Табигать белеме

Иж

Иж

Иж – Удмуртиядә башланып, Татарстан территориясендә (Көнчыгыш Кама алдында) Камага коя торган елга. Региональ әһәмияттәге табигать истәлеге.

Исеме борынгыдан килә. Ул турыдан туры «елга, су» дигәнне аңлата, шулай ук балык тоту белән дә бәйләнеше бар. Удмурт мәдәниятендә Иж җир һәм су асты дөньясының хаким-аждаһасы Оша исемен йөртә.

Елга башыннан тамагына кадәр гомуми озынлыгы – 226 км. Республика чикләрендә – 97 км. Тамагы Әгерҗе районы Салагыш авылыннан көнбатыштарак урнашкан. Елганың тамагына якын өлеше Түбән Кама сусаклагычы сулары белән сазланган. Елганың башы диңгез өсте тигезлегеннән 200 м биеклектә, Камага кою урыны – 62 м.

Җир өсте һәм грунт сулары Ижга килә торган территория – ике калкулыгы – Можга (230–250 м) һәм Сарапул (170–250 м) – булган тигезлек ул. Үзәнлекнең 40% ы урман белән капланган. Сул сөзәклеге беркадәр текәрәк, уңы – сөзәк. Елганың тугае уңъяк ярда киңрәк. Иж елгасының юлы бормалы, киңлеге – 30 м га кадәр, уртачатирәнлеге – 2–3 м.

Сул кушылдыклары: Кырыкмас (100 км), Әзи (22,9 км); уң кушылдыклары: Чаж (50 км), Бубый (40,5 км), Әгерҗе (31,3 км), Барҗы (27 км), Барҗы (24,4 км), Бәркләт (15,2 км). Барлыгы 62 исәпләнә.

Ижның туенуы катнаш, җәен күбесенчә җир асты сулары белән тулылана. Елгага елның эссе вакытында саегу хас.

Елганы күзәтүләр 1930 елдан 1990 елга кадәр алып барыла. Су биеклегенең ел дәвамында уртача 5 м га кадәр тирбәлеше билгеләнгән. Ташу, апрельнең беренче ункөнлегендә башланып, 50 көнгә якын дәвам итә. Елгада боз ноябрьнең беренче ункөнлегендә ката һәм 135–140 көн саклана. Февраль ахырында бозның калынлыгы – 40 см дан 60 см га кадәр.

Су язын каты, кышын һәм җәен бик каты.

Иж елгасы үзәнендә Кичке Таң табигать тыюлыгы урнашкан.


Чыганаклар:

http://komanda-k.ru/Татарстан/река-иж-география-исток-сплав

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/izh