Табигать белеме

Дала Зәе

Дала Зәе

Дала Зәе – Көнчыгыш Кама аръягы елгасы, Кама елгасының сул кушылдыгы.1978 елдан Татарстан Республикасының табигать истәлеге.

Елганың озынлыгы – 211,3 км, бассейны – 5 мең км2. Дала Зәе Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй һәм Түбән Кама районнары территориясеннән ага.

Елга башы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының көнчыгыш сөзәклекләрендә, Лениногорск районының Михайловка авылыннан ерак түгел. Ул Түбән Кама районының Түбән Афанас авылында тәмамлана. Тамагынннан түбәндәрәк елга Дала Зәенә әйләнә. Елга башының абсолют биеклеге 240 м, тамагыныкы – 53 м.

Югары агымында елга үзәне каньонсыман, киңлеге 1,5 км дан артмый, шуңа да карамастан, тирәнлеге белән аерылып тора. Урта һәм түбәнге агымында – асимметрик, трапециясыман, киңлеге 2–3,5 км га кадәр. Таулары Зәй шәһәренә кадәр су өстеннән 100–200 м га калкып торалар. Текә чокырлар, урыны белән текә ярлар барлыкка килә. Уң як ярында нарат һәм катнаш урманнар үсә.

Су җыелу мәйданының дүрттән бер өлешен урманнар алып тора. Су басу елганың ике ягында да күзәтелә, әмма сулда ул көчлерәк. Киңлеге 3 км га кадәр. Тамакка табарак сазлыклы урыннар очрый. Су башланган урын аз гына бормалы, комлы-ләмле. Киңлеге түбәнге өлешендә җәйге саегуда 15–25 м дан 40–80 м га кадәр. Дала Зәенең уртача тирәнлеге сайлыкларда 0,4–0,6 м, тирән урыннарда 1–1,5 м. Язгы ташу вакытында тирәнлек 2–3 м га җитә.

Дала Зәенең 68 кушылдыгы бар, аларның аеруча зурлары: Бөгелмә Зәе (52 км), Урсалы (26,6 км), Урман Зәе (60,8 км), Зичә (40,2 км) – уң кушылдыклар; Зәй-Каратай (27,9 км), Шумыш (18,8 км), Сәрәпәле (18,9 км), Шепкә (15 км), Инеш (18 км) – сул кушылдыклар.

Елганы фәнни яктан күзәтүләр 1958 елдан бирле бара. Дала Зәе өчен 40 көнгә якын дәвам иткән язгы ташу хас.

Су биеклегенең уртача еллык тирбәнешенең максималь күрсәткече – Рус Акташы посёлогы тирәсендә 3,9 м, Иске Пәлчекәү авылы янында 5,3 м.

Ел саен су күләменең кимүе һәм агышының әкренәюе күзәтелә.

Ноябрь ахырында елга 110–130 көнгә боз белән каплана, апрель башында ачыла. Февраль ахырына бозның калынлыгы – 50–72 см. 1969 елда рекорд күрсәткеч 115 см дип билгеләнгән.

Язын су каты һәм җәен, кышын бик каты.

Дала Зәе – Татарстанның урман-дала территориясендә мөһим эре су чыганагы. Елга бассейнында Зәй һәм Карабаш сусаклагычлары бар. Елга буенда Әлмәт, Зәй шәһәрләре, шәһәр тибындагы Карабаш, Түбән Мактама, Рус Акташы һәм башка посёлоклар урнашкан. Биредә шулай ук Адонис урманы, Владимировка сөзәклеге, Казанка ботаника тыюлыгы, табигать истәлекләре булган Яңа-Александровка сөзәклеге, Акташ упкыны, Карабаш тавы, Бохарай наратлыгы урын алган.


Чыганак:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/stepnoj-zaj