Экология

Җылылык (термаль) пычрануы

Әйләнә-тирә мохитнең температурасы вакыт-вакыт яки озак вакыт табигый дәрәҗәдән югарырак булганда, җылылык (термаль) пычрануы барлыкка килә. Нефть, күмер, газ, торф яндырганда җылылык аерылып чыга, ул атмосфера һәм су ресурсларының җылылык белән пычрануын китереп чыгара. Термаль пычрануны киметүнең төп ысулы – казылма ягулыктан баш тарту һәм яңартыла торган энергиягә күчү. Ул табигый энергия чыганакларын – кояш яктысын, суны, җилне – куллана.