География

Дәүләт төзелеше һәм халкы

Дәүләт төзелеше һәм халкы

Татарстан – Россия Федерациясе составындагы республика. Татарстан Республикасының дәүләт башлыгы һәм иң югары вазифалы зат булып Президент тора. Ул республикадагы дәүләт хакимияте башкарма органнары системасын җитәкли һәм дәүләт хакимиятенең башкарма һәм оештыру органы булган Министрлар Кабинеты эшчәнлеге белән җитәкчелек итә. Министрлар Кабинеты Президентка буйсына. Премьер-министр кандидатурасы, Президент тәкъдиме белән, Татарстан парламенты тарафыннан раслана.

Бер палаталы Дәүләт Советы (парламент) Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең вәкиллекле һәм закон чыгару органы булып тора. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы - дәүләт хакимиятенең даими эшли торган иң югары вәкиллекле, закон чыгару органы.

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы биш елга сайлана һәм 100 депутаттан тора. Дәүләт Советын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе җитәкли.

Миңнеханов Рөстәм Нургали улы
Халиков Илдар Шәфкать улы

Җирле үзидарә үз вәкаләтләре кысаларында мөстәкыйль эшли. Җирле үзидарә органнары дәүләт хакимияте органнары системасына керми. Татарстан Республикасының барлык территориясендәге шәһәр, авыл җирлеге, муниципаль районнар һәм шәһәр округларында җирле үзидарә эшли.

Суд хакимияте Татарстан Республикасының Конституцион суды, гомуми юрисдикцияле федераль судлар, Татарстан Республикасының Арбитраж суды, дөнья судьялары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Суд эшләрен алып бару федераль канунга нигезләнеп башкарыла.

Татарстан Республикасының башкаласы – Казан шәһәре – Россиянең иң эре икътисади, фәнни, мәдәни һәм спорт үзәкләреннән берсе.

Татар һәм рус телләре Татарстанның Дәүләт телләре булып тора.

Татарстан Республикасы күп конфессияле. 2008 елның 1 гыйнварына 1398 дини оешма теркәлгән. Республиканың традицион конфессияләре булып сөнни ислам һәм православие диннәре санала.

Хәзерге вакытта эшли торган дини оешмалар саны буенча Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында лидер булып тора. Республикада 1400гә якын гыйбадәтханә, шулар арасында 1150 мәчет, 200 чиркәү, 50 башка конфессияләрнең дини культ биналары эшләп килә.

Республиканың дәүләт сәясәте ислам һәм православие диннәре мәнфәгатьләрен, закон алдында барлык диннәрнең тигез хокуклылыгын кайгыртуга юнәлдерелгән.

Сәяси-административ яктан Татарстан 43 муниципаль районга, 22 шәһәр, 20 шәһәр тибындагы поселокка һәм 897 авылга бүленә.

Татарстан Республикасы – Россиянең халык иң күп яши торган регионнарыннан берсе. Татарстан халык саны буенча Россия Федерациясенең 83 субъекты арасында 8 урында тора. 2011 елның уртасына Татарстанда гомуми халык санын 3 млн 787 мең 355 кеше тәшкил итә.

ХХ гасыр дәвамында һәм ХХI гасырның беренче унъеллыгында регионда халык түбән темплар белән генә арта: 1920 елга – 2,7 млн. кеше, 1970 елга – 3,13 млн. кеше, 1989 елга – 3,64 млн. кеше, 1999 елга – 3,78 млн. кеше, 2002 елга – 3,77 млн. кеше исәпләнә.

Тулаем алганда, Татарстан Республикасындагы демографик процесслар гомумроссия тенденцияләрен кабатлый. 2005-2011 еллар аралыгында туучыларның гомуми коэффициенты артык үзгәрмәгән: иң түбән күрсәткече – 2010 елда (9,6‰), иң югарысы 2009 елда (11,8‰) булган.

2011 елда соңгы 20 ел эчендә беренче тапкыр туучылар саны үлүчеләрдән күбрәк һәм республиканың табигый артым күрсәткече уңай булган (1 нче рәсем).

Мондый тенденция 2012 елда да күзәтелгән. 2012 елның июлендә халыкның табигый арту коэффициенты 1,2 ‰ гә үскән һәм республика халкы 2996 кешегә арткан. Гаиләдә беренче һәм икенче генә түгел, ә өченче һәм күбрәк бала саны арту да теркәлгән.

