Юрьев мәгарәсе – Идел елгасының уңъяк ярында, шәһәр тибындагы Кама Тамагы посёлогыннан 4,5 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан геология табигать истәлеге.
Юрьев мәгарәсе – мәйданы 50 га булган ландшафт комплексы. Бу – урта Идел буенда табигый юл белән барлыкка килгән иң озын мәгарә. Анда 3 коридор, 2 зал, 3 озын мәгарә һәм бару юллары. Комплексның гомуми озынлыгы – 410 м.
Мәгарә өлешләренең исемнәре бар һәм яхшы өйрәнелгән.
Иң зур «Гипс» залы төньяктан көньякка таба сузылган, аның озынлыгы – 27 м, киңлеге – 13 м, биеклеге – 4 м.
Түгәрәк формасындагы зал «Арена» дип атала. Аның биеклеге – 6 м, дивар белән дивар арасы – 9м.
Юрьев мәгарәсенең биеклеге – 12 м, озынлыгы – 30 м һәм киңлеге 1,5–2 м булган киң куышлыгы су тамып тору сәбәпле «Яңгыр куышы» исемен алган.
Мәгарәнең төбен сәер формалы төрле геологик әверелмәләр, мәсәлән, сталактитлар һәм гелектитлар бизи.
Юрьев мәгарәсендә тирәнлеге 4 м га китә торган вертикаль шахталар – «орган торбалары» бар. Минераллардан – ангидрит, арагонит, кальцит, халцедон һәм башкалар очрый.
Геологик табигать истәлегендә тикшеренүләр А.В. Ступишин, Н.Н. Лаптева, М.С. Кавиев һәм башкалар тарафыннан алып барылган.
Юрьев мәгарәсенә туристлар өчен юл ачык.
Чыганаклар:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/yurevskaya-peshera
http://komanda-k.ru/Татарстан/юрьевская-пещера-камско-устьинский-район-рт