Экология

Көнкүреш пычрануы

Көнкүреш пычрануы – шәһәр һәм башка торак пунктларның канализация сулары китереп чыгара торган пычрану. Көнкүреш суларның шактый өлешен органик матдәләр (шул исәптән фекалияләр) тәшкил итә. Соңгы дистә елларда синтетик матдәләрнең, аеруча юу чараларының роле артты. Бу көнкүреш суларын зарарсызландыруны катлауландыра. Элек тондырылган продуктларны ашлама сыйфатында киң кулланганнар, хәзер алар еш кына агулы була һәм күмүне таләп итә.