Архиерей күле – Көнбатыш Кама алдында, Тарлаш авылыннан ерак түгел урнашкан карст күле ул.
Архиерей күленең формасы озынча һәм су өслегенең мәйданы – 60 га. Аны җир асты сулары туендыра. Күлнең максималь тирәнлеге – 22 м, бу аның ничек барлыкка килүенә бәйле: җир астында озак вакыт дәвамында куышлык була, ул даими рәвештә грунт сулары белән юыла, ә аннары аның гөмбәзләре җимерелеп төшә.
1978 елда күл Татарстанның табигать истәлеге дип таныла. Ул фәнни-танып белү кыйммәтенә ия.
Чыганаклар:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/ozera/arhierejskoe-ozero
http://komanda-k.ru/Татарстан/озеро-архиерейское-тарлашинское