География

МӘЛӘКӘС БАТЫНКЫЛЫГЫ

МӘЛӘКӘС БАТЫНКЫЛЫГЫ

МӘЛӘКӘС БАТЫНКЫЛЫГЫ, Татар, Токмов һәм Жигули-Пугачёв гөмбәзләре арасында урнашкан тектоник структура. Үлчәме 200×250 км, төрле горизонтлар буенча амплитудасы 300–600 м. Мәләкәс батынкылыгында кристаллик нигез түбәсе буенча күмелгән Серноводск-Абдуллино рифей авлакогенының көнбатыш өлешен һәм Әлки-Пичкас убылмасын билгеләп үтәләр. Авлакоген зонасында нигез 3000–3500 м һәм аннан да зуррак тирәнлектә ята.

Мәләкәс батынкылыгының борт өлешләре баскычсыман төшә торган (тирәндәге җимерелүләр буенча) һәм локаль чыгынтылардан тора, төньяк-көнбатыштагы төшеп торган участок башка рифей утырмалары белән тулган. Мәләкәс батынкылыгы югары горизонтларда (терригенлы девон түбәсе буенча) сөзәкләнә. Аның төзелеше карбонның турней ярусы өслеге буенча Кама-Кинель бөгелешләр системасы һәм аның бортындагы риф комплекслары йогынтысында катлаулана. Мәләкәс батынкылыгында югары карбон һәм түбән Пермь түбәсе буенча геологик киселештән өскә таба 3 тектоник элементны аералар – структур баскычсыман зоналар, валлар һәм локаль күтәрелешләр белән катлауланган көнчыгыш һәм көнбатыш бортлар, үзәк өлеш. Төшеп торган үзәк зона дүртенчел чорда көнбатышка таба Идел елгасының хәзерге үзәненә күчә.

Мәлкәс батынкылыгының көнчыгыш бортында, нигездә девон һәм сирәк кенә ташкүмер утырмаларында, уннарча нефть чыганагы табылган (иң эреләре – Нурлат һәм Енорускино). Өстәрәк ятучы утырмаларда күпсанлы руда булмаган файдалы казылмалар ачыкланган: гипс, мәрмәр оникс, битумнар, бентонит, кирпеч һәм керамзит балчыклары, известьташлар, доломит, күмер һәм башкалар.