Табигать белеме

Ильинка күле (Уразла күле)

Ильинка күле (Уразла күле)

Ильинка күле (Уразла күле) – Иделнең сулъяк ярында урнашкан күл.

Сулык Яшел Үзән районында, Ильинский авылыннан ерак түгел урнашкан. Күлгә Раифа урманында (Идел-Кама саклаулыгының бер өлеше) башланган Сумка елгасы коя.

Күл өслегенең мәйданы – 20 га (Казан кремле мәйданыннан зуррак), озынлыгы – 600 м, киңлеге – 338 м га кадәр. Кайбер урыннарда тирәнлеге 19 м га җитә, әмма уртача 6 м дан артмый.

Сулык карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килә: грунт сулары җимерелгән һәм йомшак токымның бер өлешен юа, нәтиҗәдә җир астында куышлыклар барлыкка килә, ә туфракның өске катламнары утыра бара.

Кайбер галимнәрдә күлнең барлыкка килүе буенча башка – космик версия бар. Су метеорит төшкәннән соң барлыкка килгән бүрәнкәне тутырган дип уйланыла.

Күлнең көньяк ярлары биегрәк, төньякта – сөзәк, сайлыкка күчеп барган ярлар. Көньякта һәм көньяк-көнчыгышта яр буйлары комлы-ташлы.

Күлнең суы йомшак, атмосфера явым-төшемнәреннән һәм чишмәләрдән килә.

Ильинка күлендә балыкларның күп кенә төрләре яши, әмма бүгенге көндә биредә балык тоту һәрвакытта да уңышлы түгел. Сумка елгасының пычрануы аркасында, уникаль сулык чагыштырмача күптән түгел экологик катастрофа чигендә була. Хәзерге вакытта экосистема торгызыла.


Чыганаклар:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/ozera/ilinskoe-ozero

http://komanda-k.ru/Татарстан/ильинское-озеро

https://popovgeo.sfedu.ru/lecture_10