Тарих

Алтын Урда

Алтын Урда

АЛТЫН УРДА, Европаның төньяк-көнчыгыш һәм Азиянең төньяк-көнбатышында урнашкан дәүләт (1269–1502 еллар). Татарча язма чыганакларда ул Олуг Олыс яки Җүчи Олысы дип атала.

Алтын Урда дәүләтенә Чыңгыз хан улы Җүчигә аерым олыс бүлеп биргәннән соң нигез салына. Баштарак ул олыска Алтай белән Иртеш елгасы буйлары керә; Урта Азия яулап алынгач, Харәзем дәүләте җирләре белән Көнчыгыш Арал тирәләре дә аңа кушыла. Җүчи вафат булгач, олыс идарәчесе итеп аның улы Бату хан билгеләнә.

Монголларның кыпчак, болгар, алан, славян җирләрен яулап алу сугышлары барышында (1229–1242 еллар) Бату хан олысына Көньяк Урал, Идел буеның түбәнге өлеше, Төньяк Кавказ, Идел буе Болгар дәүләте һәм рус кенәзлекләре, Кырым буйсындырыла. Польша, Чехия, Венгрия ил-дәүләтләре җирләре Әдрән диңгезгә кадәр яулана. 1243 елга Җүчи Олысы биләмәләре көнчыгышта Иртеш буйларыннан көнбатышта Днестр елгасы буйларына кадәр барып җитә һәм Арал күле буйларын, көнбатыш Себер, Югары Урал буйларын, Төньяк Кавказ белән Кырым җирләрен, Дәште Кыпчак, Дәште Хәзәр, Идел буе Болгар биләмәләрен, Киев, Чернигов, Новгород, Владимир-Суздаль, Голиция-Волынь һәм башка кенәзлекләрне үз эченә ала. XIII йөз уртасында Венгрия, Болгария, Сербия дә Алтын Урдага вассаллык рәвешендә буйсыналар.

1243 елда Бату хан, Көнбатыш илләрен яулау сугышларын калдырып, Идел буена әйләнеп кайта һәм олыста тәртип урнаштыруга керешә. Төрки һәм монгол дәүләтләрендә яшәп килгән гадәт буенча, үз кул астында булган Олыс биләмәләрен Сул һәм Уң канатларга (Ак Урда һәм Күк Урда) бүлә. Алар үз чиратында кечерәк олысларга, төмән, меңлек, йөзлекләргә бүленә. Ак Урда идарәчесе булып үзе кала, Күк Урдага Агасы Урда Эҗен билгеләнә. Кечерәк олыс, төмән һәм башкаларга бертуганнары, уллары, бәкләр куела. Олыс идарәчеләре әмир яки олыс бәге, кечерәк берәмлекләр башлыклары төмәнбашы, меңбашы, йөзбашы, унбашы дәрәҗәсендә була.

Алтын Урда белән Җүчи нәселеннән чыккан кеше генә идарә итә ала. 1313 елдан башлап, тәхеткә Җүчи токымыннан чыккан һәм мөселман булган кеше генә утыра алган. Алтын Урда ханнары формаль яктан дәүләт белән ялгызы хакимлек итүче дәрәҗәсендә булган, әмер, фәрманнар хан мөһере куелгач игълан ителгән, җомга һәм бәйрәм намазлары вәгазьләрендә хан исеме беренче булып телгә алынган. Хан карамагында идарә эшләрен башкару дүрт идарәче ыруг вәклләреннән торган диванга йөкләнгән. Җитди мәсьәләләр хәл ителгәндә (тәхет варисын билгеләү, тәхеттән төшерү, сугыш игълан итү һәм башкалар) югары дәрәҗәле аксөякләр корылтае җыелган.

Аксөякләрнең дәрәҗәсе социаль хәле, җир биләмәсенә хокукына яисә күпме салым җыюына карап билгеләнгән. Иң югары дәрәҗәле аксөякләр катлавына карачы бәк һәм олыс бәкләре, хан варислары, әмирләр, бәкләр һәм дан казанган хәрбиләр – баһадирлар һәм башкалар кергән.

Алтын Урда гаскәре турыдан-туры ханга буйсынган. Армиянең төп көчләре аксөякләрдән тупланган хәрби җитәкчеләр, даими рәвештә хезмәт итүче гаскәриләрдән (нигездә авыр дирбия-кораллы атлылар) торган (аларның саны 50 мең чамасы булган). Җәяүле сугышчылар башлыча ярдәмчел бурыч үтәгән.

