Табигать белеме

Акташ тавының ташландык мәгарәсе

Акташ тавының ташландык мәгарәсе

Акташ тавының ташландык мәгарәсе – Бөгелмә-Бәләбәй (Әлмәт районы) калкулыгының көнбатыш өлешендәге мәгарә.

«Акташ» татар телендә «ак таш» мәгънәсен аңлата. Акташ тавы – урыны белән биеклеге 270 метрга җиткән массив. Көньяктарак – Кичуй елгасы, төньяк-көнбатыштарак – Озёрки инеше, ә көнчыгыштарак Акташ Чишмәсе инеше ага. Тау битендә яфраклы урман үсеп утыра, шулай ук ылыслы агачлар да утыртылган.

Мондагы җитештерү 18 гасырдан калган һәм Нагорное авылыннан ерак түгел урнашкан Боголовский бакыр кою заводына карый. Заводка 1758 елда Симбирск сәүдәгәре Г.И. Глазов тарафыннан нигез салынган.

Акташ тавындагы рудникларны шартлы рәвештә төньяк-көнбатыш һәм көньяк-көнчыгышка бүлеп йөртәләр.

Төньяк-көнбатыш рудниклары Таулы-Деребен шоссесы янындагы урманда урнашкан. Биеклеге 165 тән 215 метрга кадәр. Монда барлыгы 6 шахта һәм 11 чокыр.

Көньяк-көнбатыш рудниклар шосседан төньяктарак 175 тән алып 220 метрга кадәр биеклектә урнашканнар. Шахта, штольня һәм чокырдан тыш монда казылмалар һәм ерганаклар, шулай ук табигый сәбәпләр аркасында барлыкка килгән иңкеллекләр дә очрый. Барлыгы 59 шахта исәпләнә.

Акташ тавы шахталарының күпчелеге 19 гасырда ук керү өчен ябык, әмма кайберләре бүгенге көнгә кадәр ишелмәгән. Алар профессионал-спелоелоглар өчен кызыклы.

Әлегә гомуми озынлыгы 320 метрга җиткән 11 куышлык кына өйрәнелгән. Бу җир асты бушлыкларының бары тик 1/20 өлеше генә.

Акташ тавы рудниклары – Урал буе төбәге тарихын искә төшереп торучы мөһим урын. Нәкъ менә шушы яклар 20 гасыр башына кадәр дәүләт өчен бакыр табуда мөһим рольне уйнаган.


Чыганак:

http://komanda-k.ru/Татарстан/пещеры-урочища-акташская-гора