География

Икътисад һәм сәнәгать

Икътисад һәм сәнәгать

Республика территориясен хуҗалык эшләре белән шөгыльләнү максатыннан үзләштерә башлау турындагы мәгълүматлар бронза гасырына (б.э.к. 2 меңенче елга) карый. Бу вакытта кабиләләр, аучылык, балыкчылык һәм җыючылык белән беррәттән, терлекчелек һәм игенчелек белән дә шөгыльләнә башлыйлар.

IХ гасыр ахыры – X гасыр башында беренче дәүләт – Идел буе Болгар дәүләте оеша. Көнчыгыш Европа чикләрендә ул озак вакытлар дәвамында иң алга киткән дәүләт була. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүдән тыш, болгарлар чуен койганнар, тәңкәләр сукканнар, ювелир бизәнү әйберләре һәм күн әйберләр җитештергәннәр. Ислам дине кабул ителгәч, мәгариф системасы барлыкка килә.

XIII гасырдан XV гасырга кадәр Идел буе Болгар дәүләте Алтын Урда составында була, ә ул җимерелгәч, яңа дәүләт – Казан ханлыгы төзелә. Идел буе Болгар дәүләтенең этник, тел, мәдәни һәм сәүдә-икътисади традицияләре дәвам итә. Металлургия, металл эшкәртү, тимерчелек, күн һәм тире эшкәртү, ювелир әйберләр җитештерүгә караган һөнәрчелек үзәкләре булган шәһәрләр һәм авыллар актив рәвештә үсә.

1552 елда Казанны алганнан соң, Казан ханлыгы Россия дәүләтенә кушыла, XVIII гасыр башында исә, Петр I указы белән илнең көнчыгышыннан Уралга кадәр Казан губернасы төзелә. Беренче сәнәгать оешмалары барлыкка килү дә шушы вакыт аралыгына карый. XIX гасырда крепостнойлык бетерелгәч, аларның саны шактый арта.

Территориянең сәнәгый үзләштерелүенә уңайлы географик урын да тәэсир иткән: Россиянең Үзәк-Европа өлешендәге кулланучылар һәм Уралның чимал базасы, Идел һәм Кама аша су транспорты юлы, Себер һәм Оренбургка коры җир юллары. Шулай ук халык мәгариф системасының тәэсире дә тарихи дәлилләнгән факт булып тора.

1920 елда Совет власте дәверендә Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелә. Бөек Ватан сугышы алды елларында республика сәнәгате нык үсеш ала. Машина төзелеше (авиатөзелеш, приборлар төзү), җылылык энергетикасы барлыкка килә, агач эшкәртү һәм химия сәнәгате (синтетик каучук, фотохимия һәм резина әйберләре җитештерү) үсеш ала. Сәнәгать товарлары җитештерүнең күләмен арттыру нәтиҗәсендә, республика илнең индустриаль-аграр субъектлары исемлегенә керә.

Бөек Ватан сугышы елларында республикага машина төзү предприятияләре, сәгать заводы, тукыма җитештерү сәнәгате оешмаларын эвакуациялиләр, алар җитештергән товарларның күпчелеге читкә чыгарыла.

Шөгер нефть ятмалары табылу белән, республиканың яңа икътисади үсеш этабы башлана. Илнең барлык почмакларыннан хезмәт ресурслары монда тартыла. Разведка һәм нефть табу, бораулау җиһазларын ремонтлау өчен кирәкле булган авыр машина төзелеше комплексының яңа тармаклары барлыкка килә. Төзелеш материалларына ихтыяҗ арту сәбәпле, бетон һәм тимер-бетон әйберләр җитештерү барлыкка килә, электр энергиясенә кытлык Идел буенда иң эре Зәй ГРЭСы, шулай ук Урыссу ГРЭСлары төзелү белән компенсацияләнә.

Көньяк-көнчыгышта яңа торак челтәре барлыкка килә, яңа шәһәрләр үсеп чыга, сәнәгать җитештерүе концентрациясе үсә. Нефть табу, иярчен газ эшкәртү, электр энергиясе җитештерү буенча махсуслашкан Әлмәт-Бөгелмә сәнәгать төене барлыкка килә. Төзелеш материаллары сәнәгате, азык-төлек индустриясе үсеш ала.

Республиканың төньяк-көнчыгышында сәнәгать үзәкләре Түбән Кама (нефть химиясе), Яр Чаллы (автомобиль төзелеше) шәһәрләрендә булган Россия Федерациясендә иң эре Түбән Кама территориаль-җитештерү комплексы төзелә. Аңа да хезмәт ресурсларын илнең төрле төбәкләреннән чакыралар. Территориаль-җитештерү комплексы эшчәнлеген тәэмин итү өчен Кама автомобиль заводы ТЭЦы, Кама елгасында Түбән Кама ГЭСы корылмалары төзелә.

Бу елларда Казанда органик синтез продукцияләре җитештерү күләме арттырыла, машина төзелешенең әйдәп баручы тармакларын үстерү дәвам итә, уникаль медицина инструментлары һәм компрессор җиһазлары җитештерү барлыкка килә.

80 нче еллар уртасы – 90 нчы еллар башына республика Россия Федерациясенең индустриаль яктан иң алга киткән регионнарыннан берсенә әверелә.

90 нчы елларда икътисад үсешендә хуҗалык алып баруның планлы төреннән базар икътисады төренә күчеш була. Республика хөкүмәте тарафыннаан икътисадтагы кризис күренешләрен җиңеп чыгуга, иҗтимагый киеренкелекне киметүгә, республикада икътисади һәм иҗтимагый-сәяси хәлне әкренләп стабильләштерүгә юнәлдерелгән Халык хуҗалыгын стабильләштерү һәм базар икътисадына күчү Программасы кабул ителә.

1994 елда Татарстан “Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте власте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турынды” шартнамәгә кул куя. Хөкүмәтара килешүләр нәтиҗәсендә 90% ка якын милек – республиканыкына, 10% милек федераль хөкүмәтнекенә әйләнә.

Куәтле җитештерү потенциалы һәм матди, хезмәт һәм финанс ресурслары белән идарә итү мөмкинлегенә ия булу аркасында, җирле шартлар үзенчәлеген искә алып, Татарстан Республикасы икътисади реформалар үткәрә. Реформалар вакытында, базар мөнәсәбәтләренә әкренләп керә шартларында, товар җитештерә торган төп икътисади секторларга ярдәм кулы сузыла, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең тормыш дәрәҗәсе кискен начараюга юл куелмый. Республика ярдәме белән кече һәм урта бизнес актив рәвештә үсә. Болар барысы да республика икътисады үсешенең чагыштырмача югары үсеш дәрәҗәсен тәэмин итте, төп секторлар булган сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында алдынгы позицияләрне саклап калырга ярдәм итте.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең иң стабиль һәм динамик үсә торган субъектларының берсе. Уңайлы географик урыны, бай табигый ресурслар, катлаулы тармак структурасына ия күптармаклы сәнәгать, югары квалификацияле кадрлар, югары фәнни һәм техник потенциал, тотрыклы сәяси мохит, алдынгы үсешле законнар чыгару базасына ия булу республиканың киләчәктәге икътисади үсешенә, халыкара икътисади мөнәсәбәтләр системасы интеграцияcенә кирәкле алшартлар тудыра.

Татарстанның икътисады регионның тулаем җитештерү күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында 6 урында тора. 2011 елда региональ тулай продукты (ВРП) 1250 миллиард сум тәшкил иткән. Тулай региональ продукт эчендә сәнәгать – 44,1%, хезмәт күрсәтү секторы – 20%, сәүдә – 12,5%, төзелеш – 8,6%, авыл хуҗалыгы – 7,7%, транспорт – 7,1% тәшкил итә. Татарстанның тулай региональ продуктында кече һәм урта бизнес 25% ны алып тора. Республиканың тармак иктисадында 1,107 миллион кеше мәшгуль.

Хәзерге вакытта республика дәүләт органнары эшчәнлегендә инновация-инвестиция сәясәтен актив үткәрү өстенлекле юнәлеш булып тора. Инвестицияләр күләме буенча республика Россия Федерациячендә – 6нчы, һәм Идел буе федераль округында 1нче урында тора. Инновацион тавар һәм хезмәт күрсәтү 2010 елда тулай региональ продукт күләменең 18% ын тәшкил иткән. Бу Россия буенча уртача күрсәткечтән 1,5–2 тапкыр артыграк.

Инвестицияләр җәлеп итү өчен, финанс һәм оештыру чаралары (ташламалы салым, ирекле икътисади зона төзү, төзелеш өчен җир бүлеп бирү мөмкинлеге һ.б. ) бергә үткәрелә. Бу исә киләчәктә икътисади үсешне тәэмин итәргә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә булышачак. Шул сәбәпле республиканың зур фәнни-техник потенциалыннан файдаланырга, инвестицияләр, кече һәм урта бизнес үсеше өчен уңайлы шартлар тудырырга, сәнәгатьтә һәм бюджет сферасында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырырга кирәк булачак.

СӘНӘГАТЬ

Сәнәгать җитештерүе Татарстан икътисадының нигезен тәшкил итә. Сәнәгать тармагында эшләүчеләрнең саны – 349,2 мең кеше һәм икътисади актив халыкның 16,7% ын алып тора.

2010 елда республикада сәнәгать җитештерүе күләме беренче тапкыр триллион сумнан артып китеп, 1 триллион 44,4 миллиард сум тәшкил иткән. Җитештерү күләменең иң зур өлеше түбәндәге тармакларга туры килә: файдалы казылмалар табу – 29,7%, химия товарлары җитештерү – 14,7%, транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерү – 13,7%, нефть продуктлары җитештерү – 9,7%, электр энергиясе, газ, су табу һәм тарату сәнәгате – 8,3%.

2008 елдан башлап, сәнәгать җитештерүенең артуы күзәтелә. Аеруча түбәндәге тармакларда җитештерү күләме зур: күн һәм тире әйберләре җитештерү, аяк киемнәре тегү, тегү һәм текстиль әйберләре җитештерү, транспорт чаралары һәм җиһазлары, резина һәм пластмасса әйберләр җитештерү, электр җиһазлары җитештерү, электрон һәм оптика җиһазлары җитештерү һәм башка металл булмаган минераль продуктлар җитештерү.

Республика экспортындагы традицион таварларның эчке икътисади коньюнктурасы яхшыру, шулай ук сыйфаты яхшырганлыктан, аларның конкурентлык сәләте үсү, машина төзелеше продукциясенә сорау арту, дәүләт органнары тарафыннан модернизация, эш урыннарын саклап калуга юнәлдерелгән чаралар үткәрелү, инвестицияләр җәлеп итү, заманча инновацион җитештерүчәнлек булдыру – барысы да сәнәгать җитештерүенең күләме артуга китерде. Инвестицияләр структурасында иң зур өлеш энергетика һәм нефть-газ химиясе тармакларына туры килә, шуларның 60%ы – “ТАНЕКО” комплексыныкы (Түбән Кама шәһәрендә).