Алтын Урда дәүләтендә 30 дан артык эре шәһәр, 150 ләп кече кала-шәһәр булган. Шәһәрләрдә күн әйберләр җитештерү, агач эшкәртү һәм башка төр һөнәрчелек тармакларыннан тыш, тимер кою-эшкәртү, корал җитештерү белән дә шөгыльләнгәннәр; балчыктан, пыяладан кирәк-ярак ясау, зәркәнчелек һөнәрләре дә алга киткән була. Йорт диварларын бизәү, металл әйбергә басма бизәкләр төшерү, затлы ташларны уеп чокып һәм шомартып эшкәртү сәнгате киң таралыш ала. Хуҗалык тармагында сәүдә күренекле роль уйный. Алтын Урда дәүләте Европа, Якын Көнчыгыш һәм Көнчыгыш илләре белән сәүдә элемтәләре тота. Шулай ук Кытай һәм Һиндстан белән Көнбатыш Европа илләре арасындагы әһәмиятле транзит сәүдә юлллары да Алтын Урда биләмәсе аша уза. Алтын Урдадан чит мәмләкәтләргә ашлык, затлы җәнлек тиреләре, төрле күн эшләнмәләре, терлек сатуга озатыла. Алтын Урдага затлы бизәлеш, көнкүреш әйберләре, кыйммәтле кораллар, затлы тукымалар, тәм-том һәм тәмләткечләр кайтарыла.

XIV йөзнең 1 нче чирегенә кадәр Алтын Урда дәүләтенең башкаласы Иделнең түбәнге агымында Бату хан тарафыннан төзелгән Сарай әл-Мәхрусә шәһәре була. Ул эре икътисади, дини, сәяси һәм сәүдә үзәге санала. Шәһәрдә бер-берсенә сыенып, тыгыз утырган йортлар, аксөякләрнең кала читендәге утар-сарайлары һәм иркен яшелчә, җимеш бакчалары була. Шәһәр урам-йортларының төзеклеге, уңайлыгы белән дә аерылып тора: йортларга суүткәргечләр, канализация торбалары үткәрелгән була.

XIV йөзнең 1 нче чирегендә Алтын Урданың башкаласы Үзбәк хан төзеткән Сарай әл-Җәдидкә күчерелә. Хан сарае тулаем Үзбәк хан улы Җанибәк хан заманында сафка баса. Шәһәр бик тиз үсеп китә. Анда затлы өйләр, гыйбадәт йортлары төзек урам рәвешендә урнашкан була. Аксөякләрнең сарай-утарлары бер тирәдәрәк – каланың көньяк-көнчыгыш өлешендә төзелә; һөнәрче бистә-мәхәлләләре калкып чыга.

Алтын Урда дәүләте халкының төп шөгыле: игенчелек, терлекчелек, бакчачылык, балык тоту һәм чолыкчылык. Тары, арыш, бодай, арпа, карабодай, борай игелә, яшелчәләр, бакча җимешләре үстерелә. Далалы җирләрдә яшәүчеләр күчмә терлекчелек белән шөгыльләнә, ат һәм сарык үрчетүгә өстенлек бирелә.

1313 елдан ислам дине рәсми дәүләт дине дип игълан ителә. Алтын Урда халкының этник-мәдәни яктан якынаюында бу үзгәреш зур роль уйный. Дин башында Сәедләр нәселе вәкиле тора. Руханилар катлавы түбәндәге тәртиптә төзелә: аерым өлкә-төбәк мөфтиләре, мөхтәсибләр, казый, шәех, мулла, имам, хафиз һәм башкалар. Алар халыкка дин кагыйдәләрен өйрәтә, вәгазьләр сөйли, дини йолалар башкару тәртибен билгели һәм мөселманнарның гореф-гадәтләр үтәүгә, мал бүлешүгә кагылышлы мәхкәмә эшләрен хәл итә. Мәктәп-мәдрәсәләр тоту, укыту эшләренә дә алар җитәкчелек итә. Алтын Урда биләмәсенә кергән җирләрдә 10 меңнән артык мәчет биналары хәрәбәләре табылган.

Тышкы сәясәттә Алтын Урда дәүләте XIII йөз урталарына кадәр Көнбатыш илләренең җирләрен яулауга, Кече Азия белән Кавказ аръягыннан узган сәүдә-кәрван юлларын үзенә буйсындыруга зур әһәмият бирә. Үзәк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа илләре, Кавказ аръягы ил-өлкәләре дә Алтын Урда ханнарының даими басымын тоеп яши.

Алтын Урданың иң куәтле, барлык өлкәдә уңышка ирешкән чоры Үзбәк һәм Җанибәк ханнар идарә иткән елларга туры килә. Бу елларда илдә икътисади тотрыклылык, үсеш күзәтелә, ханлык белән идарә итү ысуллары камилләштерелә, үзәк хакимият ныгый, чик буйларында тынычлык урнаша, гаскәр көчле була.

