Табигать белеме

Подборное күле

Подборное күле

Подборное күле – Кама елгасы тугаеның уң ярында урнашкан күл. Югарыдарак Түбән Кама ГЭСы плотинасы (Алабуга районы) урнашкан.

«Түбән Кама» милли паркының көньяк чигеннән ерак түгел урнашкан күлне иске үзән дип атыйлар. Бу термин аның ничек барлыкка килүе турында сөйли. Елга үзенең агымын үзгәрткән, әмма аның үзәненең бер өлеше кипмәгән, ә агымсыз сулыкка әйләнгән.

Күл өслегенең мәйданы – 41 га, озынлыгы 3,5 км дан артык, ә киңлеге 170 м дан артык түгел. Иң зур тирәнлеге – 2 м. Иске елга үзәнендә барлыкка килгән шундый башка күп кенә күлләр кебек үк, сулыкның формасы озынча, даганы хәтерләтә.

Төньягында күлгә нарат өстенлек иткән катнаш урман терәлеп тора. Көньягында яр өлешчә сазлыклы.

Подборное – ял һәм балык тоту урыны.


Чыганаклар:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/ozera/podbornoe-ozero

http://komanda-k.ru/Татарстан/озеро-подборное