Тарих

САРАЙ әл-ҖӘДИД

САРАЙ ӘЛ-ҖӘДИД (гарәпчәдән – Яңа Сарай) (Сарай Бәркә), урта гасырлар шәһәре, XIV йөзнең беренче яртысыннан Алтын Урданың башкаласы. 1330 елларда Үзбәк хан заманында нигез салына. Алтын Урданың эре сәяси, дини һәм мәдәни үзәге. 1340 еллардан анда акча сугыла. Чәчәк ату чоры XIV йөз уртасына туры килә. Планы – квартал-утар тибында, урамнар үзәктән радиаль рәвештә сузыла. Һәр кварталда җәмәгать биналары, суүткәргеч һәм канализация була; халкы төрле һөнәрчелек (керәч эшләү, тимер эшкәртү) белән шөгыльләнә. Шәһәрнең көньяк-көнчыгыш өлешендә аксөяк утарлары урнашкан; якын-тирәсен су белән тәэмин итү өчен булдырылган ясалма күлләр, мәҗүси һәм мөселман зиратлары чикләп торган. 1395 елда Аксак Тимер гаскәре тарафыннан яулана һәм җимертелә. Шәһәр шуннан соң бетүгә йөз тота һәм 1440 елларда яшәүдән туктый. Археологик калдыклары Волгоград өлкәсендәге Царёв шәһәрлегендә сакланган.

Мәкаләдәге сылтамалар