Табигать белеме

Раифа күле

Раифа күле

Раифа күле – Көнбатыш Кама аръягында Раифа посёлогыннан (Яшел Үзән районы) ерак түгел урнашкан күл.

Күл Идел елгасының биек террасасында урын алган һәм Идел-Кама саклаулыгына карый.

Күл 33,2 га га җәелгән. Озынча, бормалы формага ия, сулыкның озынлыгы – 1465 м, киңлеге – 320 м га кадәр. Максималь тирәнлеге 19,8 м га җитә.

Раифа күленең сөзәк ярлары буйлап катнаш урман үсә.

Сулыкның барлыкка килү тарихы карст-суффозия процесслары белән бәйле (җимерелгән һәм йомшак токымнарның юылуы һәм күчүе). Башта Сумка елгасы үзәнендә Олы Раифа күле була, аннары XVIII–XIX гасырларда комлы-балчыклы утырмалар тупланмалары аны ике өлешкә бүлә. Шулай итеп Сумка күле һәм Аккүл барлыкка килә. Сумка күле соңрак Монастырь күле, ә аннары Раифа күле дип атала.

Күл чишмәләр, Сәр-Болак елгасы сулары белән туена, шулай ук аның аша Сумка елгасы ага. Соңгысы үзе белән йөзмә матдәләр алып килә, шуңа күрә күлнең төньяк өлешендә сай сулыкка тоташкан пляж барлыкка килә. Процесс күлнең озынлыгы кимүгә китерә, ул соңгы йөз елда 700 м га кыскара. Сопа елгасы (Сумка кушылдыгы) бассейнында буалар булдыру һәм ялангач сөзәклекләрдә агачлар утырту нәтиҗәсендә Раифа күленең ләмләнүе кими.

Язын күлдә суның биеклеге күтәрелү күзәтелә, чөнки Сумка кар сулары белән тулып ташый. Бу вакытта су болганчык, үтә күренмәлелеге 15 см дан артмый. Әмма җәй азагына үтә күренмәлелек 173 см га кадәр арта. Суның төсе ел дәвамында саргылт-яшелдән көрәнгә кадәр (ташу вакытында) үзгәрә.

Җәен сулык яхшы җылына. Өске катламнарда температура 19–27 градуска җитәргә мөмкин. Ноябрь уртасыннан күл боз белән каплана, суның температурасы 3,5 градустан артмый. Боз апрель азагында китә.

Биредә балыкларның төрле төрләре яши: чуртан, алтын табан балык, өсләч, чабак, карабалык, алабуга.

Күлнең яр буенда Раифа Богородица пустыне – Казан епархиясенең иң зур гамәлдәге ирләр монастыре – урнашкан. Җирле пейзажны аның ак ташлы биналары бизи.

Крещение бәйрәмендә (19 гыйнвар) ел саен күлдә боз сыннары күргәзмәсе оештырыла.


Чыганак:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/ozera/raifskoe-ozero