Республиканың сәнәгать профилен ягулык һәм нефть химиясе тармаклары, машина төзелеше, элект энергетикасы билгели.

Сәнәгать структурасында чимал эшкәртү производстволарының (62%) роле зур. 2009 ел белән чагыштырганда, чимал эшкәртү 3,8 % ка үскән, ә чимал табу – 2,8% ка, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү 1% ка кимегән.

Сәнәгатьнең чимал эшкәртү секторы үсешенә түбәндәге тармаклар аеруча зур өлеш керттеләр: транспорт чаралары һәм җиһазлары җитештерү (2009 ел белән чагыштырганда 130,4% ка үскән), резина һәм пластмасса әйберләр җитештерү (128,8%), электр, электрон һәм оптика җиһазлары җитештерү (128,8%), машиналар һәм җиһазлар җитештерү (128,8%), башка металл булмаган минераль продуктлар җитештерү (118,4%), химия товарлары җитештерү (110,1%), нефть продуктлары җитештерү (108,4%). Агач эшкәртү һәм агачтан әйберләр җитештерү кимегән (81,5%).

2010 ел йомгаклары буенча керемле предприятиеләр якынча 72%, ә керемнәре булмаганнар 28% тәшкил иткән. 2010 елда сәнәгатьтә сату рентабельлеге 15,4% булган. Бу күрсәткеч файдалы казылмалар табу (34,8%), целлюлоза-кәгазь җитештерү, нәшрият һәм полиграфия эшчәнлеге (16,2%), химия җитештерүчәнлеге, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм тарату (10,5%), кокс һәм нефть продуктлары җитештерүдә (10,7%) аеруча югары.

Чимал табу сәнәгатенең нигезен нефть һәм иярчен газ чыгару тәшкил итә. 2011 елда 32,5 миллион тонна нефть табылган (гомумроссия күрсәткеченең 6,5% ын тәшкил итә).

Сәнәгать продукциясенең кайбер төрләрен җитештерү күрсәткечләре:

  • электр энергиясе – 24,4 млрд.кВт.сәг.
  • иярчен газ – 830 млн куб м.
  • автомобильләр өчен бензин – 1576.5 мең т.
  • дизель ягулык – 2128,2 мең т.
  • мазут – 2081,5 мең т.
  • йөк машиналары – 43,1 мең данә
  • тракторлар – 2501 данә
  • автобуслар – 2,8 мең
  • җиңел машиналар – 11,5 мең данә
  • көнкүреш суыткычлары һәм туңдыргычлар – 300 мең данә
  • йөк һәм җиңел машиналар өчен шиналар – 11,1 млн данә
  • беренчел формадагы этилен полимерлары – 200 мең т.
  • синтетик каучук – 508,9 мең т.
  • минераль ашламалар – 73,1 мең т.
  • тимер торбалар – 175,1 мең т.
  • кәгазь – 114,7 мең т.
  • катыргы – 101,6 мең т.

Моннан тыш республикада вертолетлар, самолетлар, авиация двигательләре, суднолар, төрле кирәк-ярак өчен кораллар; электротехника, күтәртү транспорты, суткычлар һәм нефть табу һәм җитештерү өчен җиһазлар; резинатехника әйберләре, медицина инструментлары, көнкүреш химиясе товарлары, химик-фармацевтика препаратлары, аш-су савыт-саба, фанер, агач плитәләр, җиһазлар; җиңел сәнәгать (тукымалар, мех һәм күн әйберләре, трикотаж, аяк киемнәре), азык-төлек сәнәгате (ит, шикәр, сөт ризыклары, макарон әйберләре, консервалар) продуктлары җитештерелә.

Татарстан Россиянең 16 тоннадан авыррак йөк машиналары базарының 55% тан артыгын били, тракторларның 24%, Россиядә җитештерелгән полистиролның 60% ын, полиэтиленның 50% ын, синтетик каучукның 40% тан артыгын һәм автомобиль шиналарының өчтән берен җитештерә.

Кайбер сәнәгать товарлары Россия Федерациясенең башка субъектларыннан һәм чит илләрдән кертелә: ташкүмер, табигый газ, металлар һәм прокат, троллейбуслар, локомотивлар, тимер юл вагоннары, комбайннар, сәнәгать өчен технология җиһазлары (нефть чыгару тармагыннан кала), көнкүреш техникасы, калийлы ашламалар, йон һәм ефәк тукымалар, обойлар, цемент, тәрәзә пыялалары, келәмнәр, велосипедлар һәм мотоцикллар, үсемлек мае, балык консервалары һ.б. Соңгы елларда автобуслар, тракторлар, автомобиль өчен бензин, майлау материаллары һәм башка төр продукция эшләп чыгара башлап, импорттан бәйлелекнең бераз кимүенә ирешелде.

Татарстанда берничә технопарк челтәре үсеш алды. “ИДЕЯ” инновация-җитештерү технопаркы” ААҖ (Казан), “Мастер” Кама индустрия паркы мәйданчыгы (Яр Чаллы), “Химград” технополисы (Казан).

2005 ел азагында Россия һәм халыкара компанияләр сәнәгать җитештерү өлкәсендәге инвестиция проектларын аеруча уңайлы шартларда тормышка ашырсын өчен, Россиядә иң эре сәнәгый-җитештерү тибындагы “Алабуга” үзенчәлекле икътисади зонасы (Алабуга шәһәрендә) төзелде.

КАЗЫЛМА БАЙЛЫКЛАР ЧЫГАРУ СӘНӘГАТЕ

Татарстан Республикасы Россия Федерациясендәге иң мөһим минераль чималлы регионнардан санала. Сәнәгатьнең бу төр тармакларында 33,6 мең кеше, ягъни республикадагы икътисади автив халыкның 2,5 % ы , ә гомум сәнәгать тармагындагыларының 9,4 % ы эшли. Гомуми сәнәгать җитештерүе күләменең өчтән бер өлеше файдалы казылмалар чыгаруга туры килә.

Республикада янучан һәм рудалы булмаган файдалы казылма байлыклар чыгарыла. Казылма байлыклар чыгару сәнәгатендә төп урынны нефть чыгару алып тора. Бу тармак республикада нефть химиясе комплексы һәм нефтьне заманча эшкәртү производствосы үсеше өчен база булып тора.

Рудалы булмаган файдалы казылма байлыклар чыгаруның исә сәнәгать җитештерүчәнлегендәге өлеше азрак. Чыгарыла торган ресурсларның күләме чагыштырмача аз булуга карамастан, бу тармак та республика икътисады өчен бик мөһим. Ул республикада төзелеш индустриясе, авыл хуҗалыгы, юл төзелеше һәм башка тармакларның үсеш темпларын билгели. Татарстанда рудалы булмаган минераль чималның 18 ләп төре табыла.

Нефть чыгару. Бу – регионның иң мөһим тармагы. Бу тармакта эшләүчеләрнең саны гомуми икътисади актив халыкның 2,5% ын, сәнәгать җитештерүендә эшләүчеләрнең 9,4 % ын тәшкил итә. Нефть чыгару республика сәнәгать җитештерүе күләменең иң зур өлешен – 29,7% ын алып тора.

Республикада нефть чыгару 1973 елда Лениногорск районындагы Шөгер чыганагын табудан башлана. Татарстан шактый эре нефть запасларына ия (0,8-0,9 млрд т), әмма аларның күбесе – республиканың көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгышындагы урта һәм кече чыганакларга тупланган һәм чыгару кыенлашкан ятмалар, сузылучан, күп күкертле чимал.

Иң зур нефть чыганаклары республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан, аларга Ромашкино, Яңа Елховой, Баулы, Сабанча, Беренче май, Бондюг ятмалары керә.

Нефть шулай ук республиканың көньяк-көнчыгышына таба сузылган табигый битум ятмаларында да бар. Алардагы углеводородның гомуми запасы 7 миллард тоннага җитә. Чималны чыгару процессы битумлы нефтьне чыгаруда югары технологияләр булмау, транспортлау һәм эшкәртү схемалары җитешмәү сәбәпле кичектерелеп тора.

Хәзерге вакытта нефть чыгаруның еллык күләме 30-33 миллион тонна тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча, Татарстан Россия Федерациясенең Ханты-Мансы округыннан гына калыша. Нефть белән бергә елына 0,8-1,2 миллиард м3 күләмендә иярчен газ да табыла.

Республикада нефть чыгару белән “Татнефть” ААҖ (80%) һәм 34 бәйсез компания (20%) шөгыльләнә. “Татнефть” ААҖ – илебезнең иң зур нефть чыгару компанияләренең берсе. Ул үзенең эшчәнлеген нефть һәм газ чыгару идарәләре, нефть һәм иярчен газ эшкәртү производствосы, нефть химиясе предприятиеләре, фәнни-техник хезмәт һәм сервис блогы (геологик разведка һәм бораулау) булган вертикаль интеграцияләнгән төркем статусында гамәлгә ашыра. Компаниягә Россия Федерациясендә чыгарыла торган барлык нефть күләменең 8% ы һәм Татарстан территориясендә табылган нефтьнең 80% тан күбрәк өлеше туры килә.

Акционерлык җәмгыяте составында 9 нефть һәм газ чыгару идарәсе бар. Нефть чыгару эшләре республиканың көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгышындагы 13 муниципаль район территориясендә алып барыла.

Нефть Башкортстан, Түбән Новгород өлкәсе һәм Россия Федерациясенең башка субъектларындагы нефть эшкәртү заводларына үткәргеч торбалар системасы аша чыгарыла, шулай ук “Дуслык” нефть үткәргеч торбасы аша чит илгә дә чыгарыла. Үткәргеч торбалар Әлмәттән Самара, Брянск шәһәрләре аша Мозырь шәһәренә чаклы, аннары, икегә тармакланып, төньяк (Белоруссия, Польша, Германия, Латвия һәм Литва территорияләре аша) һәм көньяк (Украина, Чехия, Словакия һәм Венгрия территорияләре буенча) юнәлешләрдә уза. Нефть эшкәртү сәнәгатенең күләме артканлыктан, чималның бер өлеше республиканың эчке базарында файдаланыла.

Нефть чыгару республиканың тотрыклы үсеше һәм озак вакытка исәпләнгән конкурентлык өстенлеге стратегиясе нигезе булып тора, һәм табыла торган нефтьнең күпчелек өлеше экспортка китә.

Рудалы булмаган файдалы казылмалар чыгару

Республика территориясендә 1000 нән артык рудалы булмаган файдалы казылма чыганаклары табылган.

