Кама – Иделнең иң зур кушылдыгы. Борынгы атамасы – Чулман.
Кама Удмуртиядә башлана, аннары агымын Киров һәм Пермь өлкәләрендә дәвам итә, Татарстан территориясендә Иделгә коя.
Елганың озынлыгы – 1805 км, аның 360 км ы Татарстан чикләрендә, Кама бассейнының мәйданы – 507 мең км2(республикада – 38 мең км2). Елга башы Югары Кама калкулыгында 331 м биеклектә урнашкан. Башта төньяк юнәлештә, 100 км дан соң көньяк юнәлештә ага. Урал сыртыннан агып төшүче Вишера һәм башка елгалар Каманы тулыландыра һәм аны күп сулы итә.
Елганың агымы Кама, Воткинск, Түбән Кама ГЭСлары буалары һәм шулай ук шул исемдәге сусаклагычлар тарафыннан көйләнә.
Куйбышев сусаклагычы төзелгәнче, Каманың Иделгә кою урыны Кама Тамагы посёлогы янында була. Хәзерге вакытта елганың 200 км озынлыктагы түбән агымы сусаклагычларның йогынтысы астында.
Елга үзәне асимметрик. Уңъяк битләү бөтен җирдә диярлек биек һәм текә, кайчак текә ярлар очрый. Сулъяк битләү сөзәк, террасалардан гыйбарәт.
Татарстан чикләрендәге иң эре кушылдыклар: Агыйдел, Ык, Зәй, Чишмә (сул); Иж, Вятка, Мишә (уң).
Елга нигездә кар сулары, шулай ук җир асты һәм явым-төшем сулары белән туена.
Сусаклагычлар төзелгәнче, Камада су биеклеге уртача 8,5 м га тирбәлгән.
Боз елганы ноябрь ахырыннан апрель уртасына кадәр каплап тора. Боз китү берничә көннән алып ике атнага кадәр дәвам итә.
Вишера белән кушылу урынына кадәр Камада суднолар йөри. Транспорт элемтәсе 6,5 ай тирәсе дәвам итә.
Кешеләр Кама ярлары буена таш гасырда ук урнаша. 10–13 гасырларда биредә Идел буе Болгар дәүләте һәм шулай ук Җүкәтау һәм Кашан шәһәрләре оеша һәм үсә. Рус тигезлеге, Урта диңгез, Якын Көнчыгыш, Скандинавия ярымутравы халыклары аның агымын иң мөһим сәүдә юлы буларак файдалана. 17 гасырга Кама Рус дәүләте һәм Себер арасындагы бөек юлның бер өлешенә әйләнә.
1815 елда пароход уйлап табылганнан соң, Кама пароходчылык үсеше урынына әйләнә.
Индустриализация Каманы икътисади үсешнең мөһим төбәге итә. Агач хәзерләү һәм эшкәртү, йөк (ипи, тоз, нефть, күмер, руда һәм башка продукция) ташу эшнең төп юнәлешләре була.
Татарстанда булган Алабуга һәм Чистай пристаньнары, шулай ук суднолар төзү һәм ремонтлау заводлары үсеш ала.
20 гасырда төзелгән комплекслы гидроузеллар чиктәш җирләрдәге сәнәгатьне һәм шәһәрләрне электр энергиясе, су белән тәэмин итә, суднолар йөрешен камилләштерергә мөмкинлек бирә.
Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга шәһәрләрендә җитештерүләр үсә. 1950 еллар азагына Кама буе районнарында нефть чыгара башлыйлар. Шулай ук биредә ком һәм вак таш чыгару алып барыла. Транспорт системасы тагы да тармаклана. 2016 елда Кама аша автомобиль күпере салына.
Кама үзәне бик матур. Монда сакланулы табигый зоналар, мәсәлән, Идел-Кама саклаулыгының Саралан участогы, Түбән Кама милли паркы, табигать истәлекләре булган Игим наратлыгы, Соколка урманы, Ивановский наратлыгы урнашкан.
Елганың уң як ярында борынгы токымнарның (Пермь системасының Казан һәм Уфа яруслары) чыгу урыннары очрый. Алар зур фәнни әһәмияткә ия.
Кама берничә тапкыр И.И. Шишкин («Нарат урманы. Вятка губернасында мачта урманы», 1872; «Камада ак чыршы урманы», 1877; «Кама», 1882; «Алабуга янындагы изге чишмә», 1886; «Корабльләр ясау өчен агачлык», 1898) һәм В.В. Мешков («Кама киңлекләре»,«Кама», 1950) һәм башка рәссамнарның картиналарында сурәтләнә.
Мондагы җирләрнең климаты сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Камада санаторийлар, профилакторийлар төзелгән. Минераль сулар кулланыла.
Шулай ук Кама – балык тоту өчен популяр урын. Биредә корбан балык, сазан, судак, чөгә, җәен, синец, густера, кәлчәк һәм башка балыклар тотыла.
Чыганак:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/kama