Тарих

КАЗАН ХАНЛЫГЫ

КАЗАН ХАНЛЫГЫ, Урта Идел һәм Чулман буйларында 1438–1552 елларда яшәгән феодаль дәүләт. Идел буе Болгар дәүләте территориясендәАлтын Урда таркалган чорда барлыкка килә. Олуг Мөхәммәд хан нигезләгән. Ханлыкның башкаласы — Казан. Алат, Арча, Кашан, Болгар, Иске Казан, Лаеш, Тәтеш, Чаллы – икътисади, дини һәм мәдәни үзәкләр була. Аларның башында әмирләр тора.

Казан ханлыгы үзенә бәйле өлкәләрне берләштерүче эре вилаятьләр — даругалардан тора. Алат, Арча, Гәреч, Җөри, Нугай даругалары була. Даругалар белән карачыбәкләр яки танылган әмирләр, бәкләр идарә итә. Даругалар берничә торак пунктларны берләштергән олысларга бүленә. Олыслар башында әмирләр, морзалар, старшиналар тора, алар салым җыю, мәхкәмә эшләрен башкару, хәрби ополчениеләр туплау белән шөгыльләнәләр.

Казан ханлыгы җирләрендә төрки телле һәм фин-угор халыклары яши. Барлык эшләр, дипломатик язышулар төрки телдә алып барыла. Югары хакимият Җүчи нәселеннән чыккан ханнар кулында була. Фәкать ислам динен тотучы чыңгызыйлар гына хан була ала. Формаль яктан ханнар хакимиятне бер кулда тоталар, аларның исеме мәчеттә дога укыганда әйтелә, алар барлык кануннарга үз мөһерләрен сугалар, дәүләтнең бүтән вазифаларын башкаралар. Чынлыкта исә хакимият диван кулында була. Ул югары татар аксөякләре вәкилләреннән тора. Югары административ һәм хәрби хакимият олуг карачыбәк кулында була, ул күбрәк Ширин ыруы вәкилләреннән (мәсәлән, Булат Ширин, аның улы Нурали) билгеләнә.

Аксөякләрнең социаль бүленешен җир биләү хокукына (яки билгеле бер күләмдә салым җыюга) бәйле иерархик система тәшкил итә, җирбиләүче җир өчен үзенең хуҗасына хезмәт итәргә тиеш була. Аксөякләрнең иң югары катлавын Җүчи нәселе вәкилләре – угланнар, солтаннар, бәкләр, шул исәптән карачыбәкләр һәм әмирләр, аннары морзалар, чуралар — баһадурлар (батырлар) һәм казаклар тәшкил итә. Дәүләттә иң мөһим эшләр (ханны тәхеткә утырту, аны төшерү, сугыш игълан итү, солых төзү) аксөякләр җыенында –корылтайда тикшерелә.

Халыкның төп массасын ханга һәм феодалга салым түләүче кара халык тәшкил итә. Төп салым ясак була. Аннан тыш җир һәм керем салымнары, җыемнар, төрле йөкләмәләр – гаскәрләргә, хакимиятләргә азык-төлек бирү, ямчылык булган. Шулай ук мөселманнар руханилар файдасына салымнар (гошер, зәкят) биргән, мөселман булмаган бәйле халык та ясак һәм салым түләгән.

Гаскәрне төрле даруга һәм шәһәрләрдән җыелган халык, хан һәм аксөякләрнең шәхси отрядлары, аркадаш өлкәләр, илләр сугышчылары (30–50 мең кеше) тәшкил итә. Армиянең төп терәге аксөякләр була, гаскәр башлыклары һәм сугышчылар, нигездә, авыр кораллы атлылардан (5–10 мең кеше) тора, җәяүлеләр ярдәмче рольне үти. Кырдагы сугышларда һәм ныгытмаларны саклаганда утлы корал кулланыла. Елгаларда сугышканда хәрби һәм транспорт-сәүдә флотыннан файдаланалар. Казан ханнары күрше, шул исәптән, рус җирләренә зур яулар оештыралар (1445, 1448, 1505, 1521, 1523, 1536 еллар).

Халыкның төп шөгыле — игенчелек, терлекчелек, чолыкчылык, балыкчылык була. Шәһәрләрдә, тимерчелек, корал ясау, чүлмәкчелек, зәргәрчелек, тире, агач эшкәртү, сәүдә эше киң таралган була. Русь, Урта Азия һәм Кавказ илләре белән сәүдә итешәләр. Читкә мех, күн әйберләр, бал, икмәк чыгарыла; ә читтән бизәнү әйберләре, кыйммәтле кораллар, тукымалар, тәмләткечләр, терлек кертелә.

