География

ИДЕЛ

ИДЕЛ

ИДЕЛ (борынгы исеме Ра; урта гасырларда – Итил), Россиянең Европа өлешендә, Европада иң зур һәм дөньяда океанга коймаучы иң озын елга. ГЭСлар каскады һәм сусаклагычлар төзелгәнгә кадәр озынлыгы 3690 км, хәзер 3530 км (ТР чикләрендә 180 км), бассейнының мәйданы 1360 мең км2 (ТР чикләрендә Кама елгасы бассейныннан тыш 30 мең км2).

Валдай калкулыгыннан 228 м абсолют биеклектә башлана, 28 м биеклектә Каспий диңгезенә коя (гомуми агып төшү биеклеге 256 м, Татарстан Республикасы чикләрендә Куйбышев сусаклагычы су белән тулганчы 9,5 м–43,5 тән 34,0 м га кадәр була). Иделдә 9 сусаклагыч төзелгән, аларның иң зурысы Куйбышев сусаклагычы, хәзерге вакытта Идел агымлы күлләр системасыннан гыйбарәт. Казанга кадәр Идел географик киңлек юнәлешендә диярлек, ә аннары меридиан юнәлешендә ага. Тамак өлешендә 500 гә якын кушылдыгы һәм тармагы булган 12 мең км2 га якын мәйданлы дельта хасил итә. Идел бассейнының елгалар системасы гомуми озынлыгы 574 мең км булган 151 мең елга һәм инешне үз эченә ала. Идел елгасының үзәне кискен асимметрик: уңъяк битләүләре текә һәм биек, төп токымнардан тора; сулъяк битләүләр сөзәгрәк, анда аллювиаль террасалар киң урын алып тора.

Иделне 3 өлешкә бүлү кабул ителгән: югарыгы Идел (башыннан Ока елгасы тамагына кадәр), урта Идел (Ока елгасы тамагыннан Жигули тауларына кадәр), түбәнге Идел (Жигули тауларыннан елга тамагына кадәр). Югарыгы Идел дымлы урман зонасыннан үтә, шунлыктан елга буенча түбәнгә таба сулылыкның бик тиз артуы күзәтелә (сусаклагычлар белән агымны ясалма көйләгәнгә кадәр суның уртача еллык чыгымы Тверь шәһәре янында – 182, Ярославльдә – 1110, Түбән Новгородта 2970 м3/с тәшкил иткән). Бассейнына Татарстан Республикасының барлык территориясе кергән урта Идел тагын да мул сулырак (Татарстан Республикасының көнбатыш чигендә суның уртача еллык чыгымы 3500 м3/с тирәсе). Татарстан Республикасында аңа иң зур кушылдык – Кама кушыла. Иделгә Зөя, Казансу һәм башка вак елгалар да коя. Түбәнге Идел дала һәм ярымдала буйлап ага, шунлыктан сулылыгының артуы сизелерлек түгел.

Иделнең үсемлек һәм хайваннар дөньясы бай һәм күп төрле. Үсемлекләрнең 1360 (аларның 342 се – югары төзелешле), хайваннарның2288 төре бар.

Идел ярлары буенда күп кенә саклаулы территорияләр бар, шуларның аеруча мөһимнәре: Идел-Кама саклаулыгының Саралан участогы, Лобач тавы, Тәмте кылган даласы, «Дачный» урман массивы («КГУ зоостанциясе»), Тархан имәнлекләре, Печище геологик киселеше һәм башкалар.

Идел ярларында 9 өлкә үзәге һәм 2 республиканың башкалалары урнашкан. Татарстан Республикасының Идел буенда урнашкан шәһәр һәм башка торак пунктларында 1,3 миллионнан артык кеше яши (республика халкының 35% ка якыны). Идел элек-электән транспорт артериясе буларак билгеле. Иделдә Татарстан Республикасында иң эреләрдән булган Казан-Яшел Үзән сәнәгать төене формалашкан, Казан елга порты урнашкан.

Идел ярларында Идел буеның борынгы шәһәрләре төзелгән була (Итил, Болгар, Сарай әл-Мәхрусә, Сарай әл-Җәдид, Үкәк, Казан һәм башкалар). Хәзәр каганлыгы, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан һәм Әстерхан ханлыклары да Идел буенда урнашкан була.

Идел елгасының матурлыгы, олылыгы, куәте аның ярлары буенда яшәүче барлык халыкларның риваять, легенда, җырларында, рәсем сәнгатендә тасвирлана. Аңа Н.А.Некрасов, И.Е.Репин, И.Е.Левитан, А.М.Горький, Н.Д.Кузнецов, А.С.Ключарёв, Б.И.Урманче, М.Г.Усманов һәм башкалар дан җырлый.