Тарих

ДИВАН

ДИВАН (гарәпчәдән-фарсычадан – канцелярия, идарәханә), Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында дәүләт вәзирлеге идарәсе, хан карамагындагы дәүләт киңәшмәсе. Аңа 4 карачы бәк керә, берсе бәкләр бәге дәрәҗәсендә була. Диван рәсми документлар әзерләү, халык санын исәпкә алу, салым түләү барышын күзәтү һәм башка вазифаларны башкарган.

Мәкаләдәге сылтамалар