География

Мәдәният, спорт, туризм

Мәдәният, спорт, туризм

Татарстан – эре мәгариф һәм фәнни потенциалга ия регион. Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр икътисади актив халыкның 12,6 %ын алып тора.

Татарстан академик, вуз һәм тармак фәннәренең югары үсешкә ия булуы белән танылды. Менә ике гасырга якын аның башкаласы Казан шәһәре Көнчыгыш Европада әйдәп баручы фәнни үзәкләрнең берсе булып тора. Биредә бөтен дөньяга танылган математика, химия, астрономия, физика, Көнчыгышны өйрәнү, лингвистика һәм физиология мәктәпләре барлыкка килде. Н.И.Лобачевский, Н.Н.Зинин, А.М.Бутлеров, А.Е.Арбузов, Е.К.Завойский, В.В.Радлов, К.Фукс, Ш.Мәрҗани һәм К.Насыйри кебек күренекле галимнәрнең исемнәре дөнья фәне тарихына кертелгән.

22 дәүләт югары уку йортында һәм аларның 27 филиалында 170 меңгә якын студент укый. Моннан тыш Татарстанда дәүләтнеке булмаган 11 югары уку йорты һәм аларның 27 филиалы эшли. Соңгы 10 ел эчендә студентлар саны 3,1 тапкыр арткан. Татарстанда барлыгы 227818 кеше белем ала, шуларның 167039 ы – дәүләт югары уку йортларында, ә 60779 ы – дәүләтнеке булмаган уку йортларында.

Югары уку йортлары арасында Россиядә иң борынгы уку йортларының берсе – Казан дәүләт университеты. Ул 1804 елда ачылган, хәзер – Казан (Идел буе) федераль университеты буларак эшли. Шулай ук медицина, техник, технологик, авыл хуҗалыгы, архитектура-төзелеш, энергетика, мәдәният һәм сәнгать университетлары, ветеринария медицинасы академиясе, консерватория һ.б. бар.

Казан галимнәренең математика, механика, физика, химия, биология, лингвистика өлкәсендәге ачышлары бөтен дөньяга билгеле.

Республиканың башкаласы Казан шәһәрендә гомумроссия дәрәҗәсендәге берничә академик институтны берләштергән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе (37 гамәли әгъза, 69 мөхбир-әгъза, 13 шәрәфле әгъза бар), Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге дә эшли. Ул Россия күләмендәге берничә академик институтына берләштерә.

Төп фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрнең төп тармаклары түбәндәгеләр: магнит күренешләре физикасы, медицина һәм медициная техникасы, оптико- һәм микроэлектроника, нефть табу теориясе һәм алымнары, органик һәм физик химия, композицион материаллар эшкәртү технологиясе, хәзерге механика һәм математиканың төрле өлкәләре һ.б.

Татарстанда фәнни-тикшеренү һәм проект-конструкторлык ошмалары, предприятиеләрдәге фәнни-тикшеренү институтлары һәм конструкторлык бюролары, технопарклар, технология мәйданчыклары, бизнес-инкубаторлар һ.б. оешмалар фәнни-сәнәгый эшчәнлек алып баралар.

Республикада фәнни кадрлар әзерләү дә җайга салынган (3,5 мең аспирант һәм 100гә якын докторант белем ала).

Татарстан халкының грамоталык дәрәҗәсе бик югары (93,6%).

Бөек Болгар хәрабәләре

Болгар – Алтын Урданың беренче башкаласы һәм 1250 елларда беренче Алтын Урда монеталары (тәңкәләре) койган урын. 2010елда “Яңарыш” фонды көче белән борынгы Болгарда реконструкция һәм реставрация буенча масштаблы эшләр башланды, яңа туристик һәм сәяхәт мәйданнары ясалды. Идел буенча сәяхәт итүчеләрне, заманча техника белән баетылган, болгар осталары стилендә эшләнгән елга вокзалы каршы алачак. Анда акваториядәге иң зур комплекс музейлар, сәүдә павильоннары, күзәтү мәйданчыклары һәм күңел ачу террассалары бар. Хәзер бу урында Болгар авылы һәм X-XV гасырларга караган архетиктура һәйкәле – зур шәһәрчек урнашкан.

Свияжск утравы – кабатланмас тарихи-мәдәни ядкяр, бөтен Россия халкының горурлыгы, дүрт ярым йөзьеллык аша безгә гомуммәдәният хәзинәсен тапшыра алган урын. Заманча эшләнгән утрау-шәһәрнең берничә тарихи-мәдәни катламы бар, алар Казаннны яулаган Явыз Иванга кадәр үк барлыкка килгәннәр.