1 нче рәсем. 2005-2012 еллар аралыгында республикадагы демографик процесслар динамикасы
2 нче рәсем. Татарстан Республикасы халкының җенси һәм яшь үзенчәлекләре (2010 ел)

Республикада хатын-кызлар шәһәр җирендә күбрәк: эшкә яраклы 1000 ир-атка – 1015 хатын-кыз, пенсия яшендәге 1000 ир-атка 2652 хатын-кыз туры килә. Бары 15 яшькәчә булган шәһәр халкы арасында гына ир балалар саны күбрәк: 1000 малайга 956 кыз туры килә.

2010 елда республика халкының уртача гомер озынлыгы 70,8 яшь булган (Россия Федерациясе буенча уртача күрсәткеч – 69 яшь).

Татарстан Республикасында берничә дистә еллар дәвамында уңай сальдо-миграция күзәтелә. Бу регионның күрше регионнар һәм БДБ дәүләтләре халкын икътисади яктан үзенә җәлеп итүе турында сөйли. Татарстанга төп миграция төркемнәре Чувашия Республикасыннан, Марий Эл Республикасыннан, Башкортстаннан, БДБ дәүләтләре арасында Азәрбайҗаннан, Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан һ.б. республикалардан килә.

2010 елда мигрантларның гомуми саныннан 62,7 % республикаара миграцияләрдә катнашкан. Татарстан шәһәрләре арасында Мамадыш (10,5 ‰), Буа (7,9 ‰), Минзәлә (7,9 ‰), Казан (6,9 ‰), Менделеевск (5,4 ‰) шәһәрләрендә сальдо-миграция күрсәткече аеруча югары.

Зур сәнәгать шәһәрләрендә сальдо-миграция күрсәткечләре түбән, яки бөтенләй юк: Түбән Камада (-3,2 ‰), Яр Чаллыда (-0,9 ‰), Әлмәттә (0,1 ‰).

Татарстан территориясендә барлыгы 115 милләт вәкиле яши. Халыкның милли составында өч милләт вәкилләре өстенлек итә: татарлар (53%), руслар (39,4%), чувашлар (3,3%). Башка милләт вәкилләре аз санлы, аларның күрсәткече 1%тан артмый. Мәсәлән, чувашлардан соң дүртенче милли төркемне удмуртлар тәшкил итә (0,6 % ).

Башка милләтләрнең гомуми исәбе республика халкының 4,2%ын тәшкил итә. Төрле еллардагы халык санын алу күрсәткечләре буенча Республикадагы төп милләт вәкилләренең нисбәте 1 нче таблицада бирелә.

1 нче таблица. Төрле еллардагы халык санын алу күрсәткечләре буенча төп милләт вәкилләренең нисбәте

Халык

1926 елга мең кеше

1939 елга мең кеше

1959 елга мең кеше

1970 елга мең кеше

1979 елга мең кеше

1989 елга мең кеше

2002 елга мең кеше

2010 елга мең кеше

Татарлар

1263,4 (48,7 %)

1421,5 (48,8 %)

1345,2 (47,2 %)

1536,4 (49,1 %)

1641,6 (47,6 %)

1765,4 (48,5 %)

2000,1 (52,9 %)

2012,6 (53,2 %)

шул исәптән керәшеннәр

99,0

-

-

-

-

-

18,8

30,0

Руслар

1118,8 (43,1 %)

1250,7 (42,9 %)

1252,4 (43,9 %)

1328,7 (42,4 %)

1516,0 (44,0 %)

1575,4 (43,3 %)

1492,6 (39,5 %)

1501,4 (39,7 %)

Чувашлар

127,3 (4,9 %)

138,9 (4,8 %)

143,6 (5,0 %)

153,5 (4,9 %)

147,1 (4,3 %)

143,2 (3,7 %)

126,5 (3,3 %)

116,3 (3,1 %)

Удмуртлар

23,9

25,9

22,7

24,5

25,3

24,8

24,2

23,5

Мордвалар

35,1 (1,4 %)

35,8 (1,2 %)

32,9 (1,2 %)

