Тарих

ИСЛА`М

ИСЛА`М (сүзгә-сүз – үзеңне Аллаһка тапшыру, буйсыну), дөньякүләм диннәрнең берсе. VII йөздә Гарәбстанда формалаша. Төп принциплары Коръән һәм Сөннәттә тасвирлана. 5 баганасы – нигезе бар: 1) шәһадәт - Аллаһның берлеген һәм Мөхәммәднең (с.г.в.) рәсүллеген тану; 2) намаз; 3) ураза; 4) зәкәт; 5) хаҗ.

Дөньяда мөселманнарның гомуми саны 1 миллиард 200 миллион кеше. Идел буенда тыныч юл белән тарала. Диннең таралуы озак еллар дәвамында Идел буе Болгар дәүләте һәм мөселман илләре арасында урнашкан үзара мөнәсәбәтләрнең традицион формалары кысаларында бара. Идел буена Урта Азия аша үтеп керә. 922 елда Ислам Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми дине булып әверелә. Үзбәк хан идарә иткән чорда Алтын Урда тулысынча исламлаштырыла. Исламның һәм мөселман руханиларының позицияләре ныгуы Казан, Әстерхан, Кырым һәм башка татар ханлыклары оешкач тәмамлана. Сәедләр арасыннан гына сайланган руханилар башлыгы дәүләттә ханнан кала беренче кеше булып санала, тәхеттә ханнар алмашу аралыгында аңа ил белән идарә итү хокукы бирелә. Казан ханлыгын яулау вакытында җирле халыкның аяусыз көрәшкә күтәрелүендә диннең йогынтысы көчле була. 1555 елда төбәктә яшәүчеләрне христианлаштыру өчен архиепископ кафедрасы төзелә. Патша Фёдор Иоаннович (1584–1598 еллар) тарафыннан «барлык мәчетләрне җимереп, аларның тәмам тамырын корыту» турындагы фәрман чыгарыла. 1670–1671 елларда С.Т.Разин җитәкчелегендәге, 1773–1775 елларда Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге татарлар актив катнашкан крәстиян сугышлары патша хөкүмәтен милли сәясәткә билгеле бер үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итә. Екатерина II нең 1773 елгы Фәрманы Россия империясендәге башка диннәргә, шул исәптән исламга карата түземлелек башлангычларын гамәлгә кертә. 1788 дә Екатерина IIнең Фәрманы буенча, Уфа дини Мөхәммәди канун Җыены оештырыла. Мәчетләр төзелә, мәктәпләр һәм мәдрәсәләр ачыла башлый. Алар арасында аеруча мәгълүм булганнары - «Мөхәммәдия», «Касыймия», «Мәрҗания», «Халидия», «Госмания», «Гаффария», авыл җирләрендә - «Буби», «Кышкар мәдрәсәсе», Курса, Ташкичү, Түнтәр, Сатыш авылларындагы мәдрәсәләр. Казанда югары типтагы 12 мәдрәсә була, алар каршында 24 урта һәм 13 башлангыч мәктәп эшли. Совет чорында дин иреге бетерелә. 1990 нчы елларда ислам Татарстанда яңарыш чоры кичерә, мәчетләр ачыла, мөселман уку йортлары барлыкка килә.