Силикат кирпеч һәм төзелеш эшләре өчен кирәкле ком чыганаклары, комлы-чуерташлы материаллар, төзелеш кирпече җитештерү өчен кирәкле кызыл балчык, керамзит комлы ташы, бораулау эремәсе һәм бентопорошок, известь җитештерү өчен кирәкле карбонатлы токымнар, сузыла торган материаллар, вакташ, буто ташы һәм известьташ оны, гипс, ашлама буларак кулланыла торган фосфоритлар, минераль буяулар һәм торф чыганаклары үзләштерелә. Цеолитлы мергель чыганаклары да үзләштерүгә әзер.

Регионның эчке минераль чимал продукциясе базарында чуерташ һәм комлы чуерташ кушылмаларының 80% ка якыны, гипс ташының шактый өлеше, бентонит кызыл балчык һәм бентопорошок, стена материалларының 95% тан күбрәге, вакташ, төзелеш һәм форма комы, вак куышлы тутыргыч матдәләр, төзелеш һәм технология известе реализацияләнә.

Республикадан читкә шактый күп күләмдә гипс ташы (чыгарылганның 80%ы), чуерташ һәм баетылган комлы-вакташлы кушылма (20% ка кадәр), бентопорошок һәм бентонит кызыл балчык чыгарыла. Цемент (455 ка кадәр), фосфатлы һәм калийлы ашламалар (28%), стена материаллары, аеруча нык вакташ һәм тәрәзә пыяласы республикага читтән китерелә.

ЭШКӘРТҮ СӘНӘГАТЕ

Эшкәртү сәнәгатенә чимал һәм аннан алынган ярамфабрикат чимал эшкәртү яки киредән эшкәртү белән шөгыльләнә торган тармаклар карый. Аларда 278,2 мең кеше, яки икътисади актив халыкның 20,5 % ы, яки Татарстан сәнәгатендә эшләүчеләрнең 77,6% ы мәшгуль.

Татарстан Республикасы эшкәртү сәнәгатенең мөһим тармакларына электр энергетикасы, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше һәм металл эшкәртү, җиңел, азык-төлек, урман һәм агач эшкәртү сәнәгате карый.

Эшкәртү сәнәгате республикада җитештерелгән барлык продукциянең 2/3 өлешен җитештерә, бу исә регионда икътисадны индустрияләштерү дәрәҗәсенең югары булуын күрсәтә.

Электр энергетикасы

Бу тармакта 46,5 мең кеше, яки икътисади актив халыкның 3,4%ы, яисә сәнәгать өлкәсендә эшли торган кешеләрнең 12,9% ы эшли.

Татарстан Республикасы сәнәгать җитештерүе структурасында электр энергетикасының өлеше 5,5%, газ, пар һәм суны да исәпкә алганда 8,3% ны тәшкил итә. Төп фондларның бәясе 76,8 млрд сум, бу исә – төп сәнәгать фондлары бәясенең 14% ы.

Тармак электр энергиясе эшләп чыгару, тапшыру һәм таратуны, пар һәм җылы су эшләп чыгару, тапшыру һәм таратуны үз эченә ала. Татарстан Республикасында электр энергиясенең төп өлешен һәм җылылык энергиясенең шактый өлешен “Татэнерго”ААҖ башкара. Продукцияне реализацияләү, баланс кереме һәм персонал саны буенча “Татэнерго” ААҖ холдингы Россия Федерациясенең иң эре энергетика оешмалары исәбенә керә, республикада электр энергиясенең, җылы пар һәм суның 80% ын җитештерә.

“Татэнерго” ААҖ составында 6 җылылык электр станциясе (5 ТЭЦ һәм 1 ГРЭС), 1 гидроэлектростанция, Казанда 3 район пар казаннары бинасы бар.

Холдингның иң мөһим электр станцияләре булып, Идел буе икътисади зонасындагы иң эре Зәй ГРЭСы (электр егәрлеге 2200 МВт, җылылык егәрлеге 110 Гкал/сәг), шулай ук Түбән Кама ГЭСы (1205 МВт), Яр Чаллы ТЭЦы (1180 Мвт, 4092 Гкал/сәг), Казанның беренче ТЭЦы (220 Мвт, 630 Гкал/сәг), икенче ТЭЦы (190 МВТ, 851 Г кал/сәг), Алабуга ТЭЦы (420 Гкал/сәг) санала.

”Татэнерго” ААҖ нән кала электр һәм җылылык энергиясен эшләп чыгару һәм тарату белән “ТАИФ” компанияләр төркеме (420 Мвт ка ия электр егәрлекле һәм 1897 Гкал/сәг җылылык егәрлекле Казанның өченче ТЭЦы, Түбән Каманың беренче ТЭЦы – 850 МВт, 3885 Гкал/сәг), “Татнефть” ААҖ (Түбән Каманың икенче ТЭЦы – 730 МВт), “ТГК Урыссу ГРЭСы” ЯАҖ (161МВт, 127 Гкал/сәг) дә шөгыльләнә.

Республикада 24,4 миллиард кВт электр энергиясе эшләп чыгарылды, җылылык энергиясе 50715 мең Гкал/сәг тәшкил итте. Электр энергиясенең төп кулланучылары: сәнәгать җитештерү 62%, халык 11%, транспорт 5%, авыл һәм урман хуҗалыклары 2%, төзелеш 1,2%.

Нефть эшкәртү сәнәгате

Нефть эшкәртү – республиканың яңа, аеруча динамик рәвештә үсә торган тармагы. Нефть продуктлары җитештерү белән 5 мең кеше, яки икътисади актив халыкның 0,4% ы, яки Татарстан Республикасы сәнәгатендә эшләүчеләрнең 1,4% ы мәшгуль.

Татарстан Республикасы сәнәгать җитештерүе структурасында нефть эшкәртү сәнәгатенең өлеше 9,7% ны тәшкил итә. Тармакның төп фондларының бәясе – 27,5 миллард сум, бу – регионда төп сәнәгать җитештерү фондлары бәясенең 5% ы.

ХХ гасырның 90 нчы еллары ахыры – XXI гасыр башында республиканың көньягында Түбән Кама шәһәрендәге Түбән Кама сәнәгать мәйданында нефть эшкәртү тармагы булдыру турында карар кабул ителде. Бу максат белән “ТАИФ” компанияләр төркеменә керә торган “ТАИФ-НК” ААҖ оешмасы нефтьне беренчел эшкәртү заводын модернизацияләде.

2006 елда Россия Саклык банкының финанс ярдәме белән акционерлык җәмгыяте тарафыннан бензин эшләп чыгару һәм газ конденсатын кабат эшкәртү буенча эре һәм заманча заводлар төзелеп эксплуатациягә тапшырылды. Түбән Кама нефть эшкәртү заводында нефть эшкәртү тирәнлеге 70% тәшкил итте. Еллык продукция күләме – 7 миллион тонна.

2010 елда Түбән Кама шәһәрендә “Татнефть” ААҖ нең нефтьне кабат эшкәртүче “ТАНЕКО” комплексында беренче тәҗрибә үрнәкләре алынды. Якын киләчәктә комплекс авыр, күкертлелеге югары нефтьне кабаттан эшкәртеп, 20 төр продукция җитештерәчәк.

Шул рәвешле, соңгы елларда нефть эшкәртүдә инвестиция – технология һәм институцианаль үзгәрешләр барлыкка килә, эре инновацион проектлар тормышка ашырыла.

Хәзер республикада табыла торган нефтьнең 23% ы биредә эшкәртелә. “ТАИФ-НК” ААҖ нефть эшкәртү комплексы регионның 97% нефть продуктларын җитештерә. Азрак күләмдә булса да, НГДУ “Елховнефть” нефть эшкәртү җайланмаларында “Татнефть” ААҖ дә елына 0,5 миллион тонна егәрлекле нефть эшкәртә.

Республикада барлык төр мотор ягулыгы да, шул исәптән югары категорияле авиация керосины, автомобиль бензины, дизель ягулыгы һәм нефть химиясе сәнәгате өчен кыйммәтле чимал төрләре (мазут, уайт-спирит, күкерт) дә җитештерелә. 2010 елда республиканың кабат эшкәртү тармагына 8,3 миллион тонна беренчел эшкәртелгән нефть кабул ителгән. Ягулык мазуты – 2,2 миллион тонна, дизель ягулыгы – 2,0 миллион тонна, турыдан куылган бензин – 1,6 миллион тонна, автомобиль бензины – 0, 6 миллион тонна, нефть һәм сланец битумнары – 92 мең тонна, техник керосин – 30 мең тонна, уайт-спирит – 7 мең тонна эшләп чыгарылган.

Нефть белән бергә табыла торган иярчен газ кыйммәтле химик чимал булып тора.

Шунлыктан, газны кабаттан эшкәртү җитди гамәли кызыксыну уята, инвестицияләрне һәм инновацион проектларны тормышка ашыру җәһәтеннән аеруча кызыклы: 1 тонна нефтькә 40 м3 иярчен газ табыла.

Бүген "Татнефть" ААҖ 95% тан артык газны утильләштерә, һәм бу илдәге иң яхшы күрсәткечләрнең берсе булып тора. Ел саен 690 миллион м3 газ кабат эшкәртелә. Эшкәртү продукты – этан – республиканың иң эре нефть һәм газ химиясе комплексы булган “Казан оргсинтез” ААҖ нә продуктүткәргеч аша тапшырыла. Коры газ, нигездә, магистраль газүткәргечләр системасына күчерелә.

Химия һәм нефть химиясе

Химия һәм нефть химиясе – Татарстан Республикасы икътисадының әйдәп баручы һәм өстенлекле тармакларыннан берсе. Химия һәм нефть химиясе индустриясендә 49,6 мең кеше эшли, ул икътисади актив халыкның 3,6 % ын һәм сәнәгать җитештерүендә эшләүчеләрнең 14% ын тәшкил итә.

Бу тармак биргән продукциянең республика сәнәгать җитештерүендәге өлеше – 19,6%, Россия химиясе һәм нефть химиясендә – 10%. Регион сәнәгатенең төп фондлары кыйммәтендә химия һәм нефть химиясенең өлеше 23% тан артык.

Химия һәм нефть химиясе өчен нефть, иярчен газ һәм аларны эшкәртү калдыклары төп чимал булып тора.

Хәзерге вакытта Татарстанда нефть химиясенең Казан, Түбән Кама, Менделеевск шәһәрләрендә төп өч үзәге бар.

Казанда органик синтез химия предприятиеләре өстенлек итә. Органик синтез продуктлары, синтетик корым һәм пластик массалар продукты, пластмассаны кабат эшкәртү продуктлары, синтетик каучук, кинофотоматериаллар, резинотехник әйберләр, фармацевтика, көнкүреш химиясе товарлары, нигездә, экспортка китә.