Утрау-шәһәрнең уникальлеге – борынгы рус агачтан шәһәр төзү сәнгатенең масштаблы бердәнбер мисалы булуда. Монда агач биналар һәм корылмалар төзүнең нигезе салына. Утрауда һөҗүмгә каршы тора алырлык, иҗтимагый, табынырдай, яшәү һәм хуҗалык өчен файдаланырлык (кремль диварлары һәм кечкенә шәһәр ныгытмалары, суүткәрү һәм канализация системалары, борынгы юллар, элекке өортлар, мәхәллә һәм монастырь чиркәүләре), XVI гасыр уртасы рус мәдәниятенең матди һәм рухи материаллары, агач һәм таш биналарның калдыклары сакланган.

Свияжскиның иң төп истәлекле урыннары – ир-атларның Успенск-Гайсә анасы һәм хатын-кызларның Ионно-Предтеченский (хәзерге вакытта ир-атлар монастырена берләштерелгән) монастырьлары. Свияжскида Россиягә һәм бөтендөньяга танылган тарихи шәхесләр : Явыз Иван патша, Сөенбикә-ханбикә, Екатерина II, Г.Р. Державин, А.С. Пушкин, Л.Н.Толстой булган.

“Яңарыш” фонды ярдәмендә Свияжскида зур үзгәрешләр башланды. Монастырь храмнарында реставрация эшләре алып барыла, актив археологик эзләнүләр дәвам итә.

Свияжск Идел буеның иң зур мәдәни-тарихи мәркәзенә әвереләчәк. Юлчылар өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылачак: аларны заманча пристань һәм кунакханә каршы алачак, борынгы урамнар буенча арбалы атларда экскурсияләр уздырылачак.

Идел буе Болгар дәүләте башкаласының читендә, Казаннан 150 км ераклыктагы Биләр шәһәрендә, урман эчендәге тау итәгендә гаҗәеп бер урын бар. Тау астыннан саф сулы чишмә агып чыга. Аны халыкта “Изгеләр чишмәсе” дип атаганнар һәм табыну урыны ясаганнар. Бу – тәңречелек, мөселман һәм христиан диннәренең дини йолалары һәм гореф-гадәтләре башкарыла торган дини үзәк.

Раифадагы Гайсә анасы ирләр монастыре.

Шундый урыннарның берсе – Идел-Кама дәүләт тыюлыгында урнашкан XVII гасыр рус архетиктурасы һәйкәле – Раифадагы Гайсә анасы ирләр монастыре. Монда проваславие диненең изге урыннарыннан берсе – Алла Анасының табылган төсе (иконасы) урнашкан. Хәзер Раифа монастырена туристлар һәм дин тотучылар тагын да күбрәк килә башлады.

Рус Проваславие чиркәвенең изге санала торган урыннарыннан берсе – Алла Анасының Казанда табылган кодрәтле төсе (иконасы). Ул Казан Богородица монастырендә тора. Биредә иконаны булдыру һәм монастырь төзелү тарихы 1579 ел башына карый. Алла Анасын сурәтләгән барлык иконалар арасында Казанда табылган икона иң зур кодрәткә ия дип исәпләнә. Соңрак бу иконаны урлыйлар. Күпме генә эзләсәләр дә табылмый. XVIII гасырда язылган Казанда табылган Алла Анасының төсе кодрәтле образның соңгы күчермәләреннән берсе санала. Бу “Ватикан күчермәсе” озак вакытлар Ватиканда сакланган һәм Папа Иоанн-Павел II тарафыннан Рус Православие чиркәвенә бүләк ителгән.

Алабуга шәһәре дә туризм үзәге саклана.

Алабуга шәһәре дә туризм үзәге саклана. Анда бөтен дөньяга танылган рәссам Иван Шишкин, Россиядә беренче хатын-кыз кавалерист Надежда Дурова, танылган психиатр В.М.Бехтерев туган. Алабуга тарихи һәйкәлләре, тыныч купец тыкрыклары, гүзәл табигате һәм уңайлы кафелары белән дан тота.

Татарстанда төрле халыкара күргәзмәләр, форумнар үткәрелү нәтиҗәсендә Россиянең бу регионы “эшлекле туризм” күзлегеннән дә игътибарны җәлеп итә. Еш кына чит ил компанияләре, Россиянең зур фирмалары Казан шәһәрен төрле чаралар уздыру урыны итеп сайлыйлар. Моның өчен бөтен шартлар да бар: заманча күргәзмә комплекслары һәм конгресс-холлар, бөтен уңайлыклары булган кунакханәләр һәм пансионатлар. Алар арасында 12 га мәйдан биләгән “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр комплексы һәм күп функцияле “Korston Hotel & Mall Kazan” кунакханә – сәүдә-күңел ачу комплексы һ.б. бар.

Мәкаләдәге сылтамалар