Глобаль пычрану – үзенең чыганакларыннан еракта, планетабызның теләсә кайсы ноктасында табыла торган пычрану ул. Мәсәлән, дөнья океанының нефть һәм нефть продуктлары белән пычрануы.
Кеше биосферага җирле йогынты ясый. Пычраткыч матдәләр елгаларга һәм һавага чыгарып ташлана, туфракның уңдырышлы катламы юыла, урманнар киселә, үсемлек һәм хайваннарның яшәү урыннары җимерелә. Бик күп сандагы кечкенә йогынтылар әйләнә-тирә мохитнең глобаль пычрануына китерә. Биосферадагы барлык тискәре үзгәрешләр хайван һәм үсемлекләр дөньясына да, кешегә дә йогынты ясый.