Табигать белеме

Алабуга мәгарәсе

Алабуга мәгарәсе

Алабугада Кама яр буенда монастырь төзү өчен рудник эшләнә. Анда таш – известьташ һәм комташ чыгарыла. Оештырылган рудник Трёхсвятский дип атала һәм Шайтан каласыннан ерак түгел урнашкан була. Синтәк һәм Котловка янында башка казылма табу урыннары да була.

Ташлыктагы барлык юлларның гомуми озынлыгы – 120–150 м, киңлеге 3 м дан алып 8 м га кадәр була. Казылма табу урыны2 м дан алып 10 м га кадәр тирәнлеккә җир астына төшеп китә.

Рудник күптәннән эшләмәгәнлектән, аның барлык керү юллары да капланган.

Бәлки, Алабуга шәһәрлеге астында башланган һәм нәкъ шәһәр астыннан үтә торган җир асты юллары турындагы риваять нәкъ менә җирле ташлыклар белән бәйледер. Ләкин археологлар монда яшерен юллар беркайчан да булмаган дип раслый. Өстәвенә, рудниклардан тыш, тирә-якта җир асты һәм кар сулары ярдәмендә барлыкка килгән табигый мәгарәләр урнашкан. Кайвакыт халык аларны хуҗалык ихтыяҗлары өчен файдаланган.


Чыганак:

http://komanda-k.ru/Татарстан/пещера-елабужская