31,0

29,9

28,9

23,7

19,2

Марийлар

13,1

14,0

13,5

15,6

16,8

19,4

18,8

18,8

Украиннар

13,1

16,1

16,9

28,6

32,8

24,2

18,2

Башкортлар

9,3

19,1

14,9

13,7

Азәрбайҗаннар

10,0

9,5

Татар халкы күпләп яшәгән төп районнар Казан артында – Казаннан төньякка һәм төньяк-көнчыгышка таба урнашкан зур ареал, шулай ук республиканың көнчыгышы һәм көньягы. Күпчелек район һәм шәһәрләрдә тателекне тәшкил итәләр. республиканың барлык территориясендә дә аларның өлеше арткан. (3нче рәсем). Көньяк-көнбатыш перифериядәге районнарда гадәттәгечә чувашлар, мордвалар яши, төньяк-көнчыгышта – удмуртлар һәм марилар. Иделнең ике як ярында урнашкан районнарда, Кама тамагының киң урынында русларның саны күбрәк. Шулай ук Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә һәм Алабуга шәһәрләрендә барлык шәһәр халкының яртысыннан артыграгын (60% тан артыграк руслар) тәшкил итә. 1960-1970 еллардагы хезмәт миграциясе нәтиҗәсендә, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә украиннар һәм башкортларның зур общиналары барлыкка килде (республикадагы барлык украиннарның 40 % ы һәм башкортларның 55 % ы).

Муниципаль берәмлекләрдә татар халкының санча күрсәткече

Республикада халык тыгызлыгы 1 км2 га 55,8 кеше тәшкил итә. Бу күрсәткечләр буенча, Самара өлкәсе (59,2 кеше км2) һәм Чувашия Республикасыннан (69,9 кеше км2) кала, Татарстан башка күрше регионнаны узып киткән. Мәсәлән, Марий Эл Республикасында 1 км2 ка 30,2 кеше, Удмуртиядә – 38,6, Киров өлкәсендә – 11,6, Башкортстанда 28,3 кеше туры килә.

Халык тыгызлыгы картасы

Татарстан Республикасында авыл җирләрендәге халык тыгызлыгы 1 км2 ка 13,7 кеше генә туры килә. Бу исә урбанизациянең югары булуы турында сөйли.

Шәһәр җирлегендә республика халкының 75,4 % ы, авылда – 24,6% ы яши. Шәһәр халкы саны тотрыклы рәвештә әкрен генә арту тенденциясенә ия.

Республика шәһәрләре халык исәбе буенча аерылалар һәм республиканың эчке һәм тышкы иҗтимагый-икътисади процессларында төрле роль уйныйлар. Халык саны 100 меңнән артыграк булган зур шәһәрләр күп тармаклы сәнәгатькә ия, алар, эчке һәм тышкы базар өчен продукция җитештереп, регион эчендәге хезмәт бүленешендә катнашалар (1 нче табл.).

2 нче таблица. Халык саны буенча шәһәрләр классификациясе, 2010 нчы ел

Шәһәрнең дәрәҗәсе

Атамасы

Халык саны

мең. кеше

ТРндагы гомуми шәһәр халкы санына карата % өлеше

I. Миллионерлар

(1 млн.кеше яки күбрәк)

Казан

1136,5

40

II. Иң зурлар

(500 – 999,9 мең кеше)

Яр Чаллы

510,3

18

III. Зур

(100 – 499,9 мең кеше)

Түбән Кама

227,1

8

13

Әлмәт

142,1

5

IV. Уртача зурлыктагы

(20 – 99,9 мең кеше.)

Яшел Үзән

99, 1

3,5

19,8

Бөгелмә

89,9

3,1

Алабуга

70,5

2,5

Лениногорск

65,5

2,3

Чистай

61, 1

2,1

Зәй

42,1

1,5

Азнакай

34,4

1,2

Нурлат

32,1

1,1

Баулы

23,2

0,8

Менделеевск

22,4

0,8

Буа

20,4

0,7

V. кечкенә

( 19,9 мең кешегә кадәр)

Әгерҗе

19,2

0,67

3,4

Арча

17,9

0,63

Минзәлә

16,5

0,6

Мамадыш

14,6

0,5

Тәтеш

11,4

0,4

Болгар

8,3

0,3

Лаиш

7,9

0,2

Тарихи һәм икътисади сәбәпләр аркасында республиканың шәһәр халкы тигез таралмаган. Күпчелек өлеше Татарстанның төньяк-көнбатышында, төньяк-көнчыгышында, һәм көньяк- көнчыгышында яши. Монда үсештәге агломерацияләр булган шәһәрләр, системалар формалашкан.

Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрен һәм алар арасындагы халык яши торган полосаның үз эченә алган Казан агломерациясе иң тотрыклылардан исәпләнә. Казан агломерациясе чикләрендә 1 млн 300 мең кеше яши. Бу республика халкының 34,4 % ын һәм региондагы барлык шәһәр халкының 45,5 % ын тәшкил итә.

Казан – республиканың башкаласы, регионның бердәнбер миллионер шәһәре (1145,4 мең кеше). Ул – Татарстанның икътисади, мәдәни, сәяси үзәге. Казанның мәйданы – 425,3 км2. Үлүчеләр һәм туучылар саны тәңгәл килә һәм 13,1 ‰ тәшкил итә. Миграция үсеше – (+4,6‰). Халкының милли составы төрле, төп милләтләр булып руслар (48,8 %) һәм татарлар (47,5 %) исәпләнә.