Төп предприятиеләр – "Казан оргсинтез" ААҖ, "Нефте Хим Сэвилен" ААҖ, "Казан синтетик каучук заводы" ААҖ, "Тасма" ААҖ, "Кинофотоматериаллар" ААҖ, "Хитон" ААҖ, "Кварт" ЯАҖ, "Полимиз-Казан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, "Казан полимерлар заводы" ЯАҖ, "Нәфис Косметикс" ААҖ, "Татхимфармпрепаратлар" ААҖ, "Казан ясалма күн заводы" ЯАҖ, шулай ук берничә яңа оешкан предприятие.

Түбән Камада республиканың нефть химиясе сәнәгате комплексы урнашкан. Монда органик синтез продуктларының бик күп төрләре, синтетик каучуклар, шиналар, техник углерод һәм башка төр продуктлар җитештерелә. Комплекс Россиядәге иң эре “Нижнекамскнефтихим” ААҖ, “Нежнекамскшина» ААҖ һәм “Нижнекамсктехуглерод” ААҖ кебек нефть химиясе оешмаларын берләштерә.

Менделеевск шәһәре – органик булмаган химия үзәге. Техник, азык-төлек, реактив, фармацевтика продуктларының (40 тан артык исемдә) бик күп төрләрен җитештерә. Төп оешмалар – “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” ААҖ, “Менделеевсказот” ААҖ заводы азотлы һәм фосфатлы ашламалар, азот селтесе, техник кислород һәм башка төр продуктлар җитештерә.

Татарстан Республикасында илебездә эшләнелә торган полистиролның 60% ы, полиэтиленның 50% ы, полипропиленның 31% ы, синтетик каучукның 41% ы, шиналарның 32% ы, синетик юу чараларының 12% ы җитештерелә.

Күпчелек проектлар заманча фәнни ачышларны гамәлгә ашыруны күз алдында тота. Бу максаттан “Химград” технополисы, “Идея” инновация сәнәгать технопаркы” ЯАҖ, “Кама Аланы” индустрия паркы төзелгән.

Машина төзелеше һәм металл эшкәртү

Машина төзелеше һәм металл эшкәртү республика сәнәгать җитештерүендә төп тармак булып тора. Бу тармакта 112,3 мең кеше, яки икътисади актив халыкның 8,3% ы, яисә сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләрнең 31% ы мәшгуль.

Машина төзелешенең тулай сәнәгать җитештерүендәге өлеше 23% ны тәшкил итә. Тармакның төп фондлары 77,9 миллиард сум дип бәяләнә, бу исә регион сәнәгатенең төп җитештерү фондлары бәясенең 14% ын тәшкил итә.

Татарстанның металлургия комплексын үстерү өчен үз ресурслары юк. Шунлыктан, корыч һәм прокат республикага Уралның эре металлургия үзәкләреннән кертелә. Икътисади-географик урынның уңайлы, фәнни-техник потенциалның шактый зур булуы, квалификацияле хезмәт ресурслары, яхшы инвестицияләр – барысы да Татарстанда эре машина төзелеше комплексы үсешенә уңай йогынты ясый.

Автомобиль төзелеше, авиатөзелеш, приборлар җитештерү, энергетика һәм газ җиһазлары җитештерү, инструментлар җитештерү һәм башкалар машина төзелешендә әйдәп баручы тармаклар булып саналалар.

Автомобиль төзелеше. Автомобиль төзелеше үзәкләре – Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләре. 1976 елда Яр Чаллы шәһәрендә КамАЗ зур йөк машиналары җитештерү буенча илебездәге иң эре предприятиеләрнең берсе төзелә.

“КамАЗ” ААҖ продукцияләре: серияле йөк машиналары һәм шасси, бортлы автомобильләр һәм йөк тарткычлар, утыргычлы йөк тарткычлар, үзбушаткычлар, урта тоннажлы автомобильләр, кораллы көчләр өчен автомобильләр һәм шасси, бронялы автомобильләр, автобуслар һәм башкалар.

Татарстан территориясендә “Соллерс” компаниясе чит ил автомобильләренең кайбер модельләрен җыю сәнәгате белән шөгыльләнә. Җитештерү ике мәйданда алып барыла: “Фиат” модельләре рәте һәм “ Ssang Yong” автомобильләре (елына 70-80 мең автомобиль) Яр Чаллыда һәм Алабуга шәһәрендәге “Алабуга” үзенчәлекле икътисади зонасы мәйданында җыела. Биредә «Фиат Дукато» (елына 75 мең данәга кадәр) һәм Isuzu йөк автомобильләрен сәүдә өчен җыю оештырылган. Елына 350 мең автомобиль эшләп чыгаруны күздә тоткан “Соллерс-Форд” оешмасы төзелә.

Авиатөзелеш тармагы республикада Казан шәһәрендә тупланган. “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ Ту серияле самолетлар төзи һәм ремонтлый, шулай ук стратегик авиация өчен Ту-160 самолётлары төзү һәм ремонтлау белән шөгыльләнә.

“Казан вертолёт заводы” ААҖ – 80 нән артык илдә файдаланыла торган уртача авырлыктагы йөк ташу вертолётлары җитештерү буенча дөнья базарында лидер. Продукциясе: МИ-8, МИ-8МТВ вертолётлары, МИ-17, Ми-172 күп максатлы уртача вертолётлар; Ми-38 вертолёты, күп максатлы җиңел “Ансат”, “Актай”вертолётлары.

Авиация кластерына шулай ук авиация заводлары өчен комплектлаштыручы детальләр җитештерү оешмалары, кече авиация самолётлары һәм пилотсыз очкыч аппаратлар җитештерә торган оешмалар да карый. Алар арасында самолётлар өчен двигательләр, төрле егәрлекле газ суырткыч җайланмалар эшләп чыгара торган “Казан моторлар төзү берләшмәсе”ААҖ аерылып тора.

Приборлар төзелеше, инструментлар һәм җиһазлар җитештерү төрле приборлар, инструментлар һәм җиһазлар эшләп чыгаруны күз уңында тота. Тармакның төп үзәкләре булып Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Чистай һәм Әлмәт шәһәрләре санала.

Казан аэронавигация (“Радиоприбор” заводы” ААҖ, “Электроприбор” Казан заводы” ААҖ, “Элекон заводы” ААҖ, “Казан оптика-механика заводы” ААҖ), җылылык үлчәү (“Электроприбор” Казан заводы” ААҖ, “Теплоконтроль” ААҖ), компрессорлар һәм вакуум җиһазлары (“Казанькомпрессормаш” ААҖ, “Вакууммаш” ААҖ), оптика-механика җиһазлары һәм приборлары (“Казан оптика-механика заводы” ААҖ, “Элекон заводы” ААҖ), электр механикасы (“Элекон заводы” ААҖ, “Электроприбор” Казан заводы ААҖ, “Радиоприбор” ААҖ, “Казан электротехника заводы” ААҖ), хисаплау техникасы җитештерү һәм программалау җиһазлары (ICL-КПО ВС компаниясе), коммуналь һәм сантехника җиһазлары (“Казан газ аппаратурасы заводы” ААҖ, “Казан төгәл машина төзелеше заводы” Федераль казна предприятиесе, “Элекон заводы” ААҖ, “Электроприбор” Казан заводы” ААҖ, “Радиоприбор” ААҖ, “Казан электротехника заводы” ААҖ) эшләп чыгару буенча махсуслаша.

Яр Чаллы шәһәрендә “Татэлектромаш” ААҖ һәм “КамАЗ” ААҖ оешмалары базасында нефть һәм химия, күтәрү-транспортлау җиһазлары җитештерелә, урман һәм авыл хуҗалыгы, төзелеш өчен җиһазлар эшләп чыгарыла. Алабуга шәһәрендә “ЕлАЗ” җитештерү берләшмәсе ААҖ сәнәгый мәйданчыгында нефть һәм химия тармагы җиһазлары, урман һәм авыл хуҗалыгы, төзелеш җиһазлары җитештерү җайга салынган.

Яшел Үзән шәһәрендә суыткыч җиһазлар җитештерелә (“Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе ААҖ). Әлмәттә радиометрик һәм аэроновигация җиһазлары (“Радиоприбор” Әлмәт заводы” ААҖ), нефть һәм химия тармагы җиһазлары (“АЛНАС” ААҖ) эшләп чыгарыла.

Суднолар төзелешен дә машина төзелешендәге мөһим тармакларның берсе дип атап була. Төп продукциясе: елга һәм диңгез өчен тиз йөрешле суднолар, су асты канатлы суднолары, “елга-диңгез” тибындагы танкерлар; судно машина төзелеше продукциясе. Җитештерү Яшел Үзәндәге “А.М.Горький исемендәге завод” ААҖ дә җайга салынган. Завод экспортка титан кайнатмалары һәм чит илләрнең химия, нефть табу һәм тау токымнары табу сәнәгате өчен әзер титан әйберләр җитештерә.

Трактор төзелеше, авыл хуҗалыгы җиһазлары җитештерү тармаклары да үсә (Алабуга шәһәрендәге “ЕлАЗ” җитештерү берләшмәсе ААҖ).

Татарстан Республикасында 13 эре һәм уртача зурлыктагы машина төзелеше оешмалары һәм 20 гә якын фәнни тикшеренү институтлары һәм конструкторлык бюролары бар. Алар Россиянең оборона-сәнәгать комплексына карыйлар һәм авиатөзелеш, суднолар төзелеше, идарә системасы һәм гадәти кораллану продукциясе һәм сугыш кораллары җитештерәләр.

Төп металл эшкәртү үзәкләре республиканың көнчыгышында урнашкан. Торба, нефть һәм газ җыю, җылы һәм салкын су белән тәэмин итү өчен торбаларның эчке коррозиясенә каршы япмалар җитештерә торган “ Әлмәт торба заводы” ААҖ шуларга карый.

Төзелеш материаллары сәнәгате

Бу тармак республиканың төзелеш индустриясе ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән. Төзелеш материаллары сәнәгатендә 15 мең кеше эшли, бу икътисади актив халыкның 1,1% ын яки сәнәгатьтә эшләүчеләрнең 4% ын тәшкил итә.

Татарстан Республикасы сәнәгать җитештерүендә бу тармакның өлеше – 1,6 %. Төп фондларның кыйммәте 7,5 миллиард сум, ягъни региондагы төп җитештерү фондлары сәнәгате кыйммәтенең 1,4 % ын тәшкил итә.

Татарстан Республикасы төзелеш материаллары сәнәгате үсеше өчен кирәкле ресурс базасы белән тәэмин ителгән. Тармакта 500 оешма бар, шуларның 60 ы – елына 3,5 миллион м3 тан артык тимер-бетон, товар бетоны һәм эретмә җитештерү заводлары; 23е – елына 710 миллион данә кирпеч эшләп чыгару каралган силикат һәм керамик кирпеч заводлары һәм цехлары; 8е – елына 1,5 миллион м3 җылылык изоляцияләү материаллары җитештерү оешмалары.

