География

ДОЛОМИТ

ДОЛОМИТ

ДОЛОМИТ (француз геологы Гратё де Доломьё исеме белән бәйле)

1) карбонатлар классы минералы, CaMg[CO3]2; составы: CaO – 30,4%, MgO – 21,9%; кушылмалары Fe, Mn, Zn һәм башкалар – 47,7%. Кристаллары пыяласыман ялтыравыклы ромбоэдрик, агрегатлары кристаллик-бөртекле. Соргылт-ак, кайвакыт сарырак, көрәнсу яки яшькелт төсләрдә була. Катылыгы 3,5–4,0. Уалучан. Тыгызлыгы 2,8–2,9 г/см3. Гадәти температурада HCIда (кальциттан аермалы буларак) кайнап чыкмыйча гына акрын эри.

2) 50% һәм аннан да күбрәк доломит минералыннан торучы утырма тау токымы; доломит 25–49% булганда – доломитлы известьташ, 50–89% та – известьле доломит. Кальцит, ангидрит, гипс, магнезит, сидерит белән кушылмалары булырга мөмкин. Тыгыз яки каверналы-күзәнәкле була. Диңгезләрдә, диңгез култыкларында, күлләрдә известьле-магнезиаль ләм диагенетик үзгәргәндә, известьташлар метасоматик доломитлашканда, гидротермаль процесслар вакытында барлыкка килә. Эре, вак һәм яшерен кристаллик агрегатлар, гипергенезда еш кына ончыл. Барлык континентларның төрле яшьтәге утырмаларында таралган.

Төп чыгаручы илләр – Бөекбритания, Канада, Япония, Россия. Дөньяда (елына миллион тонналарда) 40–60, Россия Федерациясендә – 20 гә якын, Татарстан Республикасында – 0,6–0,8 (известьташлар белән бергә) чыгарыла. Россия Федерациясендә Урал сөзәклекләрендә, Идел елгасы ярларында һәм башка урыннарда табылган. Татарстан Республикасы территориясендә доломит палеозой һәм венд яшендәге утырмаларда киң таралган. Аларда аның: ак, соры, саргылт-көрән-соры, көрән төслеләре; вак һәм сирәк кристаллы; балчык, алевролит, известьташ, линза һәм тамыр катламнары катнаш бөртекле; шулай ук гипслы, ангидритлы һәм башка төрләре бар.

Каверналы долмитларда – нефть һәм битум ятмалары, тыгыз һәм көпшәк долмитларда мәрмәр ониксы һәм аметист чагылышлары ачыкланган. Доломит магнезиаль известь, вакташ, утка чыдам материал, ясалма мәрмәр, ксилолит, фибролит, җылылыкны саклаучы материаллар, пыяла ясау өчен яраклы; доломит оны ачы комсу туфракны известьләү өчен кулланыла.