Коннодол мәгарәсе – ул Кама Тамагы районында, Иделнең уң ярында урнашкан Богородск тауларындагы карст мәгарәләре системасының бер өлеше. Бу – саклана торган территория.
Барлыгы өч Коннодол мәгарәсе бар. Беренчесенең озынлыгы – 810 метр, икенчесенеке – 120 метр, өченчесенеке – 32 метр. Алар барысы да гамәлдәге гипс руднигы эчендә урнашкан, шуңа күрә аларны барып күреп булмый.
Мәгарәләр системасы типик җирле токымнарның һәм минералларның – гипс, балчык, доломит, селенит, «кызлар бозы» һәм башкаларның – өскә чыгуы белән аерылып тора.
Чыганаклар: