Табигать белеме

Бирге Кабан күле (Түбән Кабан күле)

Бирге Кабан күле (Түбән Кабан күле)

Бирге Кабан күле (Түбән Кабан күле) – Кабан күлләре системасындагы иң кечкенә күл. Сулык Казан үзәгендә урнашкан.

Күлнең урыны кайчандыр Иделнең үзәне булган, әкренләп карст процесслары төбен тирәнәйткән.

Күлнең мәйданы – 48 га, уртача тирәнлеге – 6,5 м. Бормалы ярлары грунт өеп тигезләнгән. Сулыкның формасы – озынча.

Ботаника ермагы аша Бирге Кабан системаның иң эре күле булган Аргы Кабан белән тоташа.

Башка күлләрдән аермалы буларак, сулыкның экологиясе уңай түгел. Көчле пычранулар аркасында 1980 елларда аны хәтта «үле» дип атыйлар, флора һәм фаунасы бик ярлы була. Күп кенә чистарту чараларыннан соң табигый бергәлекләрне өлешчә торгызуга ирешелә.

Хәзер күлдә су чаяны, чабак, алабуга, җилем балык, кызылканат һәм көмеш табан балык очрый.

Суның сыйфаты түбән булуга карамастан, күп кенә шәһәр халкы өчен күл яраткан ял итү урыны булып тора. Ярлары буйлап көймә базалары урнашкан, еш кына спорт ярышлары үткәрелә.


Чыганак:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/ozera/kaban