Яр Чаллы һәм Түбән Кама кебек яшь һәм Алабуга кебек борынгы шәһәрләрне үз эченә алган Түбән Кама агломерациясе 850 меңгә якын халыкны берләштерә, бу күрсәткеч республика халкының 22,4% ын һәм шәһәр халкының 29,8 % ын тәшкил итә.

Яр Чаллы шәһәре Татарстанның төньяк-көнчыгышында, Кама елгасының сул як ярында урнашкан. Яр Чаллы – полицентрик Түбән Кама агломерациясенең – төп һәм Түбән Кама территориаль җитештерү комплексының үзәге, халык саны һәм тоткан урыны буенча Татарстанның икенче шәһәре.

Шәһәрнең мәйданы 171 км2, халык саны – 2010 елга 513,2 мең кеше. Бу Татарстан халкының 13,5 % ын тәшкил итә. Халыкның табигый арту коэффициенты уңай һәм 5,7 ‰ гә тигез. 2010 елга миграция артымы күзәтелми (-0,9‰). Шәһәр халкының милли составы түбәндәгечә: татарлар 45,7%, руслар 45,1%, чувашлар 1,9%, украиннар 1,6%, башкортлар 1,4%.

Яр Чаллы – Татарстан Республикасының көнчыгышындагы эре сәнәгый һәм мәдәни үзәк.

Түбән Кама 1966 елдан шәһәр булып исәпләнә, ул - халык саны буенча Татарстанның өченче зур шәһәре, Түбән Кама муниципаль районының административ үзәге.

Түбән Каманың мәйданы 61,0 км2, халык саны – 234,1 мең кеше (2011 елга). Халыкның табигый артым коэффициенты уңай һәм 5,7 ‰ гә тигез. Сальдо-миграция коэффициенты (-3,2 ‰). Халкының милли составы, нигездә, татарлар (46,5), руслар (46,1%), чувашлардан (3,0%) тора.

Алабуга (1780 елдан шәһәр статусында) – халык саны буенча Татарстанның җиденче шәһәре. Аның мәйданы – 18,4 км2, 2010 елга халык саны 70,9 мең кеше тәшкил итә. Табигый артым (3,5 ‰) һәм сальдо-миграция (+3,5 ‰) күрсәткечләре уңай. Ул республиканың сәнәгый-мәдәни һәм тарихи үзәге булып тора.

Республиканың көньяк-көнчыгышындагы шәһәрләр (Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы) җитештерү, икътисади һәм мәдәни-көнкүреш элемтәләре белән үзара тыгыз бәйләнгәннәр, яңа агломерация барлыкка килүгә сәбәпче булган сәнәгый төен тәшкил итәләр.

Әлмәт-Бөгелмә агломерациясендә республика халкының 8,9 һәм региондагы шәһәр халкының 11,9 % ына туры килгән якынча 337 мең кеше яши.

Әлмәт (1953 елдан шәһәр булып исәпләнә) - Әлмәт муниципаль районының административ үзәге, полицентрик Әлмәт-Бөгелмә агломерациясендә иң эре шәһәр, Республиканың Әлмәт-Бөгелмә территориаль җитештерү комплексының үзәге, халык саны һәм тоткан урыны буенча Татарстанның дүртенче шәһәре.

Шәһәрнең мәйданы – 41 км2, халык саны – 146,5 мең кеше. Табигый артым уңай (1,3 ‰), Миграция артымы акрынайган һәм 0,1 ‰ тәшкил итә. Халкының милли составы түбәндәгечә: татарлар – 50,4 %, руслар – 42,9 %, чувашлар – 2,4 %, мордвалар – 2,4 %.

Республика агломерацияләре эре сәнәгый үзәкләр булып саналалар. Барлык халыкның 65,7 %ын һәм Татарстандагы шәһәр халкының 87,1 %ын берләштерәләр, регион икътисадының “үсеш нокталары” булып торалар.

Татарстан Республикасында хезмәт ресурсларының саны 2434,3 мең кеше тәшкил итә. 2092,8 мең кеше (2012 нче елның июль аена).

Мәкаләдәге сылтамалар

Татарстан табигате

Татарстан – ул күптармаклы сәнәгатькә һәм югары үсеш алган авыл хуҗалыгына ия эре регион. Республиканың мәгариф һәм фән потенциалы югары.