Кече һәм уртача зурлыктагы күп санлы предприятиеләр сәнәгатьне йомшак һәм табаклы түбә материаллары, коры төзелеш катнашмалары, яктылык үткәргеч конструкцияләр, тәрәзә һәм ишекләр, төзелеш гипсыннан әйберләр ( шулай ук гипслы катыргы плитәләр дә), рудалы булмаган материаллар (комлы-вакташлы кушылмалар, табигый таштан әйберләр) һ.б. белән тәэмин итә.

Тармакның эре үзәкләре шәһәр агломерацияләрендә урнашкан, чөнки анда сәнагать һәм торак төзелешенең күләме шактый зур.

Тармакның иң зур кулланучылары булып соңгы елларда Казан метрополитены, “ТАНЕКО” ААҖ нефть эшкәртү комплексы, ипотекага булган торак, 2013 елгы Универсиада объектлары санала.

2010 елга сәнәгать җитештерүе күрсәткечләре түбәндәгечә: тимер-бетон конструкцияләр 707,7 мең м3, төзелеш бетоны һәм эретмә 998 мең м3, кирпеч 864 миллион данә, известь 65 мең т, йомшак түбә материаллары 1477 мең м2, асфальт эшләнмәләр 1300 мең м2, юллар төзелеше өчен асфальт һәм бетон катнашмалар 1640 мең т.

Татарстан Республикасының төзелеш материаллары сәнәгате республиканың бетонга, бетон һәм тимер-бетон әйберләргә, силикат кирпечкә, ишек һәм тәрәзә блокларына, комлы-вакташлы кушылмаларга булган ихтыяҗын – тулысынча, ә керамик кирпечкә, полимер җылылык изоляцияләү материалларына, линолеумга, тышлау кирпеченә, йомшак түбә материалларына, профнастил, чуерташ, металл эшләнмәләр һәм конструкцияләргә булган итыяҗны өлешчә канәгатьләндерә.

Республикага цемент, чуерташ, тимер арматура, тәрәзә пыяласы һәм башка төр продукция кертелә. Гади керамик кирпеч, зур форматлы куыш керамик блоклар, монолит һәм кәрәзле поликарбонат, җылылык саклагыч минерал мамык материаллар, полимер материаллардан торбалар күпләп читкә чыгарыла.

Татарстан Республикасы төзелеш индустриясенең конкурентлык сәләтен арттыру максатыннан, соңгы 3-4 елда тармакның гамәлдәге җитештерү җиһазлары искергән күп оешмаларында модернизацияләү планнары гамәлгә ашырылды, ягъни җиһазлар яңартылды, яңа материаллар җитештерелә һәм җитештерүдә яңа технологияләр кулланыла башлады.

Республикада элек җитештерелмәгән яисә аз күләмдә генә чыгарылган (табаклы поликарбонат, полимер тышлыклы торбалар, аз катлы төзелештә җыю өчен каркас панельләр һ.б.) төзелеш материалларын җитештерү оештырылды. Заман таләпләрен канәгатьләндерә торган һәм дөнья аналоглары сыйфатына туры килә торган продукциянең ассортименты артты.

Җиңел сәнәгать

Татарстан Республикасының җиңел сәнәгате халык кулану товарлары җитештерә торган тармак комплексына керә. Тармакта 8,8 мең кеше, күбесенчә хатын-кызлар эшли, бу республика сәнәгатендәге персоналның 2,5% ын, икътисади актив халкының 0,6 % ын тәшкил итә. Татарстан Республикасы сәнәгать продукциясе күләменең 0,4% ын алып тора. Төп фондларның кыйммәте - 2,1 миллиард сум, ягъни региондагы төп җитештерү фондлары сәнәгате кыйммәтенең 0,4 % ын тәшкил итә.

Җиңел сәнәгать тукыма һәм тегү кирәк-яраклары җитештерүне, мех, күн һәм тире эшкәртү, күн эшләнмәләр һәм аяк киеме тегүне үз эченә ала. Тире иләү һәм күн аяк киеме җитештерү – сәнәгатьнең иң борынгы тармакларының берсе. Ул Идел буе Болгар дәүләте чорыннан ук килә. Туку сәнәгате Казанда XVIII гасырның икенче яртысында барлыкка килә.

Хәзерге туку сәнәгатенең тармаклары: тукыма җитештерү (“Казан җитен комбинаты” ААҖ, “Казан текстиле” ЯАҖ, Алабуга киҗе-мамык җитештерү берләшмәсе, “Алексеев бизәкләп туку фабрикасы” ААҖ), трикотаж сәнәгате (“Казань – Торгпром” ЯАҖ, Чистайда “Кама трикотажы” ААҖ, “Алсу” Әлмәт оекбаш фабрикасы”ААҖ); киез басу сәнәгате (“Кукмара киез басу комбинаты” ААҖ, Казанда җаваплылыгы чикләнгән “Татвойлок” җәмгыяте); чималны беренчел эшкәртү сәнәгате (Казанда йонны беренчел эшкәртү фабрикасы, “Буа мамык фабрикасы” ААҖ).

Соңгы елларда тегү сәнәгате димамик рәвештә үсеш ала, анда техника заманчалаштырыла, югары технологияләргә ия җиһазлар файдалануга кертелә. Тармак үзәкләре зур шәһәрләрдә дә, шәһәр тибындагы поселокларда да урнашкан: Казанда “Адонис” ААҖ, “Юдино тегү фабрикасы” ААҖ, “Казан өйдә эшләүчеләр комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте; Чистайда – “СТИЛЬ”, Бөгелмәдә – “Бөгелмә тегү фабрикасы”, Кама Аланында – “Кама Аланы тегү фабрикасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, Кукмарада – “Кукмара тегү фабрикасы” ААҖ.

Җаваплылыгы чикләнгән “Мелита” җәмгыяте (Казан шәһәре) – Россиядә мех әйберләр җитештерү һәм сарык тиресе эшкәртү буенча алдынгылар рәтендә. Бу оешмада мехтан тегелгән өс киемнәренә республикадан читтә дә сорау зур.

Күн һәм аяк киемнәре җитештерүдә Казандагы “Спартак” аяк киеме фабрикасы”ААҖ, “Казан күн галантерия фирмасы” ЯАҖ алдыгылыкны бирми. “Кукмара киез басу комбинаты” ААҖ җитештергән Кукмара итекләренә республикада һәм аннан читтә дә сорау зур. Икътисадның егермегә якын тармагында итекләр эшче аяк киеме буларак кулланыла.

Җиңел сәнәгать предприятиеләрен, нигездә, урта һәм кече эшмәкәрлек тәшкил итә. Аларның эшчәнлеге өчен республиканың эчке кооперация элемтәләренең җайга салынган булуы һәм алар җитештергән товарга дәүләт заказлары булу мөһим. Тармак эшчәнлеге үсешенә эчке базардагы чит ил һәм җирле җитештерүчеләр товарлары арасындагы тигезсез конкурентлык шартлары; легаль булмаган һәм контрафакт товарлар, әйләнештә йөрү өчен кредит ресурсларының җитәрлек булмавы тискәре йогынты ясый.

Азык-төлек сәнәгате

Тармакта 34,7 мең кеше мәшгуль, бу республика сәнәгатендә эшләүчеләрнең 10% ын, икътисади актив халыкның 2,7 % ын тәшкил итә. Азык-төлек сәнәгате Татарстан Республикасының сәнәгать җитештерүе күләменең 7% ын алып тора. Төп фондларның кыйммәте 47,4 миллиард сум, ягъни региондагы төп җитештерү фондлары сәнәгате кыйммәтенең 8,7 % ын тәшкил итә.

Азык-төлек сәнәгатендә түбәндәге тармаклар аерылып тора: ит һәм сөт җитештерү, икмәк пешерү, шикәр, спирт, кондитер әйберләре, тәмәке җитештерү, он-ярма продуктлары, крахмал һәм крахмал продуктлары, үсемлек һәм хайван майлары җитештерү, балык үрчетү һәм эшкәртү.

Азык-төлек сәнәгате үсеше өчен чимал һәм кулланучылар булуы кирәк. Шунлыктан, тармак предприятиеләре республиканың барлык шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дә бар. Икмәк пешерү, сөт һәм ит продуктлары җитештерү барлык эре шәһәрләрдә бар.

Казан шәһәрендә югарыда әйтелгәннәр белән беррәттән, май һәм сыр ясау, кондитер, ликёр-аракы, яшелчә, җиләк-җимеш җитештерү предприятиеләре дә эшли. Яр Чаллыда - спирт һәм балык сәнәгате; Чистайда – спирт, кондитер, балык сәнәгате; Әлмәттә - яшелчә, җиләк-җимеш, спирт; Бөгелмәдә - май һәм сыр ясау, спирт; Буада – шикәр, май һәм сыр ясау, спирт; Мамадышта - май һәм сыр ясау, спирт һәм балык җитештерү үсеш алган.

Зур күләмдә азык-төлек продуктлары җитештерү, аларны күрше регионнар базарында сату белән эре холдинглар, компанияләр һәм финанс структуралары шөгыльләнә, мәсәлән: “Ак барс” холдинг компаниясе ААҖ, “Кызыл шәрык Агро” ААҖ, “Вамин Татарстан”ААҖ һ.б.

Төп продукция төрләре түбәндәге күләмнәрдә җитештерелә (мең тонналарда): ит һәм ит продуктлары – 172; сөт – 267,8; сырлар – 27,5; атланмай – 14,2; үсемлек мае – 131.2; икмәк һәм икмәк пешерү – 190; шикәр – 78,7; майонез – 188, 7; он – 246; комбиазык – 704,4.

Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате

Бу – республиканың эчке базарына эшләүче һәм җирле шартлар өчен мөһим булган тармак. Тармакта 13,6 мең кеше эшли, бу республика сәнәгатендә эшләүчеләрнең 3,8% ын, икътисади актив халыкның 1 % ын тәшкил итә.

Тармак Татарстан Республикасы сәнәгать җитештерүе күләменең 1,2% ын алып тора. Төп фондларның кыйммәте – 6,6 миллиард сум, ягъни региондагы төп җитештерү фондлары сәнәгате кыйммәтенең 1,2 % ын тәшкил итә. Республиканың урман һәм агач эшкәртү сәнәгате урман хәзерләү, агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь җитештерүне үз эченә ала.

