География

КАЗАН ЯРУСЫ

КАЗАН ЯРУСЫ

КАЗАН ЯРУСЫ, рус цехштейны, Пермь системасы (чоры)бүлегенең аскы өлешендәге тау токымнары катламнары. 1915 елда А.В.Нечаев тарафыннан билгеләнә, исеме Казан губернасы атамасыннан алына.

Көнчыгыш һәм Төньяк-Көнчыгыш Европа платформасында киң таралган. Татарстан Республикасында, көньяк һәм үзәк өлештән тыш, Казан ярусы барлык территорияне алып тора, Уфа (Көнбатышта) һәм Сакмар ярусында, татар катламы белән, ә ерак Көньяк-Көнбатышта юра утыртмалары белән ябылган.

2 асъяруска бүленә. Түбәнгесе соры известьташтан тора һәм анда мергель, балчык һәм комлык катламнары була. Көнбатышта аны доломитлар алыштыра, Көнчыгышта кызыл төстәге (кайбер җирдә битумлы) токымнар күбрәк. Калынлыгы 85 м га җитә. Югары асъярус – доломитлы (кайчак битумлы) катлау известьташ, балчык, комлы катламнардан, гипс яки ангидрит линзаларыннан; Көнчыгышта күбрәк кызыл төстәге комлы-балчыклы ятмалардан тора. Калынлыгы урыны белән 100 м га, гомуми тирәнлеге 200 м га җитә.

Килеп чыгышы белән Казан ярусы токымнары яр буе – континенталь һәм сай диңгез утырымнары. Идел, Кама, Нократ һәм аларның кушылдыклары Чишмә, Зәй, Минзәлә, Казансу ярлары буенда Казан ярусы өскә чыга. Иделнең уң ярында Югары Ослан районы Печище авылы янында югары Казан асъярусы стратотибы күренә ( Печище геологик киселеше). Казан ярусы ятмаларына ташлы төзү материаллары, гипс, битум, мәрмәрле оникс һәм башкалар керә, XIX йөз уртасына кадәр алардан бакыр алына. Татарстан Республикасының кайбер районнарында карст чоңгыллары Казан ярусы белән бәйле.