Тавышның интенсивлыгы һәм кабатлануы табигый дәрәҗәдән артканда, тавыш пычрануы барлыкка килә. Табигый булмаган тавыш чыганагы антропоген чыганак дип атала.
Иң куркыныч тавышлар булып кеше ияләшкән һәм сизми торган тавышлар тора. Аларга көнкүреш техникасы, компьютерлар, принтерларның һ.б. әкрен тавышлары керә.
Тавыш дәрәҗәсе кирәгеннән артык булганда, кешенең сәламәтлеге начарлана башлый. Баш әйләнү барлыкка килә, арыганлык, ярсучанлык, таркаулык көчәя, ишетү сәләте кими. Йөрәк һәм бавырда проблемалар туарга мөмкин. Нерв системасы хәлсезләнә, йокы бозыла.
Тавыш пычрануы шулай ук хайваннар һәм үсемлекләр өчен дә зарарлы.