География

Транспорт һәм элемтә

Транспорт һәм элемтә

Транспорт икътисадның нигезен тәшкил итүче иң эре тармакларның берсе, сәнәгать һәм иҗтимагый инфраструктураның иң мөһим состав өлеше булып тора. Тармакта эшләүче кешеләр икътисади актив халыкның 7,1%ын тәшкил итә.

Россиянең Европа һәм Азия өлешләренә бара торган транзит юлларда урнашканлыктан, Татарстан Республикасының географик торышы транспорт өчен уңайлы.

Татарстан Республикасының транспорт комплексы 6 төр транспортны (автомобиль, шәһәр электор транспорты, эчке су, һава юлы, торбаүткәргеч, тимер юл, электр тапшыргыч линияләр) берләштерә.

Автомобиль транспорты йөк ташу (Татарстан Республикасында барлык йөк ташу күләменең 67 % ы) һәм пассажирлар ташу (76,5%) күләме буенча лидер булып тора. Республикадагы каты япмалы автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 21 мең км дан озынрак.

Йөк машиналары 82 меңнән артык, шуларның 73% тан күбрәге – гражданнарның шәхси милке. Автобус паркында 12 мең автомобиль исәпләнә.

Төп автомобиль юллары: Казан – Мәскәү, Казан – Түбән Новгород, Казан – Яр Чаллы – Уфа, Казан – Әлмәт – Бөгелмә – Оренбург, Казан – Ульяновск, Казан – Киров. Иң эре автомобиль юллары төене булып, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Лениногорск, Бөгелмә исәпләнә.

Тимер юл транспорты

Тимер юл – Татарстан Республикасын башка регионнар белән тоташтыручы төп транспорт чараларының берсе. Йөк ташу буенча бу төр транспортка 7%, ә пассажирлар ташу буенча 1,9% туры килә. Тимер юл магистральләре Татарстанны киңлек (Мәскәү – Казан – Екатеринбург) һәм меридиан юнәлешләрендә (Яшел Үзән – Йошкар-Ола, Свияжск – Ульяновск, Әгерҗе – Бөгелмә) кисеп үтәләр. Аларның озынлыгы 857 км. Казан, Яшел Үзән, Әгерҗе, Круглое Поле (Яр Чаллыда), һәм Бөгелмә республикада төп тимер юл төеннәре булып исәпләнә.

Һава транспорты

Һава транспорты пассажирлар ташу белән шөгыльләнә (гомуми күләмнең 0,2% ын тәшкил итә). Татарстанда ике халыкара аэропорт бар: “Казан” һәм “Бегишево” (Яр Чаллы). Бөгелмә аэропорты регионара һәм җирле элемтәләрне тәэмин итә. Хәзерге вакытта аэропортларны төзекләндерү эшләре алып барыла, һава юлы хәрәкәте белән идарә итү системасы модернизацияләнә.

Су юлы транспорты

Су юлы транспорты сезонлы, шунлыктан, республикада бу төр транспорт белән йөкнең 6% ы һәм пассажирларның 0,1 %ы гына ташыла. Россиянең Европа өлешендәге нигезен Идел бассейны тәшкил иткән бердәм тирән сулы система Каспий, Урта һәм Балтыйк диңгезләре юнәлешендә халыкара йөк ташуда катнаш йөзүгә яраклы суднолардан файдалану өчен шартлар тудыра.

Елга судно юллары Идел һәм Кама, шулай ук Нократ һәм Зөя елгаларының тирән урыннары аша үтә. Аеруча эре елга портлары Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә. Эчке су юлларының гомуми озынлыг 1057 км тәшкил итә.

Торбалар транспорты

Нефть, газ һәм этилен кудыручы үткәргеч торбалар транспорты да мөһим урын алып тора (барлык йөкнең 20% ы). Үткәргеч торбаларның гомуми озынлыгы 5967 км. Нефть табу районнарыннан нефть һәм газүткәргечләр Пермь, Уфа, Оренбург, Самара һәм Казанга килә. Европа илләренә алар Әлмәт шәһәреннән башланган “Дуслык” нефть үткәргече аша тапшырыла.

Шәһәр электр транспорты пассажирлар йөртүдә мөһим роль уйный (21,3%), шунлыктан, ул республиканың эре шәһәрләрендә (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт) транспорт схемасының нигезен тәшкил итә. Трамвай юлларының озынлыгы – 146 км, троллейбус линияләре 123 км га сузылган. Трамвай вагоннары 318 данә, троллейбус парклары – 264. Бүгенге көндә Казан метрополитенында 7 метро станцияләре арасында 8 дүрт вагонлы поезд йөри. Линия озынлыгы – 12,2 км.

ЭЛЕМТӘ

Тармак динамик үсештә һәм югары керемле булуы белән аерылып тора. Бүгенге көнгә элемтә тулысынча монополиядән чыккан, хезмәт күрсәтү базары оештырылган, керемнәренең арту темпы елына 30-35 % тәшкил итә. Тармакта 1,5 меңнән артык оешма бар, 20 меңнән артык хезмәткәр эшли.

Татарстанда халыкның телефон белән тәэмин ителеше бик югары. Станцияләргә 1116,4 мең аппарат тоташтырылган, шуларның 910ы – фатир телефоннары. Станцияләрнең сыйдырышлыгы – 1395,7 мең номер.

Республикада кәрәзле элемтә дә динамик үсештә. Кәрәзле элемтәгә кушылучыларның саны 6 миллионга җитә, элемтә сыйдырышлылыгы – 8630 мең номер. Мобиль элемтәнең абонент номерлары саны 100 кешегә 157,7 данә тәшкил итә.

Кәрәзле элемтә базарында эре федераль кәрәзле элемтә операторларының барысы да диярлек бар: “Мобиль ТелеСистемалар” ААҖ (МТС), “МегаФон” ААҖ, “ВымПелКом” ААҖ (БиЛайн).

Халыкның 99,5% ы – кәрәзле, 39,6%ы – цифрлы, 55,1% ы – кабельле телетапшырулар карый ала.

Республикада телекоммуникация челтәрендә 100% цифрлы инфраструктура төзелгән. Бу исә кулланучыларга сөйләм тапшыру, югары сыйфатлы Интернетка керү мөмкинлеге, мәгълүмат тапшыру кебек мәгълүмати коммуникацион хезмәт күрсәтүне уңышлы гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Республиканың барлык шәһәрләренә һәм район үзәкләренә гомуми озынлыгы 6000 км га җиткән сүс-оптика элемтә линияләре сузылган.

Мәкаләдәге сылтамалар