География

Уфа ярусы

Уфа ярусы

УФА ЯРУСЫ (Уфа шәһәре исеменнән)

Пермь системасы (чоры) түбән (Урал буе) бүлегенең югары өлешендәге утырмалары, Казан ярусы алдыннан түбән Пермьнең Көнгер ярусы токымнарыннан соң килә. Яше 270,6–272 миллион ел. 1915 елда билгеләнә.

Татарстан территориясендә Уфа ярусы токымнары (калынлыгы 90 м га кадәр) көнчыгышта Шөгер-Соколка-Тәкәнеш линиясенә кадәр таралган, сульфатлы-карбонатлы һәм төрле төстәге токымнарның: яшькелт-соры доломитлар һәм доломитлы мергельләр, шәмәхә, аксыл шәмәхә, кызгылт известьташлар, яшькелт һәм коңгырт-соры балчыклар, яшькелт-зәңгәрсу-соры комташлар һәм алевролитлар, гипс, ангидрит һәм брекчияләрнең комлы-балчыксыл катламыннан тора.

Уфа ярусы утырмаларында елга моллюсклары, кысласыманнар (остракода), мүк, абагасыманнар калдыклары очрый, минераль су («Ижевский №1» һәм «Яр Чаллы») бакыр рудалары һәм битумнар чыганаклары, Ba, Sr, Au чагылмалары билгеләнә.