Экология
Урынның табигый яктыртылу дәрәҗәсе вакыт-вакыт яки озакка артып киткәндә, яктылык пычрануы барлыкка килә. Моның сәбәбе – ясалма яктырту чыганаклары. Аларның яктысы аска төшеп кенә калмый, ә өскә таба китеп, күккә тарала. Мондый яктылыкта артык энергия сарыф ителә, күк йөзе яктыра, тере организмнарның биоритмнары үзгәрә. Яктылык пычрануы белән көрәшү өчен төн уртасыннан соң яктырткычларның бер өлешен сүндерә торган таймерлар, хәрәкәт датчиклары һ.б. кулланалар.