Урман хәзерләү белән республиканың урман хуҗалыклары шөгыльләнә. Аның продукциясен, нигездә арзанлы йомшак яфраклы токымнардан ясалган агач материаллары тәшкил итә, шунлыктан, алар күбрәк импортка җибәрелә. Иң эре беренчел агач эшкәртү предприятиеләре Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан (“Яшел Үзән фанера заводы” ААҖ, “Идел буе фанера-җиһаз комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән берләшмәсе, “Квинта-Холдинг” Васильево урман сәнәгате комбинаты ЯАҖ).

Үзагачны механик эшкәртү Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Бөгелмә, Алабуга, Әлмәт, Тәтеш шәһәрләрендә башкарыла. Аларның иң зурлары булып, “Идел буе фанера-җиһаз комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән берләшмәсе, “Йорт төзелеш комбинаты ябыштырылган модуль конструкцияләр” ЯАҖ (“Алабуга” ирекле икътисади зонасы), “Татмебель”ААҖ (Казан) санала.

Целлюлоза-кәгазь Яр Чаллы (“Катыргы-кәгазь комбинаты” ЯАҖ) һәм Казан шәһәрләрендә (“Агротехмашстройсервис” ЯАҖ, укыту-производство комбинаты “Катыргы-полиграфия әйберләре” җаваплылыгы чикләнгән берләшмәсе) җитештерелә.

Урман хәзерләү барышынды 237 мең м3 үзагач җитештерелгән. Аны беренчел эшкәртү нәтиҗәсендә полиматериаллар (50 мең м3), фанера (61 мең м3), шпон (1,3 мең м3) хәзерләнгән. Механик эшкәртү оешмалары тәрәзә һәм ишек блоклары (100 мең м2), йорт төзү өчен каркаслы стена панельләре, җиһазлар һәм җиһаз өчен төрле әйберләр җитештерә. Целлюлоза-кәгазь сәнәгате катыргы (102 мең т), кәгазь (115 мең т) һәм полиграфия продукциясе – газеталар, брошюралар, китаплар (533 миллион данә), дәфтәрләр ( 30,2 мең данә) җитештерә.

Табигать шартлары, халкы һәм хуҗалык тармакларының таралыш төрлелеге буенча, Татарстан Республикасы территориясе 6 икътисади районга бүленә.

Төньяк-Көнбатыш икътисади район (Төньяк-Көнбатыш)

Төньяк-Көнбатыш икътисади район Идел елгасының сул һәм уң ярларында, республиканың төньяк-көнбатышында урнашкан. Район составына Казан шәһәре округы һәм 7 муниципаль район: Арча, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч керә.

Төньяк-Көнбатыш район, үз территориясендә республиканың башкаласы Казан шәһәре урнашканлыктан, өстенлекле дәрәҗәгә ия. Казан – административ, вәкиллекле, идарә, мәдәни һ.б. мөһим функцияләр башкара торган күп тармаклы үзәк.

Район Татарстан Республикасының 16 % мәйданын (10,9 мең км2) алып тора һәм республика халкының 39,4 % ын берләштерә. Төньяк-Көнбатышта сәнәгать предприятиеләре күп, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелеше югары, транспорт һәм базар инфраструктурасы үсеш алган. Ул эре фәнни-җитештерү һәм мәдәни потенциалга ия.

Тигезлекле рельефы, чагыштырмача җылы һәм дымлы уртача климаты төп авыл хуҗалыгы культуралары үстерү өчен уңайлы. Кәсле көлсу һәм соры урман төфрагының төрле типлары таралган.

Районның ресурс базасы, нигездә, рудалы булмаган казылма байлыклар (төзелеш һәм пыяла комы, кызыл балчык, комлы-вакташ кушылмалары, известьташ һәм доломитлар) чималы запасларыннан, торф ятмаларыннан гыйбарәт.

Төньяк-Көнбатышта 1,49 миллион кеше яши. Бу күрсәткеч соңгы ун ел эчендә динамик рәвештә арта (1979 елда – 1,37 миллион кеше; 2002 елда – 1,44 миллион кеше). Халык санының табигый артымы тискәре булуга карамастан, халыкның гомуми артымына миграция үсү исәбенә ирешелә. Туу күрсәткече – 12,7‰, үлүчеләрнеке – 13,8‰, халыкның табигый кимүе – 1,1‰ тәшкил итә. Шул ук вакытта сальдо миграция күрсәткече республикада иң югары – (+4,99‰).

Халык тыгызлыгы бер квадрат км га 137,1 кеше, бу – гомумреспублика күрсәткеченнән 2,5 тапкыр диярлек артык. Төньяк-Көнбатыш – республикада урбанизация күрсәткече иң югары булган икътисади район. Шәһәр халкы 85% ны тәшкил итә һәм ул Казан, Яшел Үзән, Арча, Лаеш шәһәрләрендә, шәһәр тибындагыВасильево, Түбән Вязовой бистәләрендә тупланган.

Район квалификацияле кадрлар күп җәлеп ителә торган эшкәртү сәнәгате һәм хезмәт күрсәтү сферасы буенча махсуслаша. Сәнәгать, нигездә, шәһәр җиренә хас.

Сәнәгать җитештерүе үз эченә машина төзелеше һәм металл эшкәртүне (самолет һәм вертолет төзү, моторлар төзү, приборлар җитештерү, суднолар төзү һәм ремонтлау, медицина җиһазлары җитештерү, оптика-механика продукциясе җитештерү һ.б.), химия сәнәгатен (синтетик каучук, полимерлар җитештерү, фармацевтика, көнкүреш химиясе товарлары), электр энергетикасын, төзелеш материаллары сәнәгатен, урман әзерләү һәм агач эшкәртүне, полиграфия, җиңел һәм азык-төлек сәнәгатен ала.

Төньяк-Көнбатышта җитештерү күләме зур булган катлаулы һәм күптармаклы индустрия зур үсешкә ирешкән авыл хуҗалыгы тармагы белән янәшә бара. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү күләме буенча, Төньяк-КөнбатышТатарстан Республикасының икътисади районнары арасында 1нче урында тора. Сөрү җирләре авыл хуҗалыгы җирләренең 16% мәйданын гына алып тора (өченче урын). Авыл хуҗалыгы тармагы, нигездә, шәһәр читендә үсеш ала.

Икътисадның аграр секторы тармакларында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар (язгы бодай, көзге арыш, солы, карабодай, борчак) үстерүдә махсуслаша, шулай ук халык бакчачылык, бәрәңге һәм яшелчә үстерү белән дә шөгыльләнә. Терлекчелекнең ит-сөт җитештерү, кошчылык, җәнлек үрчетү тармаклары да бар.

Республикада җитештерелгән икмәкнең 16,2 % ы (дүртенче урын), итнең – 32,7 % ы (беренче урын), сөтнең 20,7 % ы Төньяк-Көнбатыш районга туры килә.

Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә республикадагы фәнни һәм фәнни-җитештерү кадрларының ¾ өлеше тупланган, эре фәнни оешмалар – Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе, Россия Фәннәр Академиясенең Казан фәнни үзәге, фәнни-тикшеренү һәм проектлау тармак институтлары, конструкторлык бюролары урнашкан. Казан илдә югары һәм һөнәри урта белемле белгечләр әзерләү буенча эре үзәкләрнең берсе булып санала.

Төньяк-Көнчыгыш икътисади район (Төньяк-Көнчыгыш)

Район Яр Чаллы шәһәре округын һәм 9 муниципаль районны: Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Менделеевск, Алабуга, Түбән Кама, Сарман, Тукай, Зәйне кертеп, Татарстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә, Кама елгасының ике як яры буйлап урнашкан.

Төньяк-Көнчыгышның мәйданы – 16,3 мең км2 (республика территориясенең 24%). Бу – Татарстаннның иң зур районы.

Районның рельефы – Камага таба авыш баскычлы дулкынсыман тигезлек. Районның төньяк өлешендә климат дымлы һәм салкынча, көньяккарак, Кама аръягында – җәен дымлылыгы түбәнрәк булган җылы климат. Камадан төньяккарак ачык соры һәм соры урман, кәсле көлсу туфрак, Көнчыгыш Кама аръягында – селтесезләнгән һәм көлсу кара туфрак. Районның файдалы казылмалары – нефть, газ, төзелеш ташы, комлы-вакташ материаллары, карбонатлы токымнар, кирпеч-комташлы кызыл балчык, минераль сулар, торф ятмалары.

Районның халык саны – 1, 15 миллион кеше (республиканың 30,3% халкы). Башка икътисади районнар белән чагыштырганда, монда туучылар саны югары (13,4%), үлүчеләр аз (10,2%). Халыкның табигый артымы уңай (+3,2%). Бу – республика буенча иң яхшы демографик күрсәткечләр. Сальдо миграция күрсәткече тискәре – (– 0,92%). Район халкы арта: 1979 елда 824,4 мең кеше булса, 2000 елда 1,14 миллион кеше исәпләнә.

Халыкның тыгызлыгы – бер квадрат км га 70,6 кеше (Төньяк-Көнбатыштан гына калыша). Төньяк-Көнчыгыш районда шәһәр халкы күбрәк (81%), алар 6 шәһәр һәм шәһәр тибындагы 4 бистәдә (Кама Аланы, Рус Акташы, Актүбә, Җәлил) яшиләр.

Районда индустриаль икътисад аеруча нык үсеш алган. Җитештерү күләме буенча ул Төньяк-Көнбатыштан соң икенче урында тора. Түбән Кама районына гына Татарстанда җитештерелгән продукция күләменең 23%ы, экспортның 30%ка якыны туры килә.

Машина төзелеше һәм металл эшкәртү (автомобиль төзелеше, электр техникасы төзелеше, станок-инструментлар җитештерү, приборлар җитештерү, торба җитештерү, компрессорлар, көнкүреш һәм авыл хуҗалыгы техникасы эшләп чыгару), химия һәм нефть химиясе сәнәгате (шиналар, полимерлар, төп химия продукциясе, минераль ашламалар җитештерү), электр энергетикасы (Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ГЭСы, Яр Чаллы һәм Түбән Кама ТЭЦлары) сәнәгатьнең төп тармаклары булып исәпләнә. Район территориясендә ике кластер - автомобиль төзелеше (“КамАЗ” ААҖ һәм “Соллерс-Алабуга” җаваплылыгы чикләнгән берләшмәсе), нефть химиясе һәм нефть эшкәртү (“Нижнекамскнефтехим” ААҖ, “Нижнекамскшина” ААҖ һәм “ТАНЕКО” ААҖ) оештырылган.

Сәнәгый җитештерү потенциалын “Алабуга”өстенлекле икътисади зонасы, технопарклар челтәре (“Мастер” Кама индустрия паркы мәйданчыгы, «Татэлектромаш» технопаркы җаваплылыгы чикләнгән берләшмәсе, “Прикамья” фәнни-сәнәгый коммерциясез партнерлык технопаркы, «Алабуга шәһәре бизнес-инкубаторы” Дәүләт автоном учреждениесе) билгели.

