География

АНГИДРИТ

АНГИДРИТ

АНГИДРИТ (грекчадан an – тискәре кисәкчә, hydor - су), синвулькинит, Жигули, Бергамо мәрмәре.

1) Сульфатлар классындагы минерал, Ca[SO4]. Составында CaO (41,2%), Ba, Mg, Sr кушылмалары бар. Ромбсыман сингонияле кристаллар; калын шакмак һәм призма формасында, гадәттә тоташ бөртекле масса яисә җепселле агрегатлар хасил итә. Төссез, зәңгәрсу-соры яки алсу төстә. Пыяласыман ялтырый. Катылыгы 3,5–3,8. Тыгызлыгы 2,9– 3 г/см3. Су белән кушылып, нормаль атмосфера басымында гипска әверелә һәм күләме арта (30% тан артык). Порошок хәлендә H2SO4 тә эри, ләкин, кальцит һәм доломиттан аермалы буларак, CO2 бүлеп чыгармый. Татарстан территориясендә утырма токымнарда очрый.

2) Вак бөртекле тыгыз утырма тау токымы. Башлыча, ангридит минералларыннан тора һәм йомык бассейннарда CaSO4 нең химик утырма продуктыннан гыйбарәт. Республиканың күп урыннарында Пермь системасының Көнгер һәм Сакмар ярусларында шактый зур тупланышлары һәм ятмалары бар. Ангидрит рудалардан флотация ысулы белән аерып алына. Ашлама итеп файдаланыла, цемент, сульфат кислотасы эшләп чыгаруда чимал булып тора һәм декоратив-гамәли сәнгатьтә кулланыла.

Мәкаләдәге сылтамалар