Ык – Көнчыгыш Кама аръягында урнашкан елга, Каманың сул кушылдыгы.
Елганың озынлыгы – 436 км. Ык елгасының башы һәм югары өлеше –Башкортстанда, 120 км озынлыктагы урта һәм түбән агымнарыТатарстанда урнашкан. Су бассейнының мәйданы – 14990 км2.
Түбән Кама сусаклагычы барлыкка килгәнче, Ык Менделеев районы Ык Тамагы авылы янында Камага кушыла торган була. Хәзер елганың Бикбау авылыннан (Минзәлә районы) түбәндәрәк урнашкан өлеше су астында.
Елга башы диңгез өсте тигезлегеннән – 338 м биеклектә, тамагы 62 м биеклектә урнашкан. Елга суларын кушылдыкларының үзәннәре ярып керә торган калкулыктан ала. Кушылдыклар арасында барлыкка килгән платоларны сыртлар дип атыйлар. Үзәне симметрик түгел. Уң сөзәклекләре текә, каты борынгы токымнар чыгу урыннарында террасалар күрергә мөмкин. Елгаларның үзәннәрендә калкулыклар, тау тезмәләре һәм шулай ук рельефның карст формалары (6 м га кадәр тирәнлектәге бүрәнкәләр) очрый.
Сулъяк ярда террасалар – тугай һәм өч тугай өсте террасасы – бар. Хәзерге тугай урнашкан беренче яссылык үз эченә сазлыклы урыннарны да ала. Аның киңлеге – 50 м га кадәр. Шулай ук биредә элекке елга юлында сакланып калган күлләр очрый. Террасаларның икенче яссылыгы – югары тугай ул (3 м га кадәр), аның киңлеге 1,5 км га кадәр җитә. Елганың кайбер урыннарында гына очрый.
Ыкның юлы бормалы, әмма тармаклар барлыкка китерми. Каты токымнар чыгу урыннарында барлыкка килгән борылмалар да сирәк түгел. Тирәнлеге плёсларда 2–3 м га җитә, сай урыннарда 0,5 м дан да артмый.
Ык 91 кушылдыкның сулары белән тулылана. Татарстан территориясендә коючы елгалар арасында иң зурлары: Минзәлә (159 км), Дим (85,7 км), Мәллә (71,6 км), Кандыз (64,2 км), Югары Кандыз (59,7 км), Эстәрле (53,3 км), Ютазы (45,2 км) – сул кушылдыклар; Бәҗәнә (35,1 км), Мөшеге (29,5 км), Казанчы (20 км) – уң кушылдыклар.
Елганың туенуы катнаш, су сай вакытта җир асты сулары исәбенә туена.
Ыкны тикшерүләр 1931 елдан бирле өзлексез рәвештә үткәрелә. Елгада су биеклегенең теркәлгән максималь үзгәреше – 5,2 м. Язгы ташу хас. Ул, март азагында башланып, бер ай яки ай ярым дәвам итә. Су тиз күтәрелә, әмма шулай ук тиз төшә. Җәен елга саега, сирәк кенә яңгырлар белән тулылана. Ноябрь башында Ык боз белән каплана. Боз кату 140–150 көн дәвам итә. Февраль азагына бозның калынлыгы 60–90 см га җитә, уникаль тасвирланган очрак – 185 см.
Су язын каты, кышын һәм җәен бик каты. Яз көне су уртача минеральләшкән, җәен һәм кышын күрсәткечләр арта.
1978 елда елга Татарстанның табигать истәлеге дип таныла.
Ык янында Чатыр Тау, Салих тавы, Спас чишмәләре, Петровка наратлары, Татар Димескәе аланы, Игим наратлыгы, Наратасты урманы, Урдалы Тау кебек табигать истәлекләре урнашкан.
Чыганак:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/ik