Ул чорның архитектура ядкәрләре сакланмаган, әмма кайбер монументаль биналар –Таһир мунчасы, Колшәриф мәчете, Отыч мәчете, Нургали мәчете турында безгә язма чыганаклардан һәм Казан Кремлендә үткәрелгән археологик казу материаллары буенча билгеле. Археологик казу эшләре вакытында биналарның декоратив бизәлешләре, керамика әйберләре, күн аяк киемнәре калдыклары табыла.

Дәүләт дине ислам була. Дин әһелләре зур җир биләмәләре — вакыфлар били. Дин башлыгы булып сәед санала. Иң танылган сәедләр: Бараш (1491–1507 еллар), Шәех Хөсәен 1512–1516 еллар). Алар дәүләт белән идарә итүдә һәм Казан ханнарының дипломатик сөйләшүләрендә катнашалар.

Шәех, казый, мулла, имам, хафизлар һәм башка руханилар гыйбадәт кылуны оештыралар, шулай ук илдә гражданлык эшләрен карауда катнашалар.

Мәктәп һәм мәдрәсәләр дин әһелләре карамагында була. Казанның Җамигъ мәчете каршында 1552 елда Колшәриф җитәкләгән зур мәдрәсә һәм китапханә булуы турында мәгълүматлар сакланган.

Күп кенә мәдрәсәләрдә кулъязма китаплар туплана һәм китапханәләр оештырыла, аларда күчереп язучы хаттатлар эшли. Халыкның укый-яза белүен, мәдәни дәрәҗәсен сакланып калган көнкүреш әйберләрендәге, кабер ташларындагы язулар раслый. Татар әдәбияты үсеш ала: Мөхәммәдъярның «Төхфәи мәрдан» һәм «Нуры содур» поэмалары, Шәрифи Хаҗитарханиның (Колшәриф) «Зафәрнамәи вилайәте Казан» («Казан төбәгендәге җиңүләр китабы») әсәре, Колшәриф, Мөхәммәдәмин, Гарифбәкнең аерым шигырьләре билгеле. Аерым шәҗәрәләр рәвешендә һәм фольклор традицияләрендә сакланган үзенчәлекле тарихи язмалар булган («Елъязмалар җыентыгы», «Дәфтәре Чыңгызнамә»).

Казан ханлыгы актив тышкы сәясәт алып бара. Эчке хәлләрне ныгыткач, Олуг Мөхәммәд хан Мәскәү кенәзлегенә яулар белән бара (1439, 1444 еллар). 1445 елда аның уллары Мәхмүд белән Якуб Суздаль янында Мәскәүнең бөек кенәзе Василий II гаскәрен тар-мар итәләр, үзен әсирлеккә төшерәләр. Ул килешүгә барырга, зур йолым һәм ел саен ясак түләргә мәҗбүр була. Якынча шул вакыттан соң Олуг Мөхәммәднең исеме чыганакларда искә алынмый. 1445 елда аның улы Мәхмүд үз туганнары Якуб белән Касыймны Казаннан куа, тәхеткә утыра һәм 1467 елга кадәр идарә итә. Ул идарә иткән чорда Рус дәүләте белән тыныч мөнәсәбәтләр урнаша һәм ханлыкта административ-сәяси структура барлыкка килә. Мәхмүд үлгәч (1467), тәхеткә аның улы Хәлил утыра, шул ук елда тәхетне Ибраһим ала, әмма аңа каршы аксөякләр тарафыннан яшерен фетнә оештырыла, һәм тәхеткә Мишәр җиреннән удел кенәзе Касыйм чакырыла. Мәскәүнең бөек кенәзе Иван III яклавына таянып, Касыйм Казанга яу белән бара, әмма җиңелә. Мәскәү-Казан сугышы (1467–1469 еллар) солых төзү белән тәмамлана. 1470 елларда Казан ханлыгының эчке хәле ныгый, ул Югары Чулманда һәм Нократ төбәгендә үз биләмәләрен киңәйтә башлый (1478 елда Хлынов шәһәренә яу оештырыла). Рус гаскәрләренең һәм ушкуйникларның җавап һөҗүмнәре кире кагыла (1478 ел).

