Табигать белеме

Кавал күле

Кавал күле

Кавал күле – Кавал күлләре системасындагы иң зур сулык. Көнбатыштарак Комлы Кавал авылы (Лаеш районы) урнашкан.

Күл өслегенең мәйданы – 91,6 га, озынлыгы – 1850 м, ә киңлеге – 540 м. Шул ук вакытта уртача тирәнлеге чагыштырмача зур түгел, 4 м.

Күлнең төбе тигез түгел: анда 13, 11 һәм 6 метрлы өч иңкүлек бар. Күлнең формасы катлаулы, үзәгендә утрау урнашкан, ул көнбатыш ярга 400 м озынлыктагы дамба белән тоташкан.

Күлнең төньяк өлешендә эрозия процесслары аркасында барлыкка килгән уйсулык бар. Шунда ук берничә су баскан тирән сөзәк чокыр урнашкан, аларда торф барлыкка килә.

Күл утравында күмәк бакчалар корылган. Сулык ял итү һәм балык тоту өчен файдаланыла. Монда ак амур, табан балык, юанбаш, сазан, чабак, алабуга яши. Җирле халык сибү өчен су ала.


Чыганаклар:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/ozera/kovalyovskoe-ozero

http://komanda-k.ru/Татарстан/озеро-ковалинское-песчанные-ковали