык, комнар, минераль буяулар), мәрмәр оникс, сапропель, соры күмер, торф, дәвалау ләмнәре чыганаклары; сирәк очрый торган металл күренешләре ачыкланган.

Мәкаләдәге сылтамалар