Табигать белеме

Обвальная мәгарәсе

Обвальная мәгарәсе

Обвальная мәгарәсе – Кама тамагында урнашкан гипс руднигы ул.

Мәгарәләр системасы кайчандыр җир эчендәге ябык куышлыклардан гыйбарәт булган. Беренче мәгарә инде күптән ачылган, икенче һәм өченчесе күптән түгел гамәлдәге рудник тарафыннан ачылган.

Беренче һәм икенче мәгарәнең заллары иркен, чагыштырмача җылы, өченче мәгарә озынчарак формада. Алар барысы да җир асты сулары тарафыннан ясалган. Биредә кальцит кристаллары, кораллитлар очрый.

Кышын мәгарәләрдә ярканатлар яши.


Чыганак:

http://komanda-k.ru/Татарстан/пещера-обвальная