Ибраһим үлгәч (1479 ел), тәхет өчен үзара көрәш башлана. Илһам (1479–1487), тәхеткә дәгъва кылучы солтан Мөхәммәдәминне куа. Соңгысы Мәскәү ярдәмендә Илһамга каршы сугыш башлый (1482 елгы яу). 1484–1485 елларда Мөхәммәдәмин Казанны ала, ләкин озакламый бәреп төшерелә. Илһам хакимиятенең көчәюенә җавап йөзеннән, рус гаскәрләре Казанга яу оештыралар (1487 ел), озак камап торганнан соң, аны алалар һәм ханны тәхеттән төшерәләр. Мөхәммәдәмин хан идарә иткән чорда (1487–1495 еллар) Казан ханлыгы, Мәскәү протектораты басымы астында була һәм Мәскәү белән бер тышкы сәясәт алып бара. Мөхәммәдәмин диван хакимиятен чикли, бу исә аксөякләрнең ризасызлыгын соңгы чиккә җиткерә. Ул тәхеттән куыла. Карачыбәкләр Колмөхәммәд, Урак, Садыр һәм Агиш тәхеткә Шибан нәселеннән Себер ханы улы Мамыкны утырталар. Әмма карачыбәкләрне ул да канәгатьләндерми, 1496 елда хан тәхетенә Мөхәммәдәминнең кече туганы – Русьта яшәгән Габделлатыйф утыртыла. Ул да аксөякләрнең сәяси йогынтысын чикләргә тырыша, бу исә аксөякләр белән каршылык китереп чыгара. 1502 елда олуг карачыбәк Колмөхәммәд Габделлатыйфны бәреп төшерә һәм рус илчеләре ярдәмендә Казанга Мөхәммәдәминне кайтаруга ирешә (1502 ел). Ул эре аксөякләрнең сәясиһәм икътисади йогынтысын киметә һәм югары хакимиятне ныгыта. 1505–1507 елларда Мөхәммәдәмин Казан янында Мәскәү гаскәрләрен ике тапкыр тар-мар итә, Мәскәү белән берничә солых төзи (1507, 1508, 1512, 1516 еллар). Мөхәммәдәмин үлгәч (1518 елның декабре), олуг карачыбәк Булат Ширин җитәкчелегендәге диван Казан тәхетенә аксөякләрнең өстенлеген сакларга вәгъдә иткән Касыйм ханы Шаһгалине утырта. Әмма ханлыкта рус киңәшчеләренең йогынтысы арту һәм карачыбәкләр хакимиятен чикләргә тырышу сәбәпле, хан куыла. 1521 елда Казан тәхетенә Нурсолтан ханбикә   ярдәмендә Кырым солтаны Сәхибгәрәй утыртыла. Яңа хан, Кырым белән дуслыкка таянып, Рус дәүләтенә каршы актив хәрби хәрәкәтләр башлый: Мәскәүгә яу белән бара (1521 ел) һәм аны ясак түләргә мәҗбүр итә. 1523 елда Сәхибгәрәй яңадан Мәскәү һәм Әстерхан белән сугыш башлый, ләкин, Кырым ханы үлгәч, 1524 елда Казан ханлыгы тәхетенә үзенең туганы Сафагәрәйне утыртып, кинәт кенә Кырымга кайтырга мәҗбүр була. Аксөякләр ярдәмендә 1524 елда ул яу белән килгән рус армиясен куып җибәрә, 1526–1528 елда Мәскәү белән солых төзи. 1530 елда Мәскәү хөкүмәте солых килешүен өзә һәм Казанга яу белән килә. Әмма казанлылар нугай һәм әстерханлылар гаскәре ярдәмендә рус полкларын җиңә. Хан хакимиятенең яңадан көчәюе Мәскәү яклы аксөякләрнең фетнәсен тудырып, 1531 дә Сафагәрәй куыла, аның тарафдарлары үтерелә. Башында Мәскәү тарафдары ханбикә Гәүһәршат, Булат Ширин һәм Кече Гали морза торган диван 1531 елда Казан тәхетенә Касыйм ханы Җангалине чакыра. Ул нугай морзасы Йосыф кызы Сөембикәгә өйләнә. Василий III үлгәч (1533 ел), Мәскәүнең Казан ханлыгына йогынтысы нык кими, бу исә аксөякләрнең ханга һәм аның тарафдарларына каршы фетнәсен китереп чыгарып, 1535 елда Җангалине бәреп төшерәләр, тәхеткә яңадан Сафагәрәй утыртыла, Җангали үлгәч, ул Сөембикәгә өйләнә. Мәскәүдәге үзара көрәш-талаштан файдаланып, Сафагәрәй Руська уңышлы яу оештыра (1536–1537 еллар). Аның хакимияте ныгыган саен, аксөякләрнең ризасызлыгы арта, алар ханны алыштыру турында Мәскәү белән сөйләшүләр алып баралар. Моңа җавап итеп, Сафагәрәй аксөяк казанлыларның бер өлешен үтертә, шуның белән Казан аксөякләрен үзенә каршы куя; яңа фетнә нәтиҗәсендә хан бәреп төшерелә. Фетнәчеләр тәхеткә яңадан Шаһгали ханны чакыралар. Сафагәрәй нугай бәге Йосыф янына кача, аннан гаскәр алып, Казанга әйләнеп кайта һәм Шаһгали ханны тәхеттән төшерә. Сафагәрәй үлгәч (1549 елның марты), хакимият аның Сөембикәдән туган яшь улы Үтәмешгәрәйгә күчә. Хакимият Сөембикә кулында була һәм ул Кошчак углан җитәкләгән Кырым гвардиясенә таяна.

