Тарих

САРАЙ әл-МӘХРУСӘ

САРАЙ әл-МӘХРУСӘ (гарәпчәдән – Аллаһ саклаган Сарай) (Сарай Бату), XIII–XV йөзләргә караган урта гасырлар шәһәре, 1254 ел тирәсендә Батый хан тарафыннан нигезләнә. Алтын Урданың беренче башкаласы, аның икътисади һәм сәүдә үзәге, 1282 елдан анда акча сугыла. Корылмалары тыгыз итеп, кварталлап урнаштырылган, үзәк өлешендә суүткәргеч һәм канализация челтәре булган. Һәр кварталда базар, мәчет һәм башка җәмәгать биналары була. Һөнәрчеләр аерым кварталларда яши. Шәһәр халкының йортлары, башлыча, яндырылмаган кирпечтән салына. Зиннәтле аксөяк йортлары, зиратлар шәһәр читендә урнаша. Археологик калдыклары Әстерхан өлкәсенең Селитренное авылы янында табылган.

Мәкаләдәге сылтамалар