Үзбәк ханның оныгы Бирдебәк ханның кыска вакытлы идарәсеннән соң башланган һәм 20 елга сузылган тәхет чуалышлары, табигатьтәге тискәре үзгәрешләр (берничә елга сузылган корылык, чума авыруы таралу, Каспий суларының түбәнге Идел буе өлкәләрен басуы) XIV йөзнең 2 нче яртысында Алтын Урданың озак вакытка көчсезләнүенә китерә. 1380 елда Сарай әл-Җәдид тәхетенә, үз ханлыгы көчләре һәм башка аксөякләр ярдәмендә, Күк Урда ханы Туктамыш утыра. Аның вакытында Алтын Урданың аерым төбәкләре кабат берләштерелә. Үзәк хакимиятне ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә башлый. Ләкин ул реформаларны кайбер аксөякләр кабул итәргә теләми.

Туктамыш хан заманында Алтын Урда гаскәренең Аксак Тимер яулары вакытында җиңелүе (1388–1389, 1391, 1395 еллар) Күк Урда, Идел буе, Төньяк Кавказ һәм Кырымның бөлгенлеккә төшүенә китерә. XV йөз башында Идегәй тарафыннан уздырылган яңа реформалар (акча реформасы һәм дәүләтне ныгытуга юнәлдерелгән башка чаралар) нәтиҗәсендә илдәге эчке киеренкелек вакытлыча гына бетерелә. Туктамыш хан уллары белән сугышта Идегәй бәк һәлак булгач (1419), Алтын Урдада кабат таркалу башлана; нәтиҗәдә берничә мөстәкыйль татар дәүләте барлыкк килә.

Җүчи Олысы һәм Алтын Урда дәүләте ханнары:

Җүчи (1208–1227 еллар)

Бату (1227–1256 еллар)

Сартак (1256 ел)

Улакчы (1256 ел)

Бәркә (1256–1266 еллар)

Мәнгу Тимер (1266–1282 еллар)

Туда Мәнгу (1282–1287 еллар)

Тула Буга (1287–1291 еллар)

Тукта (1291–1313 еллар)

Үзбәк (1313–1342 еллар)

Тәнибәк (1342 ел)

Җанибәк (1342–1357 еллар)

Бирдебәк (1357–1359 еллар)

Алтын Урдада тәхет чуалышлары дәверендә идарә иткән ханнар:

Күлнә (Күлпә) (1359–1360 еллар)

Нәүруз(1360 ел)

Хызыр(1360–1361 еллар)

Тимер Хуҗа(1361 ел)

Урда Малик(1361 ел)

Абдуллаһ(1361–1370 еллар, өзеклекләр белән)

Килдебәк(1361–1362 еллар)

Мөрид(1361–1364 еллар)

Мирбулат(1364–1365 еллар)

Газиз Шәех(1365–1367 еллар)

Толынбәк(1370 еллар)

Мөхәммәд Бүләк (1370–1380 еллар, өзеклекләр белән)

Ырыс(1374–1375 еллар)

Чиркәсбәк(1374–1375 еллар)

Каганбәк (1375–1377 еллар)

Туктакыя(1376–1377 еллар)

Гарәбшаһ (1377–1379 еллар)

Чуалышлар узганнан соңгы ханнар:

Туктамыш(1380–1397 еллар, өзеклекләр белән)

Таштимер(1394–1395 еллар)

Коерчак(1396–1397 еллар)

Тимер Котлыгъ(1397–1399 еллар)

Шадибәк (1399–1407 еллар)

Булат Солтан (1407–1410 еллар)

Тимер(1411 еллар)

Җәләлетдин(1411–1412 еллар)

Кәримбирде (1413 еллар)

Кибәк(1413–1414 еллар)

Чокрый (1413–1416 еллар)

Җаббарбирде (1416 ел)

Дәрвиш (1416–1419 еллар)

Кадыйрбирде(1419 ел)

Олуг Мөхәммәд (1420–1437 еллар, өзеклекләр белән)

Гыясетдин (1420–1438 еллар)

Ходайдат (1420–1424 еллар)

Баракъ (1422–1427 еллар)

Хаҗигәрәй (1433–1435 еллар)

Алтын Урда дәүләте таркалган дәвердә идарә иткән ханнар:

Сәед Әхмәд (1433–1455 еллар)

Кече Мөхәммәд (1433–1459 еллар)

Әхмәд (1459–1481еллар)

Мортаза (1481–1494 еллар)

Сәед Әхмәд II (1485–1502 еллар)

Сәед Мөхәммәд (1485–1502 еллар)

Шәех Әхмәд (1491–1502 еллар)