Казан аксөякләре арасындагы низаглардан һәм хан хакимиятенең көчсезләнүеннән файдаланып, 1545–1552 елларда Казанга Рус дәүләте яулары оештырыла. Иван IVнең Казанга турыдан-туры яулары уңышсыз төгәлләнгәч, 1551 елда Зөя елгасы тамагында Зөя ныгытмасы төзелә. Бу исә кырымлылар җәберенә ризасызлык белдергән Тау ягы җирле халыкларының патша ягына күчүенә китерә. Сөембикә хөкүмәте яклаучысыз кала. Кошчак углан һәм аның кешеләре үтерелә, Сөембикә белән Үтәмешгәрәй Мәскәүгә озатыла. 1551 елда тәхеткә яңадан Шаһгали утыра. Ханның Тау ягын Рус дәүләтенә бирү турындагы карары аксөякләрдә ризасызлык тудыра. Зур корылтай (1551 елның 14(24) сентябре) ханнан ул җирләрне кире кайтаруны таләп итә. Рус гарнизоны яклавына таянып, Шаһгали бу таләпне үтәүдән баш тарта, аксөякләргә каршы җәза чаралары үткәрә башлый 1552 елда Шаһгалине төшергәннән соң, казанлылар Иван IV кә ант кабул итү өчен илчелек сайлыйлар. Бу эш аксөякләрнең бер өлешендә һәм халыкта нык ризасызлык тудыра. Шуннан файдаланып, бәкләр Ислам бәй, Кибәк һәм Галикәй (Нарыйк уллары) русларга каршы баш күтәрәләр. Казанлылар гарнизонны юк итәләр һәм, тәхеткә Әстерхан солтаны Ядегәр Мөхәммәдне чакырып (1552 ел), Мәскәү дәүләте белән сугыш башлыйлар. 1552 елда рус гаскәрләре Казанга зур яу оештыра. 49 көн камалып торганнан соң, шәһәр штурм белән алына (1552 елның 2(13) октябре), Казан ханы әсир төшерелә һәм Мәскәүгә озатыла. Әмма Казан ханлыгы халкы үз дәүләтчелеген югалту белән килешә алмый һәм басып алучыларга ныклы каршылык күрсәтә. 1557 елда каршылык күрсәтүнең соңгы учаклары бастырыла. Казан ханлыгы территориясе Рус дәүләте составына керә һәм Казан сарай идарәханәсе карамагына тапшырыла. Ләкин төп халыкларның азатлыкка омтылышын тәмам бастыру мөмкин булмый, һәм алар берничә тапкыр (1572–1573, 1581–1584 елларда) үз дәүләтләрен торгызырга омтылып карыйлар.

Казан ханлыгы чоры татар халкы тарихында һәм мәдәниятендә мөһим баскыч булып тора. Ханлык халкы бүгенге Идел буе һәм Урал яны татар халкы формалашу өчен этник нигез хасил итә; мәдәният казанышлары (тел, дини традицияләр, фольклор һәм язма әдәби әсәрләр) татар халкының мәдәни-тарихи мирасының төп өлеше булып кереп кала.

Ханнар:

  • Олуг Мөхәммәд (1438–1445 еллар)
  • Мәхмүд (1445–1462 еллар)
  • Хәлил (1463–1467 еллар)
  • Илһам (1479–1484, 1485–1487 еллар)
  • Мөхәммәдәмин (1484, 1487–95, 1502–1518 еллар)
  • Мамык (1495–1496 еллар)
  • Габделлатыйф (1496–1502 еллар)
  • Шаһгали (1519–1521, 1546, 1551–1552 еллар)
  • Сәхибгәрәй (1521–1524 еллар)
  • Сафагәрәй (1524–1531, 1535–1545, 1546–1549 еллар)
  • Җангали (1531–1535)
  • Үтәмешгәрәй (1549–1551 еллар)
  • Ядегәр Мөхәммәд (1552 ел).