Башка тармакларны нефть чыгару, төзелеш материаллары сәнәгате (тимер-бетон, металл конструкцияләр һәм түбә ябу материаллары, кирпеч заводлары), җиңел сәнәгать (тегү фабрикасы), агач эшкәртү (пиломатериаллар, катыргы һәм кәгазь, җиһазлар җитештерү) билгели.

Азык-төлек җитештерү шәһәр җирлекләрендә, район үзәкләрендә тупланган һәм зур ит-сөт комбинатларын, кошчылык фабрикаларын, ит консервлау заводын, суыкта саклау комбинатын, икмәк пешерү заводларын, май-сыр җитештерү, шикәр җитештерү, эчемлекләр, кондитер һәм ликёр-аракы продукциясе җитештерү предприятиеләрен берләштерә.

Төзелеш тармагы үсеш алган (торак һәм юл төзелеше, сәнәгать объектлары төзелеше).

Төньяк-Көнчыгыш район Татарстан Республикасындагы тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 20% ын җитештерә. Район республикадагы иң зур чәчү җирләренә ия (республика җбирләренең 21,5% ы). Регион бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар (язгы бодай, көзге арыш, арпа, солы, борчак, карабодай), бәрәңге, шикәр чөгендере, яшелчәләр үстерү буенча махсуслашкан. Ит-сөт һәм сөт-ит терлекчелеге, дуңгызчылык, кошчылык һәм сарык үрчетү терлекчелекнең төп тармаклары булып исәпләнә.

Республика буенча алганда, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның - 28,4 % ы (1нче урын), итнең 22,4% ы (2нче урын), сөтнең – 18,2% ы (4нче урын) әлеге районга туры килә.

Сәнәгать җитештерүеннән тыш, район мәдәни танып белү туризмы, санорий-курорт эшләре буенча да зур потенциалга ия. Борынгы Алабуганың тарихи-мәдәни мирасын, “Түбән Кама” саклаулыгының кабатланмас табигатен чит илләрдә дә беләләр. “Ижминводы” санаторие үзенең шифалы суы һәм дәвалауның замана таләпләренә җавап бирүе белән мактала.

Көньяк-Көнчыгыш икътисади район (Көньяк-Көнчыгыш)

Район Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Аның составына Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнары керә.

Районның мәйданы – 9.98 мең км2 (Татарстан Республикасы мәйданының 14,7 % ы). Территориясе аз гына калкулыклы платодан гыйбарәт. Биредә Татарстан Республикасының иң биек ноктасы (381 м) урнашкан. Бу – Көнчыгыш Кама аръягының урман дала өлеше. Анда соры һәм кара-соры урман туфрагы, типик кара туфрак (барлык җирнең 80% тан артыгы) өстенлек итә. Нефть запаслары, иярчен газ, битум, известьташ, доломит, минераль су һәм шифалы ләм бар.

Көньяк-көнчыгышта халык саны – 517,7 мең кеше (республика халкының 13,7% ы), һәм ул бу күрсәткечләр буенча Төньяк-Көнбатыш һәм Төньяк-Көнчыгыштан гына калыша. Соңгы елларда халык санының бераз кимүе күзәтелә: 1979 елда – 463, 9 мең кеше булса, 2000 елда 528,0 мең кеше исәпләнгән. Бу әлеге региондагы миграция үзенчәлекләренә бәйле.

Туучылар саны (12,9‰) үлүчеләрнекеннән кимрәк (13,7‰). Халыкның табигый артымы да тискәре (-0,8‰). Сальдо-миграция дә тискәре (-1,55‰).

Халык тыгызлыгы буенча район республикада өченче урында тора – бер квадрат км га 51,9 кеше. Көньяк-көнбатыш халкы, нигездә, шәһәрләрдә яши (урбанизация коэффициенты – 70,6%, бу республиканың уртача күрсәткечләреннән кимрәк). Районда 5 шәһәр (Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск) һәм шәһәр тибындагы 3 бистә (Түбән Мактама, Урыссу, Карабаш) урнашкан.

Көньяк-Көнчытыш – индустрия районы. Аңа Татарстан Республикасы сәнәгать җитештерүенең 30% ы туры килә. Икътисады нефть чыгаруга нигезләнгән, һәм бу өлкәдә “Татнефть” ААҖ һәм берничә кечерәк оешма махсуслашкан. Нефть Көньяк-Көнчыгышның барлык территориясендә чыгарыла.

“Татнефть” ААҖ – әйдәп баручы халыкара компания, Россия компанияләре арасында нефть чыгару буенча – дүртенче, нефть запаслары буенча өченче урында тора. Дөньяда нефть чыгару буенча – утызынчы, нефть запаслары буенча унсигезенче урында тора. Компания 94 нефть һәм 150 гә якын битум чыганаклары тапкан.

Биредә сәнәгатьнең газ эшкәртү, машина төзелеше һәм металл эшкәртү кебек төрләре аеруча үсеш алган. Машина төзелеше сәнәгате (нефть һәм электр җиһазлары, приборлар җитештерү, электр техникасы сәнәгате, автогараж һәм санитар-техник җиһазлар җитештерү) районның зур шәһәрләрендә урнашкан һәм нефть тармагы һәм аның инфраструктурасына юнәлдерелгән.

Икътисадның төп тармакларын һәм район халкын тәэмин итүдә электр энергетикасы (Урыссу ГРЭСы), төзелеш материаллары сәнәгате (тимер-бетон эшләнмәләр заводы, төзелеш материаллары комбинаты, кирпеч заводлары), җиңел сәнәгать (өс киеме, оекбашлар һәм махсус эш киемнәре һ.б.), агач эшкәртү (йорт җиһазы фабрикалары) һәм азык-төлек индустриясе (ит, сөт һәм май комбинатлары, кондитер ризыклары эшләп чыгару) мөһим роль уйный.

Районның авыл хуҗалыгы тармагы җитештерү күләме буенча башка районнардан шактый калыша (республика күрсәткеченнән 11% ка кимрәк). Авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы (Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җирләренең 15% ы) буенча, район 4 нче урында тора.

Районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан бодай, арыш, арпа, солы, борчак үстерелә. Районда ит-сөт терлекчелеге, сарык үрчетү яхшы үсеш алган. Шәһәр яны хуҗалыкларында дуңгызчылык, умартачылык, җәнлек үрчетү белән шөгыльләнәләр. Авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләрен җитештерүдә районның өлеше алай зур түгел (барлык күрсәткечләр буенча 6 нчы урын): бөртеклеләр – 5,8%, ит – 6,4%, сөт – 6%.

Бу территориядә төп игътибар нефть-газ ресурсларын чыгаруда яңа технологияләр куллануга; автомобиль юллары салу һәм ремонтлау сәнәгатенә, юл сервисын булдыруга юнәлтелгән. Моңа “Көнбатыш Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридорын төзү буенча инвестицияләр проектын тормышка ашыру да керә.

Кама аръягы икътисади районы (Кама аръягы)

Кама аръягы икътисади районы Кама елгасыннан көньякка һәм Иделдән көнчыгышка таба урнашкан һәм республиканың көньяк өлешен алып тора. Кама аръягы регионына 8 муниципаль район карый: Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас,Чирмешән, Чистай.

Районның мәйданы 14,1 мең км2 (Татарстан Республикасы мәйданының 20,8% ы). Кама аръягы – республиканың аеруча зур икътисади районнарының берсе (Төньяк-Көнчыгыштан соң 2 нче урында тора).

Табигать байлыклары районның иҗтимагый һәм икътисади үсеше өчен уңай алшартлар тудыра. Рельефы тигезлекле, климаты җылы, корылыклы. Кара туфрак күпчелекне тәшкил итә (якынча 70%). Әлеге факторлар күптармаклы авыл хуҗалыгы үсеше өчен уңайлы. Кама аръягында нефть һәм табигый битум, торф, төзелеш комы һәм кызыл балчык кебек файдалы казылмалар бар.

Районда 273,3 мең кеше (республиканың халкының 7,2% ы) яши. Соңгы елларда район халкының саны кими: 1979 елда 339,1 мең кеше булса, 2002 елда – 286,0 мең кеше исәпләнә. Бу вәзгыять демографик мохитнең уңайсыз булуы һәм халыкның Татарстандагы икътисади яктан яхшырак үсеш алган районнарга, зур шәһәрләргә (аеруча Казанга, Яр Чаллыга) китүе сәбәпле туган.

Районда туучылар – 12,4‰, үлүчеләр – 16,5‰, халык санының табигый артым күрсәткече тискәре (-4,6‰). Сальдо миграция күрсәткече дә тискәре (-1,36‰).

Халык тыгызлыгы зур түгел – бер квадрат км га 19,4 кеше. Кама аръягы икътисади районы халкын, нигездә, авылда яшәүчеләр тәшкил итә. Урбанизация коэффициенты – 50,2%, бу уртача республика күрсәткеченнән шактый түбән. Район халкы 3 шәһәрдә (Чистай, Нурлат, Болгар), шулай ук шәһәр тибындагы 2 бистәдә (Алексеевск һәм Аксубай) яши.

Кама аръягы районының икътисады аграр-индустриаль характерда. Район Татарстан Республикасының тулай авыл хуҗалыгы продукциясенең 18,1% н җитештерә һәм, Төньяк-Көнбатыш һәм Төньяк- Көнчыгыш районнардан соң, өченче урында тора. Авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 21% ны тәшкил итә (Татарстан Республикасының Төньяк-Көнчыгыш районыннан гына кимрәк).

Үсемлекчелектә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар (язгы һәм көзге бодай, арыш, солы, борчак, тары) өстенлек итә, бәрәңге, шикәр чөгендере, силоска кукуруз үстерелә. Терлекчелек тармагында сөт-ит терлекчелеге, дуңгызчылык, сарык үрчетү төп урынны алып тора.

Республика күләмендә җитештерелгән бөртекле культураларның 20,2% ы (Төньяк-Көнбатыш һәм Идел алды районнарыннан кала өченче урын); итнең – 12,2% ы (дүртенче урын); сөтнең – 22,9% ы (беренче урын) әлеге районга туры килә.

Җитештерү сәнәгате нефть чыгару, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүгә бәйле. Эшкәртү тармаклары, нигездә, шәһәр җирлекләрендә урнашкан.

Нефть районның көньягында чыгарыла, аның белән "Татнефть" ААҖ составына керә торган “Норлатнефть” нефть һәм газ чыгару оешмасы шөгыльләнә. Машина төзелеше тармагына сәгать заводы, автомобиль, суднолар ремонтлау предприятиеләре, махсус автомобиль җиһазлары заводы (Чистай шәһәрендә), машина төзелеше, ремонт-механика заводлары (Норлат шәһәре) керә.

