Табигать белеме

Зимовье мәгарәсе

Зимовье мәгарәсе

Зимовье мәгарәсе – Идел буендагы Антоновка тауларында урнашкан кечкенә, керергә кыен булган мәгарә. Аның озынлыгы якынча 30 метр.

Зимовье мәгарәсе – Кама Тамагы районындагы Юрьев мәгарәсе спелеосистемасының бер өлеше. Аңа шулай ук Рудничная мәгарәсе, Коннодол һәм Богородск мәгарәләре, Юрьев мәгарәсе керә. Тирә-якта шулай ук бик күп гипс штольнялары урнашкан.

Системаның ачылу вакыты турында мәгълүматлар төрле. Тикшеренүләр ХХ гасырның 10 нчы елларында да, 70 нче елларында да башланган булырга мөмкин.

Мәгарә утырма токымнарның – гипс һәм известьташларның юылуы ярдәмендә барлыкка килгән. Аның эчендә киң таралган минераллар – кристаллик гипс, доломит, мәрмәр оникс, халцедон, брошантит һәм ангидрит яшерелгән.

Бу табигать истәлеге эстетик һәм фәнни-танып белү әһәмиятенә ия.


Чыганаклар:

http://komanda-k.ru/Татарстан/зимовьева-пещера

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/relef/kamsko-ustinskaya-speleologicheskaya-sistema