Пычрану – әйләнә-тирә мохиттә әлеге мохиткә хас булмаган һәм аларның булуы тискәре нәтиҗәләргә китерә торган физик, химик яки биологик реагентларның югары микъдарда булуы. Пычрануны теләсә нинди, шул исәптән иң чиста агент та китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр пычрану табигый сәбәпләр аркасында килеп чыкса, ул табигый пычрану дип атала (янартау атылу). Әгәр сәбәп кеше эшчәнлегендә булса, ул антропоген пычрану була (ягулык яндыру).
Әйләнә-тирә мохитнең пычрануы – хәзерге заманның төп проблемаларының берсе, ул глобаль экологик һәлакәтләргә китерергә мөмкин. Чернобыль атом электр станциясендәге авария моңа мисал булып тора.