Сәнәгать предприятиеләренең күбесе азык-төлек сәнәгатенә карый. Район бай чимал базасына ия. Азык-төлек индустриясенең төп юнәлешләре: ит эшкәртү (Чистай, Норлат, Болгар шәһәрләрендә), сөт эшкәртү (Чистай, Норлат шәһәрләре, шәһәр тибындагы Алексеевск бистәсе, Яңа Чишмә, Чирмешән авыллары), шикәр җитештерү (Норлат шәһәре), иген саклау һәм эшкәртү (Чистай, Норлат шәһәрләре), икмәк пешерү һәм кондитер әйберләр җитештерү (Чистай, Норлат шәһәрләре).

Кама аръягы икътисади районы сәнәгате шулай ук төзелеш индустриясе, җиңел һәм агач эшкәртү сәнәгатьләре предприятиеләрен үз эченә ала.

Туган якны өйрәнү буенча туризмны үстерү мәйданы буларак та, Кама аръягы икътисади районының әһәмияте зур. Мондагы Биләр музей-тыюлыгына, Болгар тарихи-архетиктура музей тыюлыгына ел саен Татарстаннан һәм чит республикалардан меңнәрчә туристлар килә.

Кама алды икътисади районы (Кама алды)

Кама алды икътисади районы республиканың төньягында Кама елгасының уң ярында һәм Нократ елгасының көнбатышында урнашкан. Аның составына Балтач, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче муниципаль районнары керә.

Районның мәйданы чагыштырмача кечкенә – 9,2 мең км2. Ул Татарстан территориясенең 13,5% ын (икътисади районнар арасында 5 урынны) алып тора.

Табигать шартлары авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Рельефы - дулкынлы тигезлекле, климаты чагыштырмача җылы, дымлылык җитәрлек. Ашлама кертүне таләп итә торган ачык соры, соры урман туфрагы һәм кәсле көлсу туфрак таралган.

Кама алды икътисади районының чимал базасы ярлы. Файдалы казылмалардан рудасыз казылма байлыклар ( төзелеш ташы, кирпеч ясау өчен кызыл балчык) һәм торф бар. Мамадыш районында зур булмаган нефть ятмаларын тирәнтен тикшерү эше бара.

Районда 203,6 мең кеше яши (республика халкының 5,4% ы). Халык санының кимүе күзәтелә: 1979 елда 236,7 мең кеше булса, 2000 елда – 211,7 мең. Бу күренеш унайсыз демографик хәлгә һәм халыкның Казан шәһәренә һәм республиканың башка җитештерү үзәкләренә китүенә бәйле.

Туу күрсәткече – 12,6‰, үлүчеләр саны – 14,8‰, халыкның табигый артымы тискәре (- 2,2‰). Сальдо миграция коэффициенты да тискәре (-1,6‰). Халкының урнашу тыгызлыгы – бер квадрат км га 22,3 кеше – республика күрсәткечләренә караганда 2 тапкыр кимрәк.

Шәһәр халкы күп түгел (26,7%) һәм алар, нигездә, шәһәр тибындагы Балык Бистәсе, Балтач, Байлар Сабасы, Кукмара бистәләрендәһәм Мамадыш шәһәрендә яшиләр.

Авыл хуҗалыгы районның төп икътисади тармагы булып санала һәм ул республиканың авыл-хуҗалыгы сәнәгатенә шактый зур өлеш кертә. Кама алды икътисади районы республика авыл хуҗалыгы җирләренең 14% ын алып тора (бишенче урын) һәм барлык аграр продукциянең 14,6% ын (дүртенче урын) җитештерә. Районга республикада җыелган бөртекле культураларның 8,9% ы (бишенче урын), җитештерелгән итнең 13,9% ы (бишенче урын), сөтнең 20,4% ы (өченче урын) туры килә.

Район бөртекле культуралар (язгы бодай, арыш, арпа, солы), бәрәңге, яшелчәләр, терлек азыгы үстерү буенча махсуслашкан. Терлекчелекнең сөт-ит һәм ит-сөт төрләре, дуңгыз һәм сарык үрчетү, кошчылык төрләре үсеш алган.

Районның сәнәгате зур түгел һәм ул җирле чималны эшкәртүгә корылган. Аның төп тармаклары – азык-төлек, җиңел һәм агач эшкәртү сәнәгате.

Азык-төлек сәнәгате күп төрле һәм үз эченә сөт эшкәртү предприятиеләрен (Мамадыш шәһәре, шәһәр тибындагы Балык Бистәсе, Балтач, Байлар Сабасы бистәләре, Теләче авылы) икмәк кабул итү предприятиеләрен (Мамадыш шәһәре, шәһәр тибындагы Байлар Сабасы, Шәмәрдән бистәләре), ит комбинатын һәм сыра заводын ( шәһәр тибындагы Шәмәрдән бистәсе) ала. Икмәк пешерү заводлары (Мамадыш шәһәре, шәһәр тибындагы Кукмара, Балтач, Байлар Сабасы, Балык Бистәсе, Шәмәрдән бистәләре), балык җитештерү заводы (Балык Бистәсе) бар.

Җиңел сәнәгать мех әйберләр (шәһәр тибындагы Шәмәрдән һәм Балтач бистәләре), киез аяк киемнәре ( шәһәр тибындагы Кукмара бистәсе), тегеп эшләнгән әйберләр (шәһәр тибындагы Балтач, Кукмара бистәләре), киҗе-мамык тукымалар (Мамадыш шәһәре) җитештерүдә махсуслаша.

Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате Мамадыш шәһәрендә, шулай ук Саба, Балтач районнарында үсеш алган. Мамадышта, Балтач районының Түбән Ушма авылында кирпеч заводлары бар.

Авыл хуҗалыгында җитештерүчәнлекне арттыру, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча яңа предпрятиеләр төзү, транспорт челтәрен яңарту һәм агротуризмны җәелдерү районның үсеш юнәлешләре булып санала.

Идел алды икътисади районы (Идел алды)

Идел алды икътисади районы Татарстан Республикасында Идел елгасының уң ярында урнашкан көньяк-көнбатыш территорияне үз эченә ала. Аның составына Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары керә.

Идел алды икътисади районының мәйданы 7,5 мең км2 (республика территориясенең 11% ы). Бу Татарстанның иң компактлы районы.

Табигать шартлары авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен уңайлы. Районның рельефы – Зөя һәм Идел елгалары арасында күп тапкыр тармакланган тигезлекле. Климат шартлары буенча, Идел алды республиканың иң җылы районы исәпләнә. Районның төньягында соры урман туфрагы, Буадан көньяктарак – селтесезләнгән кара туфрак өстенлек итә. Файдалы казылмалардан гипс ятмаларын, известьташ, доломит, бентонитлы кызыл балчык, фосфоритлар һәм составында цеолит булган токымнарны атарга мөмкин. Минераль су чыга торган урыннар да бар.

Идел алды икътисади районында халык саны 149,0 мең кеше (республика халкының 4% ын) тәшкил итә. Халык саны кими: 1979 елда 212,3 мең кеше яшәсә, 2002 елда 156,7 мең кеше исәпләнгән. Бу күренеш уңайсыз демографик хәлгә һәм халыкның Казан шәһәренә һәм республиканың башка җитештерү үзәкләренә китүенә бәйле.

Республиканың башка кътисади районнары белән чагыштырганда, монда туу күрсәткече иң азы – 10,9‰. Үлүчеләр 17,4‰ ны тәшкил итә (Кама аръягында гына күбрәк). Халыкның табигый артымы тискәре (-6,5‰), бу - республикада иң түбән күрсәткеч. Сальдо миграция күрсәткече дә тискәре (- 1,5‰).

Халык тыгызлыгы да, республика буенча алганда, иң түбәне – бер квадрат км га 8,9 кеше. Идел алдында авылда яшәүчеләр күбрәк, урбанизация коэффициенты 30,6%. Шәһәр торак җирлекләренә Буа һәм Тәтеш шәһәрләре һәм шәһәр тибындагы 4 бистә (Апас, Кама Тамагы, Куйбышев Затоны һәм Тенишево) керә.

Район икътисадының нигезен авыл хуҗалыгы хасил итә (барлык районнар арасында бишенче урын). Авыл хуҗалыгы җирләре республика җирләренең 12,5 % ын (алтынчы урын) алып тора. Район бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар (язгы һәм көзге бодай, көзге арыш, арпа, солы, борчак, карабодай), бәрәңге, шикәр чөгендере, силоска кукуруз үстерү буенча махсуслашкан. Ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз һәм сарык үрчетү, кошчылык тармаклары терлекчелекнең төп тармаклары булып исәпләнә.

Республикада үстерелгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 20,6% ы район өлешенә (Татарстан Республикасының Төньяк-көнбатыш районыннан соң икенче урын) туры килә, ит җитештерүдә бу күрсәткеч – 12,5% (дүртенче урын), сөт җитештерүдә 12% ны (бишенче урын) тәшкил итә.

Районда җирле чимал нигезендә күптармаклы азык-төлек индустриясе барлыкка килгән. Районның шәһәр һәм район үзәкләрендә ит (Буа, Тәтеш шәһәрләрендә ит комбинаты һәм кошчылык фабрикалары), сөт эшкәртү, май-сыр ясау (Буа шәһәрендә, Иске Шәйморза авылында), шикәр (Буа шәһәрендә), балык (Тәтеш шәһәрендә) сәнәгате, эчемлекләр җитештерү (Тәтеш шәһәрендә) предприятиеләре эшли. Иген саклау һәм эшкәртүгә, катнаш азык әзерләүгә дә (Буа, Тәтеш шәһәрләрендә, Борындык, Куланга авылларында) зур әһәмият бирелә.

Регионда республика күләмендә зур булмаган, әмма районның икътисады өчен мөһим булган гомуми һәм авыл хуҗалыгы машина төзелеше предприятиеләре (Буа, Тәтеш шәһәрләрендә, Лощи авылында) эшли, суднолар ремонтлау (шәһәр тибындагы Куйбышев Затоны бистәсе), җиңел сәнәгатьнең тегү (Тәтеш шәһәре) һәм киҗе-мамык (Буа шәһәре) тармаклары, төзелеш материаллары сәнәгате (Буа шәһәре), йорт җиһазлары җитештерү һәм полиграфия эше (Тәтеш шәһәре) җайга салынган.

Цеонит запасларын эшкәртү, транспорт инфраструктурасын камилләштерү, хезмәт күрсәтү сферасын үстерү ( юл буе сервисы һәм туризм, санаторий-курорт эше), төзелеш материаллары җитештерү, авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген арттыру һәм авыл хуҗалыгы продукциясе эшләп чыгару тармаклары Идел алды районы үсешендә өстенлекле юнәлешне тәшкил итә.