География

ДЕВОН СИСТЕМАСЫ (ЧОРЫ)

ДЕВОН СИСТЕМАСЫ (ЧОРЫ)

ДЕВОН СИСТЕМАСЫ (ЧОРЫ), девон (бу системаның утырмалары беренче булып табылганга, Англиядәге Девоншир графлыгы исеме белән бәйле), Җирнең геологик тарихында палеозой эрасының дүртенче чорына туры килә торган палеозой эратемасының астан дүртенче системасы.

Стратиграфик шкалада силур системасыннан соң, ә ташкүмер системасыннан алда урнашкан. 410 миллион ел элек башлана һәм 60 миллион елга якын сузыла. 3 бүлеккә һәм 7 яруска бүленә. Татарстан Республикасында югары һәм урта бүлекләр һәм фамен, франк, живет, эйфель яруслары сакланган.

Девонда экватор хәзерге торышына 55–65º почмак ясап урнаша һәм Кавказ, Көнчыгыш Европа платформасы һәм Скандинавия аша уза. Ул чорда Төньяк полюс хәзерге Тын океан территориясен били. Татарстан Республикасы территориясе тропик гумид поясы зонасында була.

Бу вакытта үсемлекләр материкларны яулап ала башлый, беренче абагасыманнар, иң борынгы ачык орлыклылар, буынтык сабаклылар барлыкка килә, җир өсте хайваннары, континент бассейннарында балыклар үрчи («балык гасыры»). Девон ахырында чукканатлы балыклардан беренче амфибияләр – стегоцефаллар барлыкка килә, диңгез умырткасызлары: брахиоподлар, остракод, мәрҗәннәр киң үсеш ала, бөҗәкләр арасында челтәрканатлылар арта.

Татарстан Республикасы территориясендә иң борынгы девон утырмалары эйфель (көнчыгышта) һәм живет (көнбатыштан кала) ярусларыннан тора. Алар диңгез утырмалары: комташ, алеврит, известьташ катнаш (көнчыгышта - мәрҗәнле) аргиллитлар, комлы-оолит брекчияле доломитлар, тимерле минераллардан (шамозит, сидерит) гыйбарәт.

Урта девон ахырында, Пашия (югары девон) вакытында, территориянең азрак күтәрелүеннән соң диңгезнең яңадан күтәрелүе башлана, гипс, ангидрит, мергель, балчыксыл битумлы сланецлар, комташ, балчык катламнары катнаш доломит утырмалары һәм известьташлар аерылып чыга.

Татарстан Республикасында девон утырмаларның гомуми калынлыгы 600-800 м, урыны белән 150–200 м тәшкил итә. Девон утырмаларына Көнчыгыш Европа платформасының кырый өлешенең (Идел-Урал бассейны) уңай структуралары белән бәйле төп нефть тупланмалары һәм янучан битумлы сланецлар туры килә. Дөньяның башка төбәкләрендә девон утырмаларында ташкүмер, алмаз, Fe, Mn, Ni, Cr, Au һ.б. ятмалары табылган.