География

ПЕРМЬ СИСТЕМАСЫ (ЧОРЫ)

ПЕРМЬ СИСТЕМАСЫ (ЧОРЫ)

ПЕРМЬ СИСТЕМАСЫ (ЧОРЫ), Пермь (элекке Пермь губернасы атамасы буенча), Җирнең геологик тарихындагы палеозой эратемасының (эрасының) соңгы (алтынчы) системасы (чоры). 299±0,8 миллион ел элек башлана, 48±0,4 миллион ел дәвам итә. 3 бүлеккә һәм 9 яруска бүленә. 1841 елда инглиз геологы Р.Мурчисон тарафыннан билгеләнә.

Пермь системасы интенсив тектоник хәрәкәтләр белән характерлана. Материклар күчеше дәвам итә, Европа төньякка күчә һәм Азия белән тоташа, алар кушылган урында Урал таулары формалаша башлый. Татарстан территориясе төньякка күчә һәм хәзерге торышыннан көнбатышкарак борыла. Җылы һәм коры климат шартларында диңгез, лагуна һәм континенталь утырмалар: доломитлар, известьташ, гипс, балчык, кызгылт комсу-балчыксыл токымнар хасил була. Пермь системасының органик дөньясы җир өсте үсемлек һәм хайваннарының роле арту белән характерлана; палеозой чоры хайваннары һәм үсемлекләре үлеп бетә һәм яңа төркемнәр барлыкка килә. Мүкләр, диңгезләрдә яшел суүсемнәр зур роль уйный башлый.

Хайваннар дөньясы бай һәм төрле булуы белән аерылып тора: диңгезләрдә – бер күзәнәкле хайваннар (фораминифералар), мәрҗәннәр, моллюсклар, акуласыманнар һәм тәңкәле балыклар, төче сулыкларда ишкәгаяклы кысласыманнар яши. Бөҗәкләрнең (элпәканатлылар), үрмәкүчсыманнарның, җир-су хайваннарының (панцирь башлылар, бака-кәлтәләр) яңа отрядлары барлыкка килә, җәнлексыман сөйрәлүчеләр зурая. Татарстан территориясендә имезүчеләрнең беренче җылы канлы бабалары – хәнҗәрсыман казык тешле парейазаврларның (3 м га кадәр озынлыкта) калдыклары табыла. Пермь чорының гомуми калынлыгы 600 м дан артык.

Татарстан Республикасы территориясендә Пермь чоры утырмаларына известьташ, доломит, гипс, битум, нефть, минераль су чыганаклары (17–19 йөзләрдә бакыр рудалары чыгарыла) туры килә.