Табигать белеме

Зөя

Зөя

Зөя – Идел елгасының уң кушылдыгы, региональ дәрәҗәдәге әһәмияткә ия табигать истәлеге.

Елга башы – Ульяновск өлкәсе территориясендә, тамагы Татарстанның Югары Ослан районының Соболевский авылыннан ерак түгел урнашкан. Елганың гомуми озынлыгы – 377,4 км. Республика чикләрендә – 161,2 км. Су өслегенең мәйданы – 17 мең км2. Елга башының биеклеге – диңгез өсте тигезлегеннән 270 м, тамагыныкы – 53 м.

Елга, Буа, Апас, Кайбыч, Яшел Үзән, Югары Ослан районнары чикләре аша узып, үз суларын Идел буе калкулыгы буйлап илтә. Зөя утравыннан төньяк-көнчыгыштарак Иделгә коя. Түбәнге өлеше Куйбышев сусаклагычы суы астында кала һәм шуның тәэсирендә Зөя култыгы барлыкка килә. Елганың туклану территориясенең 11% ын урманнар алып тора.

Елганың бассейны тар, Идел үзәнлеге буйлап сузылган. Тигезлек зур булмаган калкулыклар белән капланган. Уң яры текә, биек, ә сул яры күпкә сөзәгрәк. Елга үзәне, күбесенчә, трапециясыман, аз гына бормалы, асимметрияле, борылмасы зур түгел. Үзән сөзәклекләре күп кенә урыннарда зур ерым, сызалар белән кискәләнгән һәм рельефның карстлы формалары белән катлауланган. Урта һәм түбәнге агымында үзән 10 км га һәм тагын да зуррак киңлеккә җитә. Елганың башланган урыныннан су баскан вакытта су астында кала торган югарырак өлеше ике якта да бар. Ул биек, тоташ, урыны белән сазлыкка әйләнгән; комлы туфраклы һәм комлы-ләмле грунтлардан тора. Киңлеге – урта агымында якынча 1–2 км, түбәнге өлешендә 4,5–5 км. Башланган урынының үзгәрүе нәтиҗәсендә тирә-юньдә күп кенә борынгы күлләр барлыкка килгән.

Елга юлы бормалы, аерым өлешләрендә утраулар, сайлыклар хасил итеп, тар тармакларга бүлгәләнгән. Башланган урынының киңлеге сезонга бәйле рәвештә үзгәрә. Суның иң аз вакытында елга киңлеге югары агымда 5–10 м һәм түбәнге өлештә 40 м га кадәр. Тирән урыннарда 2–4 м һәм сай урыннарда 0,3–1 м тирәнлек өстенлек итә. Елганың тирәнлеге түбәнге агымда урыны белән 5–6 м га җитә. Агым тизлеге – 0,5–1 м/с тан 0,1–0,2 м/с ка кадәр. Ярлары биек, текә, урыны 8 м га кадәр, куаклыклар белән капланган.

Зөягә 79 кушылдык коя, ТР территориясендә аеруча зурлары: Кылна (32,7 км), Үләмә (72 км), Коры Үләмә (46 км), Сөлчә (43,1 км) – уң; Чынлы (54,1 км), Карлы (88,4 км), Лашчы (21 км), Бола (117 км), Бөя (40 км), Бәрле (48 км), Гөбенә (165,1 км), Әрә (44,2 км), Буа (31 км), Сәкел (29,4 км) – сул кушылдыклар. Елга эрегән кар суы, грунт сулары, явым-төшемнәр белән туена.

Тикшеренүләр Зөя елгасына ташу вакытында су муллыгы һәм җәен түбән дәрәҗәдә, озакка сузылган саегу хас икәнлеген күрсәтә. Ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана һәм якынча бер ай дәвам итә. Ел дәвамында суның тирбәнешенең иң югары күрсәткече итеп, 8,4 м билгеләнгән. Боз елганы ноябрьнең икенче яртысында каплый һәм 136–142 көн саклана. Бозның калынлыгы – 90–95 см. Грунт суларының чыгу урыннары боз катламы белән капланмый. Апрель урталарында боз кузгала. Текә борылышлар еш кына боз китүгә комачаулык тудыра: тыгылулар барлыкка килә, шул ук күренеш башка каршылыкларда да – күпер һәм елга башлангычының тарайган урыннарында күзәтелә. Җәен елганың суы кими һәм агышы әкренәя.

Язын су йомшак, су кимегән вакытта, чагыштырмача каты. Үзчистарыну актив түгел.

Зөядә 12 төр токымдагы балык яши.

Елганың сулары регионны су белән тәэмин итеп тора. Аннан тыш Зөя транспорт магистрале буларак кулланыла.


Чыганаклар:

http://oopt.aari.ru/oopt/Река-Свияга

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/sviyaga