Табигать белеме

Аргы Кабан күле (Урта Кабан күле)

Аргы Кабан күле (Урта Кабан күле)

Аргы Кабан күле (Урта Кабан күле) – Кабан күлләре системасындагы өч күлнең иң зурысы, Казанда урнашкан.

Күл өслегенең мәйданы – 112 га, бу Казан кремле мәйданыннан 7,5 тапкырга зуррак. Төньякта күл сай – 2–5 м, әмма кайбер урыннарда 12,5 м га кадәр тирәнлек күзәтелә. Шунсы кызык: 1902 елда күрсәткеч 31 м га кадәр җиткән.

Күлнең яры бормалы. Төньяк-көнчыгышында сазланган урыннар бар, ә көнбатышта, киресенчә, ике тирән култык урнашкан, көньяк-көнчыгышында күл Идел ярының текә киртләченә терәлеп диярлек тора.

Кабан системасының башка күлләре кебек үк, сулык карст күренеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Моны төпнең тигезсез булуы һәм зур тирәнлекләр күрсәтеп тора.

Күлнең көнчыгыш ярында Зооботаника бакчасы урнашкан, анда Аргы һәм Бирге Кабанны тоташтыручы ермак бар.

Көньяктарак урнашкан Подувалье култыгы ягына икенче ермак аерыла. Аның озынлыгы 2 км дан артык, ә киңлеге – 8–10 м. Аннан су шәһәрнең инженерлык саклау дамбасы аша Куйбышев сусаклагычына юнәлдерелә.

Аргы Кабанда су минералларга бай.

1990 елларда күл төбен өлешчә ләмнән чистарту эше үткәрелә.

Сулык кошларны (мәсәлән, үрдәкләр) гына түгел, шәһәр халкын да җәлеп итә: күлдә ишү спорты төрләре буенча ярышлар үткәрелә.


Чыганак:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/ozera/srednij-kaban